Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Балтачта безне һәркем таный”

29.06: “Балтачта безне һәркем таный”

“Балтачта безне  һәркем таный”Район активистлары дүрт юнәлештә колачлы эшчәнлек җәелдергән.

Районда укучыларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне берләштергән волонтерлар хәрәкәте беренче ел гына эшләми. Республика волонтерлар хәрәкәте үзәгенең әлеге филиалы сигездән утыз яшькәчә 150гә якын ирекле ярдәмчене берләштерә. Әлеге хәрәкәткә районның “Романтик” яшүсмерләр клубы һәм “Юнармия” Бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсе дә кушылган. Күптән түгел хәрәкәтнең активистларына волонтер танытмалары тапшырылды.


Волонтерлар хәрәкәтенең җитәкчесе Айгөл Галәветдинова белдерүенчә, алар, нигездә, дүрт юнәлештә эш алып бара. Беренчедән, кызлар һәм егетләр ветераннарга, өлкән яшьтәге кешеләргә, ялгыз картларга ярдәм күрсәтә. Бу җәһәттән аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була.
— “Волонтер” — инглиз теленнән “үз теләге белән ярдәм итүче” дигәнне аңлата. Чыннан да, мондый эшкә мәҗбүр итеп булмый, һәркем үз теләге белән катнаша. Безнең район яшьләре волонтерлар хәрәкәтенә бик актив кушыла. Нинди генә чара үткәрелгәндә дә алар ихлас ярдәм итәргә ашыга. Мәсәлән, волонтерлар Иске Балтач авылында яшәүче сугыш ветераны Әхнәф Мазһаровка даими ярдәм күрсәтә. Егетләр кышкы көннәрдә карын көрәде, язын бакча эшләрен башкардылар. Өлкән яшьтәге кешеләргә күп тә кирәкми бит. Яшьләр тарафыннан игътибар булганда, аларның күңелләре аеруча күтәрелә, — ди Айгөл Камил кызы.
Волонтерлар эшчәнлегенең икенче юнәлеше — төрле акцияләр оештыру. Әйтик, “Тәмәкене кәнфит­кә алыштырабыз!”, “Җир шары СПИДка каршы!”, “Интернетсыз бер көн” акцияләрендә волонтерлар урамда очраган кешеләргә сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакыручы, Интернетта утыруның чамасын белергә кирәклеге турында искәртелгән буклетлар тараткан. Балтач яшьләре тарафыннан даими оештырылучы “Изгелек эшлә” акциясе көннәрендә волонтерлар Югары Карыш авылындагы социаль приютта ятим, караучысыз калган балалар һәм үсмерләр өчен төрле чаралар үткәрә. Яшьләр әти-әни назыннан мәхрүм калган сабыйларны җыр-биюләр, күчтәнәчләр белән сөендерә.
Өченчедән, волонтерлар экологик юнәлештә актив эш алып бара. Ирекле ярдәмчеләр экологик өмәләргә чыга, авыл территориясен, чишмәләрне тазарта.
Дүртенчесе — хәрби-патриотик юнәлеш. “Романтик” яшүсмерләр клубының “Барс” ватанпәрвәрләр түгәрәге һәм “Юнармия” хәрәкәте әгъзалары соңгы елларда киң таралу алган “Үлемсез полк”ны, ветераннарга багышланган чараларны оештыруга зур көч сала. Райондагы барлык хәрби чаралар да алар катнашлыгында үтә.
— Яшьләребез — ярдәмче генә түгел, идея бирүчеләр, эшне башлап йөрүчеләр дә. Аларның күркәм гамәлләре үсеп килүче яшь буынга матур үрнәк булып тора. Шунысы да мөһим: безнең волонтерлар эш тә күрсәтә, матур итеп ял да итә белә. Спорт ярышлары, гаиләләр белән бергәләп төрле чаралар оештырабыз, — ди район хакимиятенең Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Максим Әхтәриев.

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.





Басып чыгарырга



Кулларыннан гөл тама
1-06-2018 :: Яшьлек
Кулларыннан гөл тама
Ак юл сиңа, Чулпан!
24-04-2018 :: Яшьлек
Ак юл сиңа, Чулпан!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»