Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Көннәр генәме соң, еллар да бит Чабып үтә очкан яфрактай...

Көннәр генәме соң, еллар да бит Чабып үтә очкан яфрактай...
28.09.2018 / Юбиляр

Көннәр генәме соң, еллар да бит Чабып үтә очкан яфрактай...Шигъриятебез мең төр чәчкәле аклан, йолдызлы күк, чиксез дәрья сымак. Гөлләмәдәге чәчкәләрнең һәрберсенең үз исеме, хуш исе, төсе, нәзакатьлеге булган кебек, шагыйрьләрнең дә һәрберсе башкаларда кабатланмас йөрәк сүзе, үз дөньясы, үз җыры белән хәйран итә. Бу уйлар миндә үзенчәлекле шагыйрә Миңлегөл Хисамованың шушы көннәрдә генә “Китап” нәшриятында 70 яшьлек юбилее уңаеннан басылып чыккан “Юксыну” дигән китабын кулга алгач туды.

Баштан ук шуны әйтәсе килә: Миңлегөл Хисамова сирәк һәм аз яза кебек тоелса да, күпне әйтә алучы иҗатчыларның берсе. Аның һәр китабы, һәр чыгышы укучыга тансык. Дөрес, тәү карашка гына аның әсәрләре гади, гадәти сымак, асылда бу иҗат куз астында дөрләп китәр ялкын кебек, укыган саен үзенә ныграк җәлеп итәр кайнарлыгын тоясың. Ә, бәлки, бу Хисамованың иҗатын якын күргән үз укучылары, үз моңдашлары булган өчендер дә. Чынлап та, Миңлегөл Хисамова иҗаты — очраклы укучы өчен түгел. Әлеге ялан чәчкәләре арасында алланып-балланып, әллә кайдан кычкырып тормаса да, басынкы матурлыгы, кабатланмас бизәге белән җәлеп итәр шифалы чәчкәне хәтерләтә ул.
Сизгер укучы күңеле кайсы ягы беләндер урыс әдәбиятындагы шундый ук күренешне тудырган Федор Тютчев, Афанасий Фет, Николай Рубцов кебек үзенчәлекле лирика осталары иҗатына аваздашлыкны тотып алыр. Әйткәндәй, шагыйрә юкка гына нәкъ шушы авторларның иҗатына еш мөрәҗәгать итми: урыс шигърияте лирикасының йолдызлары әсәрләреннән тәрҗемә камиллеге белән аерылып тора.
Шигъри җыентыкның “Юксыну” дип исемләнүе дә, бәлки, әнә шундый тыныч, күңелгә якты сагыш булып сарылыр, уйларга салыр шигъриятне сагынудыр. “Җырлы-моңлы мизгелләрем җитте”, дигәне шагыйрә күңеленең табигать моңы белән аерылгысыз бөтенлекне хасыйл итүен раслый. Табигать, туган җир, туган авыл темасы биш бүлектән торган шигъри җыентыкның иң тәүге һәм иң мөһим урынын биләгән һәм “Туган туфрак, эссе сукмак мәңге яшәр йөрәктә” дигән юллар белән берләштерелгән. Балачак, яшьлек еллары ерагая барган саен, туган җир, авылың сукмаклары якыная барадыр һәркемгә дә. “Күңел офыклары биек туып-үскән якларда”, дигән юллар да нәкъ әнә шуны раслый. Туган якларга кайтуның ашкынулы мәлләрен шагыйрә: “Кызыл тавы каршы йөгерә кебек, куанычтан тора кызарып”, дигән юллар аша бирә икән, димәк, сагыну кодрәте таулар кузгатырлык анда.
Әйткәндәй, туган җир белән әнкәй образын да аерылмас бербөтен төшенчәгә сала алган шагыйрә. Гомумән, ана образы, аның изгелекле фидакарьлегенә бетмәс рәхмәт тойгысы шагыйрә иҗатының иң көчле якларының берсе. Моннан алдарак сеңелесе шагыйрә Зөһрә Котлыгилдина белән берлектә чыгарган “Әнкәем нәзере” җыентыгы тулысы белән әнкәй хакындагы шигырьләрдән тупланган һәм бу шигъриятебезнең гүзәл бер күренеше булды: ана бөеклеге, туган җир чишмәседәй, мәңгелек илһам чыганагы һәм башкорт әдәбиятында иң изге темаларның берсе. Каләм тибрәткән һәркем, хәтта мәктәп балаларына кадәр, үз гомерендә берне булса да әнкәсе турында шигырь язмый калмагандыр. Шушы турыда гомум халык “симфониясе”нә кушылып, әмма үз сүзеңне хәтердә калырлык итеп әйтә алу – шагыйрьлек дәрәҗәсен билгели дә инде. Миңлегөл Хисамова белән Зөһрә Котлыгилдинаның әнкәсе Миңсылу Шәрифҗан кызы 15 кенә яшеннән тракторда да, ындыр табагында да, фермада да, торф чыгаруда да эшләп, кырык яшендә аякларыннан яза. Егерме ел түшәктә ятарга туры килсә дә, көчле рухлы ана үз хәленнән дә, тормыштан да зарланмый, шәлләр, оек-бияләйләр бәйләп, гәзит-журналлар, китаплар укып, радио тыңлап, илдәге, дөньядагы хәлләр белән хәбәрдар булып, бу хакта үз карашын, бәһасен белдереп ятар иде. Матбугатта мәкаләләре, шигырьләре басылып торды. “Әнкәем нәзере” җыентыгы гына түгел, апалы-сеңелле шагыйрәләрнең һәр китабы, язылган һәр шигъри әсәрләре – тормыш юлы каһарманлык үрнәге булган Миңсылу апага багышлана. Миңлегөл апаның “Юксыну” җыентыгында балалары күптән үсеп җиткән ана — шагыйрәнең үз әнкәсен юксыну сагышы бәгырьләрне өтә...
Якты сагыш мотивлары, үткәннәргә мәдхия җырлау, язмышыңа язылганны аһ-зарсыз, сабыр һәм рәхмәтле булып кабул итү тойгылары җыентыкның эчкерсез сөю, мәңгелек мәхәббәт темасына багышланган бүлекләрендә дә ярылып ята. Туган-үскән газиз җиргенәңне, ата нигезен, ана назын, яшьлегең сукмакларын, мәхәббәт хисләрен еллар үткән саен кемнәр генә юксынмас та, сагынып җырларга салмас! Миңлегөл Хисамованың бу “Юксыну”лары исә укучы күңелен аһ-зар упкынына түгел, киресенчә, биеклеккә, югарырак дәрәҗәгә – җырлы-моңлы үрләргә әйди. Асылы белән изге йөрәкле, нурлы уйлы кеше буларак, Миңлегөл апа иҗатында да башка төрле, башка уйлы лирик герой булып кына кала алмый, әлбәттә...

Фәүзия Иделбаева,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 11:00 :: Социаль өлкә
Декабрьдә ике пенсия киләчәк
Сегодня, 10:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Киномакс"ка - 5 яшь!
Такчурада зур куаныч!
Сегодня, 09:43 :: Сәламәтлек саклау
Такчурада зур куаныч!
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сегодня, 09:42 :: Мәдәният һәм сәнгать
Башкортстанда Театр елы ачылды
Сабыйлар мәнфәгатендә
Сегодня, 09:39 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйлар мәнфәгатендә








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»