Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Безнең өметләр зурдан да бит!..

26.06: Безнең өметләр зурдан да бит!..

Безнең өметләр  зурдан да бит!..Яшь буынга үз мөмкинлекләрен тулы куәтендә тормышка ашыру өчен республикада тиешле шартлар тудырылганмы?

Яшьләр көне – безнең килә-чәгебезне билге­ләүчеләр бәй-рәме. Чыннан да, яшьләр – ил­не, республиканы үстерүче төп актив. Шуңа да 27 июньне җәм­гыятьнең иң актив граж­дан­на­рының бәйрәме дип атыйлар.


Чыннан да, яшьләргә зур өметләр баглап яшибез. Шуңа да аларны үстерүгә, төрле яклап ярдәм күрсәтүгә игътибар кимеми. Шушы өлкәгә юнәлгән ил күләмендәге башлангычлардан тыш, республиканың үзенең дә бик күп проектлары гамәлгә ашырылып, яшьләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерүгә булышлык итте.
Бүген яшь буынга кагылышлы дәүләт сәясәте берничә юнәлеш буенча эшли. Бу җәһәттән, тәү чиратта, торак мәсьәләләрен хәл итү-не телгә алу урынлы булыр, чөнки бу өлкә республика Башлыгының даими игътибарында. Күпбалалы, инвалид бала тәрбияләүче, авыл җирендә яшәүче, ире дә, хатыны да бюджет оешмасында эшләүче гражданнарга бу уңайдан бик күп ташламалар каралган.
Яшь гаиләләрнең торак мәсьәләсен хәл итү өчен бала туган очракта төрле дәүләт ярдәмен генә исәпкә алганда да бу башлангычның бездә никадәр киң җәелдерелүен аңларга була. 2008 елда гамәлгә ашырыла башлаган “Ана капиталы” ярдәмендә бик күп гаиләләр торак хәлен яхшыртты. Унынчы ел гамәлгә ашырылучы бу проект ярдәмендә 2015 елда гына да илдә миллионнан артык гаилә торак мәсьәләсен хәл итте.
Бу башлангычка күп вакыт та узмады, өченче һәм аннан соңгы бала туган очракта яшь гаиләләргә төзелеш өчен бушлай җир участоклары бүленә башлады. Һәм менә республикада беренче балага да яшь гаиләләр дәүләт ярдәмен ала башлады. Яңа гына тормыш башлаган, күптән түгел генә эшкә урнашкан яшьләр өчен бу ярдәм-нең никадәр мөһим булуын әйтеп торасы да юк. Шунысы да игътибарга лаек: бүген махсус программалар буенча яшь гаиләләр түбәнрәк ставкалы ипотекага дәгъва итә ала. Бу да күптән түгел генә тормышка аша алмаслык булып тоелган хыялларны чын итүнең бер мөһим өлеше.
– Яшьләрнең карьера эшләве, киләчәк тормышка планнары республика белән бәйле булсын өчен барлык чараларны күрергә кирәк. Чит өлкәдә укыган студентларны да үзебезгә кайтаруга игътибар юнәлтәчәкбез, чөнки яшьләр – һәр өлкәдә көндәшлек итә алырлык өстенлегебез, – диде күптән түгел республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Шулай ук аның Дәүләт җыелышы-Корылтайга быелгы Юлламасында да яшьләрнең киләчәгенә зур игътибар юнәлтергә кирәклеге ачык чагыла.
– Кайсы гына өлкәне алсак та, үсешне тәэмин итүче төп ресурс – хезмәт яшендәге кешеләр. Республиканың киләчәге талантлы, инициативалы, актив яшьләр кулында. Алар һәр тармакны үзләренең позитив фикерләве белән югары дә-рәҗәгә күтәрә ала, – диде ул. – Шуны да искә алырга кирәк: 2030 елларга 35 яшькә кадәр булган яшьләр саны якынча 25 процентка кимиячәк. Шулай булгач, Русия икътисадында һәр яшь кеше кадерле булачак.
Кызганычка каршы, бүгенге яшьләр еш кына авыр тормыш сынаулары алдында кала. Эшкә урнашу, гаилә кору, тораклы булу – боларның барысы да еш кына аларның югалып калуына, төрле куркыныч хәлләргә дучар булуына китерә. Бу илнең үсешенә кире йогынты ясый.
– Бүген мәгариф өлкәсендә зур адымнар белән алга атлаучы Европа илләрендә гражданнарның уңышлы тормыш белән яшәү күрсәткече 90 процентка якынлаша. Белем алу дәрәҗәсе, фән һәм мәдәният, алга куйган максатлар, инновацияләрне кабул итүгә әзерлек – республиканың көндәшлек итә алырлык төбәк булуын тәэмин итүче төп фактор һәм ул киләсе унъеллыкта төп эшчәнлегебез булырга тиеш, – диде республика Башлыгы.
Юлламада яшьләргә белем бирү, аның сыйфатлы һәм бүгенге тормыш их-тыяҗларына туры килерлек булырга тиешлеген дә ассызыклады Рөстәм Зәки улы. Чыннан да, республика Башлыгы билгеләвенчә, тормышта үз юлын тапкан яшьләр генә республика, ил үсешенә тиешле өлеш кертә ала.
Күптән түгел Башкортстан дәүләт аграр университетында үткән ректорлар утырышында яшьләрнең республикада калуы, чит өлкәләрдә укыганнарны үзебезгә кайтару мәсьәләләре күтәрелде. Бу да яшьләрнең эшкә урнашуы белән турыдан-туры бәйле.
– Безгә уку йортлары белән предприятиеләр арасында бәйләнеш булдыруның аерым механизмын уйларга кирәк. Әлегә кадәр һәр уку йорты моны ничек булдыра ала, шулай башкара иде. Югары уку йортларының җитештерү тармагы белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар. Аны тагын да үсте-рергә кирәк. Әлбәттә, бу сездән мәсьәләгә тагын да җитдирәк караш таләп итә, – диде анда Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов.
Чыннан да, яшьләрне борчыган сораулар күп әле. Ләкин аларның һәркайсын хәл итәргә була. Әйе, талантлы, актив яшьләребез сыйфатлы тормышта, уңай шартларда яшәргә лаек.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



Безнең студентлар сынатмый
Вчера, 11:24 :: Яшьлек
Безнең студентлар сынатмый
Кулларыннан гөл тама
1-06-2018 :: Яшьлек
Кулларыннан гөл тама
Ак юл сиңа, Чулпан!
24-04-2018 :: Яшьлек
Ак юл сиңа, Чулпан!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»