Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Британия галимнәренең сәер ачышлары

Британия галимнәренең сәер ачышлары
05.03.2017 / Ял сәгате

Британия галимнәренең сәер ачышлары Чәй эчү куркыныч

Британия галимнәре раславынча, гади чәй эчү дә хәвефле булырга мөмкин. Британиялеләрнең еш кына кайнар чәйдән авызлары пешә икән. Чәйне ялгыш өсләренә түгүчеләр дә шактый. Шулай ук, сорау алуда катнашучыларның 2 проценты, печенье белән ялгыш төртеп, күзләрен җәрәхәтләгән.


Дүрт көн яхшырак

Галимнәр фикеренчә, кешенең сәламәтлеге - ныклырак, ә эшләү сәләте яхшырак булсын өчен атнасына дүрт кенә көн эшләргә кирәк. Хәзер моны эш бирүчеләргә генә аңлатасы калган.

Саесканнар карак түгел

Халыкта, саесканнар ялтыравык әйберләрне күреп алып, аларны үз оясына ташый, дигән ышану бар. Британия галимнәре киресен раслаган. Эксперимент үткәрүчеләр кошларга җим салынган урыннарда ялтыравык әйберләр тараткан. Андый нәрсәләр күбрәк булган саен саесканнар көчлерәк стресс кичергән.

Файдалы сүгенү

Галимнәр сүгенүнең файдалы булуын раслаган. Эксперимент вакытында кешеләр кулларын бозлы суга тыккан. Интеллигент булып калучыларның куллары сүгенүчеләрнекенә караганда ныграк авырткан.

Кешелек авырлыгы

Британия галимнәре Җир шарының барлык кешеләре нинди авырлыкта булуын исәпләгән. Якынча 287 миллион тонна икән.

Кызлар ешрак кашына

Әгәр дә сезне кемнәрнең ешрак кашынуы кызыксындырса, башыгызны ватмагыз. Британия галимнәре моны да белгән. Гүзәл затлар 23 процентка ешрак кашына икән. Бу генетик үзенчәлекләр белән аңлатыла, ди.

(Мәгълүмат “Облепи-Ха” сайтыннан алынды)






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Сегодня, 13:03 :: Сәламәтлек саклау
Башкортстанда 99 табиб 1әр миллион сум алачак
Язын нинди сут эчәргә?
Сегодня, 12:29 :: Сәламәтлек саклау
Язын нинди сут эчәргә?
“Нур”да - янә премьера!
Сегодня, 12:12 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Нур”да - янә премьера!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

22 (25326) от 22 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»