Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Айнур серне саклый белә!

26.06: Айнур серне саклый белә!

Айнур серне саклый  белә!Илеш районының Иске Күктау авылы егете халыкара дәрәҗәдә танылу алды.

Без хәзер тормышыбызны компьютерсыз, Интернетсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Вирус кереп, я башка хәвеф туып, компьютерыбыз сафтан чыкса, ни эшләргә дә белмибез: ике кулсыз калган кебек булабыз. Компьютерны төрле һөҗүмнәрдән саклый алырдай белгеч эзләргә тотынабыз. Айнур Мөхәрләмов — нәкъ шундый һөнәр иясе. Ул бүген Уфа дәүләт авиация техник университетында мәгълүмат хәвефсезлеге белгечлеге буенча магистратурада укый, бер үк вакытта үз һөнәре буенча эшләп тә йөри. Япь-яшь кенә булуына карамастан, үз белгечлеге буенча үткәрелгән абруйлы конкурсларда призлы урыннар да яулый.

Шушы көннәрдә Айнурның халыкара “Эшелонированная оборона-2018” конкурсында призлы урын яулавын белдем һәм Яшьләр көне уңаеннан аның белән очрашырга булдым.


Айнур, урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, Уфа дәүләт авиация техних университетына мәгълүмат хәвефсезлеге белгечлеге буенча укырга керә. Былтыр аны уңышлы тәмамлап, укуын шунда ук магистратурада дәвам итә һәм бер үк вакытта дәүләт учреждениесенә эшкә урнаша. Агымдагы елның февралендә УДАТУның кафедра мөдире Нәфисә Йосыпова исеменә “Эшелон” фәнни-производство үзәге” ачык акционерлар җәмгыяте исеменнән хат килеп төшә.
Әлеге җәм­гыять ел саен Русиянең, Бәй­сез Дәүләт­ләр Берләшмәсе һәм Балтыйк буе илләре вузлары студентлары арасында “Эшелонированная оборона” конкурсы үткәрә икән. Катнашучыларга ике төрле — it-инфраструктура якла­нышы­на тест һәм код хә­веф­сезлеге аудиты үткәрү кебек биремнәр бирелә. Айнур да халыкара күләм­дәге бу конкурста үз көчен сынап карарга була һәм ялгышмый. Конкурс нәтиҗә­ләре буенча ул 3нче урынны яулый.
— Әлбәттә, шундый абруйлы бәйгедә призлы урын алырмын дигән уй башка да кереп чыкмады. Конкурска эшләремне үзем­не сынап карар өчен генә җибәрдем. Әлбәттә, призлы урын алганнан соң күңел тагын да күтәрелеп китте, һөнәремне дөрес сайлаганыма да тагын бер кат инандым, — ди ул.
— Айнур! Үзең башкарган һөнәр неч­кәлекләре белән гәзит укучыларны якыннанрак таныштырып үтсәң иде?
— Гади тел белән әйт­кәндә, без ком­пью­тер чел­тәрен хакерлардан һәм һәр­төрле вируслардан саклый­быз, предприятие өчен мө­һим булган мәгълүматның читкә таралмавын тәэ­мин итәбез. Шунысын аерып әйтәсем килә: мәгълү­мат хәвефсез­леге бел­гечлә­реннән башка бүген бер генә коммерция оешма­сы да, ведомство да эшли алмый. Бер сүз белән әйт­кән-дә, мәгълүмат хәве­ф­сезле­ге инженеры — ул за­­ман һөнәре. Мин бүген нәкъ шундый җаваплы һө­нәр­не башкара алуым бе­лән бә-хет­лемен, — ди яшь белгеч.
Айнур хаклы. Соңгы вакытта мәгълүмат техноло­гия­ләре тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп ке­рә, яңа мөмкинлекләр ача. Шул ук вакытта яңадан-яңа хәвеф барлыкка килүгә дә китерә.
— Минем бурыч — шул хәвефне булдырмау! Үзем хезмәт салган оешмада мәгъ­лүмат хәвефсезлеге тудырып, мин илебез хә­веф­сезлеген тәэмин итүгә дә үз өлешемне кертәм. Әнә шунысы өчен аеруча нык сөенәм, — ди Айнур.
Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Иле­безнең хәвефсезлеге дә, якты киләчәге, чыннан да, Айнур кебек белемле, алдынгы карашлы, тирән белемле яшь­ләребез кулында.

Венера МӘҖИТОВА.
Илеш районы.





Басып чыгарырга



Кулларыннан гөл тама
1-06-2018 :: Яшьлек
Кулларыннан гөл тама
Ак юл сиңа, Чулпан!
24-04-2018 :: Яшьлек
Ак юл сиңа, Чулпан!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»