Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Тимердәй нык нефтьче

Тимердәй нык нефтьче
20.09.2018 / Юбиляр

Тимердәй нык нефтьчеЯкташыбыз Әхнәф Кинҗәбулатов 90 яшен билгеләде.

Элегрәк безнең халыкта балаларга исем сайлаганда “тимер”, “булат” сүзләрен еш куллана торган булганнар. Тимергали, Тимерхан, Тимерҗан, Тимербай, Биктимер, Котлыбулат, Бикбулат... Ир балаларда гына түгел, кызлар исемнәрендә дә очрый алар. Тимербикә, мәсәлән. Бүген инде аларның заманчарак үрнәкләре ешрак кулланыла, яшьләр арасында Тимур, Булатлар бик күп. Бәлки, бу дөрестер дә. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм дә, “балаларыгызга күркәм исемнәр кушыгыз”, дигән бит. Андый исемне кушкан ата-ана, балам тимер кебек нык, көчле булсын, чир-сырхауга бирешмәсен, дип теләгәндер. Аннан, тимер – гаять игелекле материал. Тормышның бер генә өлкәсен дә аңардан башка күз алдына китереп булмый.


1928 елда Чакмагыш районының Калмашбаш авылында туган Әхнәф Тимергали улы Кинҗәбулатовның гомер юлында бу сыйфатлар ачык чагыла кебек. Озын гомер юлы үтү белән беррәттән, җәмгыятькә бик кирәкле нефтьче һөнәрен үзләштергән, 37 ел буе нефть табу өлкәсендә тырыш хезмәт салган ул.
Егетне 17 яшендә армиягә алалар. Ул ерак Владивосток шәһәренә, Тын океан флотының яр буе сагы хезмәтенә эләгә. Армиядән соң бер ел Приморье краеның Сучан шәһәрендә шахтада эшләп ала. Аннары инде туган якларына юл ала һәм мәхәббәтен – Октябрьский шәһәрендә телефонистка булып эшләүче Кәтибә Таюпованы очрата. Яшьләр, 1955 елда өйләнешеп, Октябрьскийда яши башлый. Әхнәф “Туймазынефть” оешмасына оператор булып эшкә урнаша, ә кичен училищеда бораулаучы һөнәренә укый. “Туймазынефть”тә 15 ел эшләгәч, 5нче разрядлы белгечне Нефтеюганск шәһәренең “Юганнефть” берләшмәсенә караган “Правданефть” оешмасына эшкә күчерәләр. Төмән өлкәсенең, аеруча Ханты-Манси автономияле округының, нефть яткылыкларында күп эшләргә туры килә аңа. Намуслы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, “Төньякны үзләштергән өчен” медаленә лаек була.
Әлбәттә инде, хезмәт уңышлары гаилә ныклы булганда гына килә. Кәтибә ханым белән алар өч бала тәрбияләп үстерә. 1956 елда – Рәмзия, 1960 елда – Венера, 1963 елда көтеп алган уллары Рабис дөньяга килгән. Аларның һәркайсы гаиләле. Бүген Әхнәф Тимергали улы – 7 оныгы, 3 туруны булган бәхетле картәти. Инде өченче буын онык та дөньяга аваз салган.
1988 елда ул хаклы ялга чыга. Хатыны белән чөкердәшеп яшисе генә дә соң!.. Әмма, кызганычка каршы, Кәтибә ханым 2006 елда вафат була. Ялгызлыкны беркем дә сорап алмый. Ир-ат өчен ул аеруча авыр. Әхнәф абый сәламәт тормыш алып баруда юаныч таба. Ул көн дә иртәнге 6да ук тора, салкын су белән коена һәм гимнастика белән шөгыльләнә. Һәр күнегүне 60ар тапкыр ясый.
Быел якташыбыз 90 яшен билгеләде. Нефтеюганск шәһәре мэрының, шәһәр Советы депутатларының котлавын һәм “Юганнефть” берләшмәсенең кыйммәтле бүләкләрен кабул итү хезмәт ветераны өчен әйтеп бетергесез сөенеч булды.
Олыгайган саен туган як һәркемне үзенә тарта, күңелне балачак, яшьлек хатирәләре били. Әхнәф абый да һәр җәй саен Башкортстанга кайта, туганнарының, кода-кодагыйларының хәлен белешә. Туган як сулар һава кебек кирәк булса, нәсел җепләрен барлау – яшәү көче өстәр эчәр су кебек бит ул...

Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 11:00 :: Социаль өлкә
Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 10:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Киномакс"ка - 5 яшь!
Такчурада зур куаныч!
Сегодня, 09:43 :: Сәламәтлек саклау
Такчурада зур куаныч!
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сабыйлар мәнфәгатендә
Сегодня, 09:39 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйлар мәнфәгатендә
Правасыз йөрергә мөмкин булачак
Сегодня, 08:54 :: Яңалыклар
Правасыз йөрергә мөмкин булачак








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»