Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күңелләрдә – хыял, беләкләрдә – көч!

Күңелләрдә – хыял, беләкләрдә – көч!
04.09.2018 / Яшьлек

Күңелләрдә – хыял, беләкләрдә – көч!Меңләгән яшь кешене берләштергән форум яңа идеяләргә этәргеч бирде.

Яшьләр – илнең киләчәге. Нәкъ аларның башлангычлары төрле яңа юнәлешләр буенча үсешергә мөмкинлекләр ача. Шуңа да аларның фикере, инициативалары ил һәм республика җитәкчелегенең даими игътибары үзәгендә.


1 сентябрьдә “Уфа-Арена” мәйданына актив, ил киләчәге өчен җан атучы яшьләр җыелды. “Яшь гвардия” яшьләр оешмасының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе оештырган бу чара 29 августта Салават шәһәрендә ачылган иде. Берничә көн дәвамында республика яшьләре, үзара аралашып, төрле башлангычларны тикшерде, тәҗрибә туплады. Чараның соңгы көне Уфада оештырылды. “Мин – гражданин” девизы астында үткән чараның беренче өлешендә яшьләр төрле мәйданчыкларда үзләренең сәләтен күрсәтте.
– Яшьләребез – горурланырлык. Кайда гына булса да, алар республика данын лаеклы яклый. Башкортстан үсеше өчен генә түгел, илнең киләчәгенә өлеш кертүче яшь талантларыбызның артуына көч салырга, аларның сәясәткә килүенә, башлангычларына җитди игътибар бирергә тиешбез. Бүгенге чара да нәкъ шушы үзенчәлекләрне күз уңында тотып үткәрелә, – диде аны оештыручылар.
Бәйрәмнең тәүге минутларында ук “Дрефт-такси” акциясе яшьләрне җәлеп итте. Югары тизлектә йөрүче машиналардагы тәэссоратларны татырга бәйрәм кунакларына да мөмкинлек булды. Шул ук вакытта, мәйданның икенче өлешендә яшьләр заманча биюдә көч сынашты. “Танц-батл” конкурсында катнашучылар аеруча күп булды. Чыннан да, дәртле музыка, заманча бию хәрәкәтләре, күпләрдә кызыксыну уятты. Конкурсны оештыручылар әлеге юнәлешнең республикада актив үсешүен ассызыклады.
Граффити – шулай ук чагыш-тырмача күптән түгел генә барлыкка килгән сәнгать төре. Яшьләрнең, кулларына буяулар алып, шәһәр урамнарын үзләренчә бизәргә тырышуы тәүдә берникадәр каршылыклар белән дә очрашкан иде. Бүген инде теләге булган һәркемгә бу юнәлештә тә үсешергә мөмкинлекләр бар.
Бер төркем яшьләр рәсем төшерүдә, биюдә көч сынашканда мәйданның башка өлешендә спорт ярышлары оештырылды. Гер күтәрү, волейбол уеннарында уку йорты студентлары, төрле өлкәдә эшләүче яшьләр көч сынашты.
— Сәламәт тормыш рәвеше алып бару бүген модада. Традицион спорт төрләреннән тыш, яңа гына барлыкка килеп, республикада бик актив үсешә башлаганнары да бар. Дусларымның һәркайсы диярлек нинди дә булса спорт төре белән шөгыльләнә. Бу безгә үзара аралашу өчен дә уңайлы. Гомумән, Башкортстанда теләге булган һәркемгә спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Бүгенге чара көчебезне сынап карау өчен дә, яңа дуслар табуда да нәтиҗәле. Оештыручыларга рәхмәтлебез, — диде Башкортстан дәүләт медицина университеты студенты Вадим Нуркаев.
Чараның икенче өлеше “Уфа-Арена” бинасында форум рәвешендә үтте. Анда илнең күренекле шәхесләре осталык дәресләре үткәрде, чыгыш ясады. Аеруча лидерлык сыйфатларын үстерүгә, мотивацияләүгә багышланган программаларны яшьләр җылы кабул итте.
— Студент тормышы белән кайнап яшәүче укучылар күп. Үзем дә университетта үткән чаралардан читтә калмаска тырышам. Берничә елда бик күп яшьләр белән таныштым, яңа дусларым барлыкка килде. Әлбәттә, киләчәккә планнарыбыз күп. Һөнәр алудан тыш, иҗтимагый һәм сәяси чараларда да катнашып, нәтиҗәләргә ирешәсебез килә. Еш кына шушы хыялларны чын итәр өчен нәрсәдән башларга, кемгә мөрәҗәгать итәргә белмибез. Бүгенге чара бу җәһәттән бик эчтәлекле булды, яңа идеяләр барлыкка килде. Монда килүемә чиксез шатмын, — диде Башкортстан дәүләт авиация университеты студенты Гөлшат Камалова.
Әлеге форум республикада яшәүче яшьләрне берләштерде. “Мин - гражданин” форумы Башкортстанда алтынчы тапкыр үткәрелә. Республиканың яшьләр сәясәте үсешенә зур йогынты ясаучы бу чара, чыннан да, күпләр өчен киләчәккә юнәлеш бирде, яшьләрнең үз көчләренә ышанычын арттырды.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Бүләккә- чәчәк гафу ителәчәк
Сегодня, 20:10 :: Көнүзәк
Бүләккә- чәчәк гафу ителәчәк
Азат Абитов:
Сегодня, 19:22 :: Мәдәният һәм сәнгать
Азат Абитов: "Йөрәгем әлегә бикле"
Камелия - дөнья чемпионы!
Сегодня, 15:02 :: Спорт
Камелия - дөнья чемпионы!
Яңа елда – яңа түләүләр!
Сегодня, 14:31 :: Яңалыклар
Яңа елда – яңа түләүләр!
Бүген — Кеше хокукларын яклау көне
Сегодня, 13:49 :: Җәмгыять
Бүген — Кеше хокукларын яклау көне








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»