Ираннан соң – Кытайга!
07.09.2018 / Яшьлек

Чит ил яшьләре Башкортстанга укырга килү белән беррәттән, безнекеләр дә анда барып гыйлем эсти. Ләкин республика вузларында укып та чит илгә барып булуны күпләр, мөгаен, белмидер. “Студентлар белән алмашу” программасы күп кенә уку йортларында инде берничә ел актив эшли. Мәсәлән, Башкортстан дәүләт университеты соңгы елларда Кытай белән тыгыз элемтәдә тора. Башкорт филологиясе һәм журналистика факультетының Көнчыгыш белеме һәм африканистика кафедрасында белем алучы Алия Аллагуҗина күптән түгел Кытайда укып кайтты.
– Белүемчә, сине Кытайга бер елга БДУ җибәрде. Чит илгә укырга бару өчен нишләргә кирәк?
– Университетның рәсми төркемендә бу турыдагы игъланны укып, барырга ниятләгәч, беренче чиратта, әңгәмәләшү үттем. Әңгәмә син барачак илдә кабул ителгән телдә уза. Мин кытайча сөйләштем. Ләкин инглиз телен белү дә сорала. Бу үзенчәлекле конкурс булды.
– Кытайның кайсы төбәгенә бардың?
– БДУдан 15 кеше Шэньян шәһәрендәге Ляонин университетына укырга килдек. Тулай торакта яшәдек.
– Кытай телен шактый шомартып кайттың инде?
– Кытайга барганда телне ниндидер дәрәҗәдә белә идем инде. Килгәч тә, беренче чиратта, кытай теленнән имтихан үттем. Бу сиңа нинди төркемгә йөрү кирәклеген белү өчен эшләнә. Ел буе кытай телен өйрәндем. Шулай ук “HSK5” алу, ягъни тел белүнең югары дәрәҗәсенә ирешү өчен ушу, кунг-фу, рәсем, җыр, кино, каллиграфия, бәйләү һәм башка факультативлар үттем. Кытай телен начар беләсең икән, сине башлангыч дәрәҗәдә инглиз телендә укыталар. Төрле милләт студентлары белән бергә укыдык: урыслар, кореялылар, японнар, таҗиклар, тайлылар, монголлар, Африка һәм Якын Көнчыгыш, Европа илләреннән дә студентлар булды. Безнең университетлардан икътисадчылар күп иде.
– Туган якны, милли ризыкларны сагындыңмы?
– Кытайда ике семестр укыдым. Түзмәдем, кышкы каникулга Башкортстаныма кайтып килдем. Кытай кухнясын яратучы дусларым куанып бетә алмады. Ә мин тулай торакта үзем пешердем...
– Кытайдагы беренче көнеңне хәтерлисеңме?
– Хәтерлим. Без барып җиткәндә көн кичкә авышкан иде. Кытай студентлары, кураторыбыз безне күмәкләп каршы алдылар, ләкин юлда аруыбыз үзен сиздерде. Шундук тулай торакка урнаштырдылар. Икенче көнне генә урамга чыктык. Ә анда һәркайда иероглифлар, безнеңчә язылган бер сүз дә юк. Берникадәр курку хисе биләп алды. Мин укыган төркемдә дә русиялеләр бөтенләй юк иде. Башта кыен булды, әлбәттә. Аннары дуслар таптым, күнегеп киттем. Бүген инде тагын барасыңмы, дисәләр, уйлап та тормыйча “Әйе!” дияр идем!
– Чит илдә уку синең алдыңда нинди мөмкинлекләр ачты?
– Беренчедән, Кытай турында гына түгел, башка илләр кешеләре турында да бик күп мәгълүмат туплыйсың. Чит телләр өйрәнәсең. Мин инглиз һәм кытай телләрен яхшылап өйрәндем. Икенчедән, Кытайда укуың турында сертификат бирелә, шулай ук, мин чит телләр белүнең “HSK” дәрәҗәсенә халыкара имтихан тапшырдым.
– Ялгышмасам, чит ил университетына беренчегә генә баруың түгел?
– Әйе, өченче курста укыганда Иранның башкаласы Тәһранга Шаһид Бехешти исемендәге университетка барган идек. Анда фарсы телен, әдәбиятын, тарихын, грамматикасын өйрәндек. Шулай ук бихисап истәлекле урыннарны күрдек. Ул университет студентлары белән бүген дә элемтәдә торабыз. Алар миңа нык ярдәм итте.
Башкортстан дәүләт университеты студентлар алдында киң мөмкинлекләр ача. Ләкин кемдер моннан файдалана, кемдер – юк. Һәр студентның үзенә бәйле, – ди бакалавр һәм магистр программаларын кызыл дипломга үзләштергән, чит илгә чыгып укып кайтырга да өлгергән Алия Аллагуҗина.
Әйе, Алия кебек тырыш студентлар республикада белем алганда чит илдә тәҗрибә дә туплый, туган төбәгебездә гөрләтеп эшли дә. Алиягә уңышлар юлдаш булсын!
Энҗе Ибраһимова.
Новости русской версии сайта

17.02.2019 :: Общество

17.02.2019 :: Общество

17.02.2019 :: Новости

16.02.2019 :: Общество

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (469)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»