Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Килен каенана туфрагыннан ярала

Килен каенана туфрагыннан ярала
10.01.2019 / Яшәеш

Килен каенана  туфрагыннан яралаБерничә буын вәкиленең бергә-бергә тату гомер кичерүе соклануга лаек.

Ничә еллар буе бер кыек астында тату гомер кичерүче килен-каенаналар зур ихтирамга лаек. Бүгенге язмабызда сабырлык үрнәге булган, аңлашып гомер кичерүче Самина һәм Вәсилә Хәкимовалар хакында бәян итәсе килә.


Самина Әхкәм кызының балачагы авыр сугыш ел­ла­рына туры килә. Әтиләре сугышта һәлак булу сәбәп­ле, 8 балалы гаиләдә бик авыр үсә ул. “Эшләмәгән бер эш тә калмады”, — ди Самина апа.
Корманайбаш авылында туып-үскән кыз 1956 елда Бәләкәй Кәркәле авылының Габдулла исемле егетенә тормышка чыга. 15 ел биа-най-биатай белән яши, өч малайга гомер бүләк итә. Кызганычка каршы, бүген аның ике улы да, ире дә якты дөньядан китеп барган. Са­мина әби кече улы Иршат һәм килене Вәсилә белән гомер кичерә.
— Инде 34 ел була, шөкер, бергә яшибез. Киле­нем бер дә тик тормый, күз тимәсен. Сабырлык, бер-бе­реңә ярдәмләшү — тату тор-мышның нигезе, — дип тор­мыш тәҗрибәсе белән уртаклаша Самина әбиебез.
Киленнәре Вәсилә — Бә­ләкәй Кәркәле авылы кызы. Бәләбәй педучили­щесында белем алып, 1981 елда туган мәктәбенә укытыр­га кайт-кан.
1985 елда Вәсилә Хәки-мовлар йортына килен булып төшә.
— Бөтен эшне дә бианай белән бергә эшләдек. Ул — минем иң зур ярдәмчем, терәгем. Үзен эшләтмәскә тырышсак та, һәрвакыт яр-дәм­ләшеп тора, — ди киле­не, 87 яшен тутыручы Са­­­­ми­на әбине мактап.
Килен каенана туфра­гын-нан ярала, ди Самина әби. Бу сүзләр, чыннан да, хак икән. Вәси­лә апа белән Ир-шат абый да өч малай тәр-бия­ләп үстергән. Өлкән уллары Рушан — Уфада, ә уртанчы­лары Раил Ново-российскида яши. Икесе дә өйләнгән. Инде Вәсилә апа белән Иршат абый — карт­әни, картәти. Төпчек уллары Ал­маз, авиация-техник уни-верситетын тәмамлап, узган җәй ар­мия сафларыннан әйлә­неп кайткан. Бүген Уфада Гадәт­тән тыш хәлләр министрлыгы системасын-да эшли.
Иршат абый колхозда го-мер буе механизатор, ал-дын­гы комбайнчы булып эшләгән.
— Безнең авылда бала­лар бакчасы булмады.
Улла­­ры­бызны бианай ка­рашты, без эштән арып кай­туга ашарга да ул пешереп торды. Күз тимәсен, бала­лар акыллы, — ди Вәсилә Зәбир кызы.
Вәсилә апа хәзер инде үзе дә хаклы ялда. Кул эшләрен яратабыз, ди ул. Өлкәннәр һәм балалар өчен матур костюмнар, джемпер, итәк, калын шәлләр – бо-ларның барысын да Вәсилә апаның алтын куллары бар­лыкка китергән.
Әйткәндәй, монда да Вә­си­лә апа бианасына охша­ган. Стенадагы, идәндәге паласларны Самина апа сугып эшләгән икән. “Вакы-ты­бызны бер дә бушка үт-кәр­мибез”, — ди әниле-­
ки­лен­ле ахирәтләр.
Кош-кортта да карый, мал да асрый алар. Җәй көне кул эшләренә вакыт бик тимәсә дә, кышкы озын төннәр баш-лану белән яңа сезон ачыла алар өчен. Менә бүген дә, борынгы гореф-гадәтләре­безгә тугры калып, кул эшлә­рен башкара уңган апа­лар.
Җылы мохитләре, дөньяга як­­ты карашлары белән гаи­ләләрен генә түгел, күрше-тирәләрен дә, авылдаш­­ла-
рын да яктылыкка күмә бу ямьле гаилә.

Энҗе ИБРАҺИМОВА.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»