Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Кеше һәрвакыт камиллеккә омтылырга тиеш”

“Кеше һәрвакыт камиллеккә омтылырга тиеш”
12.10.2018 / Яшьлек

“Кеше һәрвакыт камиллеккә  омтылырга тиеш”Социаль челтәрләр, Интернет көндәлек тормышыбызда бик зур роль уйный. Шунысы куанычлы: соңгы вакытта татар телендә төшерелгән видеороликлар, татар җырлары да анда еш күренә. Ә инде яшьләрнең ниндидер сәхифәдә бәхәс-аралашуда, фикер алышуда катнашып, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүләре бу җәһәттән, чыннан да, әлеге өлкәнең үсешкәнлеген күрсәтә, яшьләребезнең бер-берсенә игътибарлы булуын ассызыклый.

Ютуб видеохостинг сайтында еш кына Илнар Шәрәфетдиновның җырлары, аның турында видеоязмалар күренә. Татар яшьләре арасында билгеле булган бу егет – бүген редакция кунагы.


– Илнар, синең белән Башкортстан татарлары гына түгел, чит төбәктә яшәүче якташларыбыз да таныш. Үзең турында безнең гәзит укучыларына да бәян ит әле.

– Мин 1995 елда Илеш районының Дөмәй авылында туып-үстем. Әнием сөйләвенчә, 3 яшьлек чагымда ук җырлый башлаганмын. Әлеге сәләт тә әти-әнидән күчкәндер, чөнки әтием еш кына гармунда уйнап җырлый иде. Әнием гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләде. Ул да бик моңлы тавышлы. Картәтием, картәниемнәрнең җырла­ганнарын да беләм, шулай булгач, минем дә җырлавым беркемне дә гаҗәп­ләндерми.

– Димәк, булачак һөнәреңне дә сәнгать белән бәйләргә җыену­ыңа каршы килүчеләр булмаган.

– Мәктәптә укыган чагымда ук сәхнәдә еш чыгыш ясый идем. Җыр буенча бик күп конкурсларда алдынгы урыннарга лаек булдым. Шуңа да һөнәр сайлау миңа авырлык тудырмады. Тәүдә Уфа сәнгать училищесын тәмамладым. Бүген инде Сәнгать институтының вокал бүлегендә белем алам.
16 яшь тулган көнне әти-әнием миңа гитара бүләк итте. Бу инде миңа сәнгать дөньясының чираттагы бер ишеген ачуга да булышты. Интернеттан видеодәрес­ләр карап, аңарда уйнарга өйрәндем.
Әти-әнием минем музыкаль сәлә­темне һәр­вакыт хуплады. 2012-13 елларда “Сәләтләр канаты”, “Дуслык моңы” конкурсларында Гран-при яулавым, “Татар моңы” халыкара конкурсында 2нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнүемдә дә аларның өлеше бар, чөнки монда табигый сәләт һәм белем генә җитми, сине һәрвакыт канатландырып торучы, синең мөмкинлекләреңә ышанучы кешеләрнең булуы да бик мөһим.

– Илнар, синеңчә, кем ул “блогер”? Ул нинди эш башкара?

– Минем өчен Интернет – хәзерге заманның бик мөһим өлеше. Ул – ярат­кан шөгылеңне башкаларга күрсәтү, фикердәшләрне уртак мәйданга җыю ысулы. Үзем яздырган җыр­ларны видеога төшереп, Интернетка даими куеп барам. Әлеге вакытта минем анда 2260 дустым бар. Ай саен минем битне 10-15 мең кеше карый. Кай­берләре белән шәхси танышмын, икенчеләре бе­лән Интернет аша аралашабыз. Видеояз­маларның сыйфатына, минем хоббига карата теләк бел­дерүчеләр дә күп. Мин күбрәк тәнкыйтьләүчеләргә игътибар бирәм, чөнки җитеш­сезлекләрне кеше күз­легеннән ачыклау җиңелрәк.

– Спорт белән шө­гыль­ләнүең дә билгеле, әмма киләчәктә үзеңне артист итеп күрәсең. Синеңчә, бүгенге базар шартларында артист булып эшли башлау җиңелме?

– Бүген җырчылар күп. Алар арасында махсус белемлеләре дә, үзләре өчен генә шөгыль­лән­гәннәре дә җитәрлек. Тамашачы күңеленә дә һәркем үзенчә юл яра. Ниндидер билгеле артист­лар төркемендә чыгыш ясап, аннары үзләре аерым җырчы булып киткәннәре дә җитәрлек арада. Ничек кенә булмасын, артист булу өчен ниндидер кирәкле кешеләр белән даими бәйләнештә булу гына җитми. Халыкны алдап булмый бит. Шуңа да һәр сәхнә кешесе армый-талмый эшләргә тиеш.

– Илнар, синең татарча матур итеп сөй­ләшүеңә сокланмый мөмкин түгел. Бүгенге яшьләр арасында бу – сирәк күренеш. Туган телгә шундый мәхәб­бәтне дә әти-әниең тәрбияләдеме?

– Әйе, без өйдә һәр­вакыт татарча сөйләшәбез. Әти-әнием безгә кеч­кенә­дән телне, гореф-гадәт­ләрне сакларга кирәклеген аңлатты. Дусларым белән һәрвакыт татарча аралашабыз. Бу – минем өчен гадәти күренеш. Күптән түгел Русиянең 33 тө­бәгеннән җыелган 150 татар егете һәм кызы биш көн дәвамында теплоходта Идел буйлап сәяхәт иттек. Анда да татарча аралашып, үз телебездә җырлап, биеп күңел ачтык. Шушы чара кысаларында оештырылган “Татар телен иң яхшы белүче” конкурсында җиңү яулау да кыен булмады, чөнки туган телем миңа бик якын, кадерле.

– Илнар, киләчәккә хыялларың нинди?

– Тәү чиратта, Интернет өчен сыйфатлы видеороликлар төшерергә хыялланам. Бу минем видеоблогер булып үсүемә генә түгел, җырчы сыйфатларын ачарга да ярдәм итәчәк. Гомумән, кеше һәрвакыт камиллеккә омтылырга тиеш. Ирешелгән нәтиҗәләр белән генә чикләнмичә, үзең өстендә даими эшләү мөһим.

Гөлия ГӘРӘЕВА әңгәмәләште.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рецептларны фельдшер язачак
Сегодня, 18:54 :: Сәламәтлек саклау
Рецептларны фельдшер язачак
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Сегодня, 17:16 :: Мәгариф
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Үсмер поезд астында калган...
Сегодня, 17:11 :: Җәмгыять
Үсмер поезд астында калган...
“Мин театр яратам” квесты үтә
Сегодня, 16:27 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Мин театр яратам” квесты үтә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Сегодня, 16:17 :: Социаль өлкә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Түбән тәгәрәгәнбез
Сегодня, 16:05 :: Экология елы
Түбән тәгәрәгәнбез








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»