Кызыл таң » Яшьлек » 12-07-2018: Спорт түгел, яшәү рәвеше!

Спорт түгел, яшәү рәвеше!

Спорт түгел,  яшәү рәвеше!Кандракүл буенда яшь каратэчылар күнекмәләр үткәрә.

Кандракүл буендагы “Ровесник” палаткалар лагеренда каратэчы үсмерләрнең Бөтен­русия җыены үтә. Рес­публиканың иң матур төбәкләренең берсендә 140 спортчы ял итә һәм тәҗрибә туп­лый.


Күнекмәләр барышына Мәскәүдән Гиннессның рекордлар китабына кергән, самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, Русия җыелма командасы тренеры, “Кайман” көрәшчеләр мәктәбенә нигез салучы Дмитрий Котвицкий җитәкчелек итә. Менә инде тоташ ун ел дәвамында җәйләрен биредә үтүче спорт җыенында үзенең тренерлык тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Җиде спорт мастеры һәм 12 дөнья чемпионы тәрбияләгән Русиянең атказанган тренеры дистә еллар дәвамында үзендә тәрбияләнүчеләрнең җитди җәрәхәтләр алмыйча шөгыльләнүе белән дә горурлана. Яшь спортчылар белән беррәттән, аларның әти-әниләре дә күнекмәләр алырга тиеш, дип белдерә. Аның фикеренчә, уртак шөгыль гаиләне тагын да берләштерә һәм ныгыта.
Җыенга килгән үсмерләр остазның һәр сүзен күңеленә сеңдереп, һәр күнекмәне кабатлап, өйрәнеп бара. Ул аларга экстремаль сынаулар да үткәрә. Спортчылар төрле алымнарны агачларда өйрәнә, биек кыя-тауларга менә. Егетләр көненә дүрт тапкыр күнекмәләр үтә, әмма беркем дә үзен арыган итеп тоймый.
Җыенның ахырында яшь спортчылар имтихан тапшырачак. Ул исә гади түгел, яхшы физик әзерлек, осталык күрсәтергә, көндәшең белән уңышлы алыш күрсәтергә кирәк. Имтиханнарны Самарадагы “Кайман” каратэ клубының баш тренеры Тимофей Цыганов кабул итәчәк. Ул үзе күптән түгел Япониядә осталыкка имтихан тотып кайткан.
Күнекмәләрдән тыш, үсмерләр волейбол уйный, спортчылар, тренерлар һәм ата-аналар арасында футбол ярышлары оештыралар, учак янында җырлар җырлыйлар.
Каратэны тәнне чыныктыра, рухны ныгыта диләр. Шунлыктан әлеге юнәлешне сайлаганнар өчен ул – спорт төре түгел, яшәү рәвеше.

Резеда НУРТДИНОВА.
Туймазы районы.

Кире күчергәБасып чыгарырга