Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Матурлык сере нидә?

Матурлык сере нидә?
11.10.2018 / Яшьлек

Матурлык сере нидә?Лилия Габбасованың бу сорауга тәгаен җавабы бар.

Күпләргә яхшы таныш “Нәүруз гүзәле – 2001” бәйгесе (хәзер ул “Татар кызы” дип атала) җиңүчесе, бүгенге көндә тормыш иптәше белән ике кыз үстерүче, гомере буе гүзәллеккә омтыл­ган Лилия Габбасова үзен генә түгел, кешеләрне дә матурларга тырыша.


Стәрлетамакта техникумда укыганда, шул шәһәрдә үткән матурлык бәйгесендә җиңеп чыга ул. Аннан соң Уфада үткән “Нәүруз гүзәле – 2001” конкурсында катнаша. Күп кызлар мондый бәйгедә катнашу, җиңү турында хыялланырга да курыкканда, Лилия анда да беренчелекне яулый.
Кешеләрне дә матурлыйсы килә сылу кызның. Шуңа күрә ул, югары белемле булуга карамастан, чәчтараш, визажист кебек һөнәрләргә укып чыга. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында гример булып эшли.
– Барлык сәләт-омтылышларым, сәнгать дөньясына тартылуым әтиемнән килә, – ди Лилия.
Әтисе Җәүдәт Исмәгыйлов – Башкортстанның атказанган укытучысы, шагыйрь. Лилиянең апасы да танылган шагыйрә. Әтисе белән апасының байтак китаплары дөнья күргән. Әнисе мәктәптә инглиз теле укытучысы булып эшли. Аның укучылары еш кына район, шәһәр, республика олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләре була.
Лилия үзе гитарада, фортепианода уйный. Әлеге вакытта моңлы көйләре белән ике кызын сөендерә. Ә алар әнисе уйнаган көйгә бии.
Алдагы планнары күп Лилиянең. Ул аларны тормышка ашырачагына шик юк. Әлеге вакытта фотографлыкка укып йөри.
Ул һәрдаим матурлыкка омтыла. Алдагы елга визажистлар конкурсында катнашырга хыялы бар. Үзенең матурлыгын көзгедән күргәч кешенең рәхмәтле елмаюы Лилиягә бәхет, шатлык хисләре китерә.
Бәхетле әни, сөекле хатын, гомере буе матурлыкка омтылган, кулыннан барлык эшләр дә килгән кешенең хыяллары, һичшиксез, тормышка ашачак. Киләчәктә ул безгә фотосурәтләрдә кешеләрнең генә түгел, гүзәл табига-тебезнең дә матурлыгын күрсәтер әле. Чөнки Лилия Габбасова өчен матурлык сере һәр җәһәттән гүзәл, күркәм һәм үрнәкле булуда!

Энҗе Ибраһимова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай балалары Кырымга юлланды!
Сегодня, 10:09 :: Сәламәтлек саклау
Сибай балалары Кырымга юлланды!
Балкы, Сибай!
Сегодня, 10:04 :: Җәмгыять
Балкы, Сибай!
Вчера, 21:14 :: Җәмгыять
"Роддом сатам! Кем ала?"
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?
Вчера, 20:26 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаровны кемгә алыштырган?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»