Кызыл таң » Яшьлек » 14-11-2017: Олимпиададан студентлар читтә калмасын!

Олимпиададан студентлар читтә калмасын!

Олимпиададан студентлар читтә калмасын!
Русиядә студентлар өчен “Мин — профессионал” дигән һөнәри осталык буенча беренче олимпиада старт алды.


Конкурс 27 юнәлеш буенча үтәчәк, ул гуманитар, фәнни һәм техник белгечлек студентлары өчен тәгаенләнгән.
Оештыручылар исемлегендә республиканың өч югары уку йорты бар. Башкортстан дәүләт медицина университеты “Дәвалау эше”, “Стоматология” юнәлешләре буенча Олимпиаданың икенче этабын үткәрү мәйданы итеп билгеләнгән. Башкортстан дәүләт университеты — “Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә”, Уфа дәүләт авиация техник универститеты “Техник системаларда идарә итү” һәм “Электр һәм җылылык энергетикасы” юнәлешләре буенча эш алып барачак.
Олимпиаданың сайлап алу туры ноябрьдән декабрьгә чаклы дәвам итәчәк. Катнашырга теләүчеләр проектның рәсми сайтында теркәлә ала. Нәтиҗәләр 19 февральдән 2 мартка чаклы билгеләнәчәк.
Илнең теләсә кайсы вузыннан студентлар биредә бушлай үз көчләрен сынап карый ала. Биремнәр бакалавриат һәм специалитетның югары курс студентлары, шулай ук магистрантлар өчен тәгаенләнгән. Шуңа карамастан, теләге булган һәр студент көчен, белемен сынап карый ала.
Олимпиаданың өстенлеге шунда: җиңүче акчалата премия алачак, ил вузларының магистратура һәм аспирантурасына кергәндә профиль имтихан буенча югары баллга ирешәчәк.

Кире күчергәБасып чыгарырга