Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бөркет булып очар чагы

Бөркет булып очар чагы
05.10.2018 / Юбиляр

Бөркет булып  очар чагыЖурналист, шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Ниязбай Сәлимовка — 60 яшь.

Ниязбай Сәлимов — соклангыч хезмәте һәм бай иҗаты белән республикада күптән таныл­ган шәхес. Гафури районының Яугилде авылында туып, шушы бәрәкәтле җирнең һавасын сулап, чирәмендә аунап үскән малай бүген — билгеле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Русия һәм Башкортстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитетының үзәк төбәкара башкорт корылтайлары берләшмәсе рәисе, Башкортстан Хөкүмәте карамагындагы “Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында” Законны гамәлгә ашыру комиссиясенең терминология хезмәте җитәкчесе урынбасары, Табын ырулары җәмәгать берләшмәсенең идарә рәисе, 13 китап, алты дистә чамасы фәнни мәкалә авторы.


1981 елда Стәрлета­мак дәүләт педагогия инс­титутын тәмамлагач, Ниязбай Булатбай улы хезмәт юлын Гафури районының Йөзимән урта мәктәбендә директор урынбасары булып башлый. Эшенә таләп­чән егетне 1983 елда туган Яугилде мәктәбенә директор итеп тәгаенлиләр. 1984 елда исә “Йолдыз” район гәзите мөхәррире урынбасары вазыйфасына эшкә чакыралар. 1989-90 елларда Н. Сәлимов республика­бызның “Ленинсе” гәзите мөхәррире урынбасары булып эшли һәм нәкъ шушы чорда “Йәшлек” гәзитен булдыру буенча зур эшләр башкара.
“Табын” гәзитенең республикада үзаллы башкортча басма булып дөнья күрүе дә — аның фидакарьлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе. Тиз арада абруй казанган гәзитнең җитәкчесе 1994 елда Уфага “Йәшлек” гәзите редакциясенә баш мөхәррир вазыйфасына кайтарыла.
Ниязбай Булатбай улы 1997 елдан Башкортстан Президенты Хакимиятендә эшли, 10 елга якын граж­даннарның мөрә­җә­гатьләре белән эшләү бүлеге мөдире вазыйфасын башкара. 2011 елда республика­бызның төп басмасы — “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире итеп тәгаенләнә. Дәүләт хез­мәте буенча хаклы ялга чыккач, 2015 елдан Башкортстан Республикасы Милли архивы директоры урынбасары булып эшли.
Башкалада яшәвенә карамастан, туган ягы, якташлары белән тыгыз бәйләнештә яши Ниязбай Булатбай улы. Аның тырышлыгы белән Башкортстаны­бызның географик үзәгенә — Гафури районының Яңа Зирек авылы янындагы урман читенә — истәлекле таш куела. Күңеле иман нуры белән тулы замандашыбыз туган авылы Яугил­дедә мәчет салу идеясен дә күтәреп чыга, үзе һәм авылдашлары керткән иганә исәбенә иман йортының бинасы тиз арада калкып чыга.
Ниязбай Сәлимовны күпләр тынгысыз, бер­нәрсәгә дә битараф булмаган җәмәгать эшлеклесе буларак белә. Туган районында яшәгәндә, төп гәзит эшеннән тыш, төрле мәдәни-спорт чаралары уздырырга да вакыт таба ул. Республикада киң колачлы үткәрелгән Табын ыруы җыеннары һәм ыру яшьләренең фес­тиваль­ләрен төп оештыручы да — Ниязбай Булатбай улы.
Сәлимовны аның әле яңа гына дөнья күргән “Рухым — ырысым” дигән китабының тышлыгына төшерелгән чая бөркеткә охшатам. Бар гомерен халык мәнфә­гатен яклауга багышлаган, заман авырлыгын, халкыбыз иңенә төшкән сынауларны бөркет чаялыгы белән туры бәреп, хәләл көче белән хәл итәргә омтыла ул. Бөркетләр кыяларны, күкләрне генә тиңсенә. Табигатенә салынган күркәм сыйфатлар — егәрлек һәм җавап­лылык, ярдәмчеллек һәм мәрхәмәтлелек, изгелек, Туган илгә, туган җиргә, туган телгә булган чиксез сөю хисе... Ваемсызлык дигәнне белмәү Ниязбай Сәлимовны һәрчак рухи югарылыкка, биеклеккә әйди — бар булмышы, халык гаме белән яшәү рәвеше аны очышка чакыра. Чын журналис­тиканың һәм шигърият­нең максаты да шул бит: кеше күңелен азатлыкка, яктылыкка әйдәү.
Мине Ниязбай Булатбай улы белән якташыбыз, филология фәннәре докторы, профессор, Халыкара төркият академиясе академигы Рәйсә Халикова (тамырлары Гафури районының Олы Үтәш авылына тоташа) таныштырды. Аңа кадәр “Табын”, “Йәшлек” гәзит­ләренең баш мөхәррире, саллы фикерле мәкалә­ләр авторы, якташлар белән районда, Уфада үткәрелгән төрле мәдәни чараларны, очрашуларны оста оештыручы итеп белгән Нияз абый белән шулай көтмәгәндә бер “гаилә”нең — Рәйсә Ха­ликованың фәнни мәк­тәбе — әгъзалары, фи­кердәш, рухташ аспирантлар булып киттек. Икебезнең дә гыйльми җитәкчебез фән дәрья­сында колач ташлап йөзгән, нинди генә җаваплы вазыйфалар башкарырга туры килсә дә, гыйльми эш белән шөгыльләнергә вакыт табып, билгеле уңышларга ирешкән Ниязбай Сәли­мовны безгә һәрчак үрнәк итеп куйды, аның кебек өлгер булырга, вакыт кадерен белергә өндәде.
2011 елда Ниязбай Сәлимов, “Башкорт әдәби теле публи­цистикасының формалашуы һәм үсеше” дигән диссертациясен уңышлы яклап, филология фән­нәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия булды. Күп тә үтми “Башкорт әдәби теленең публицистик стиле” дип аталган монографиясен бастырып та чыгарды, гыйльми җыентыкларда бик күп фәнни мәкаләләре дөнья күрде.
Әйтергә кирәк, галим­нең бу монографиясе гәзит-журнал һәм радио-телевидение хезмәт­кәрләре өчен файдалы кулланма булды. Китап башкорт тел гыйлемен әле үзләштерә башлаган студентта да, вакытлы басма редакция­ләрендә каләмен сынаган журналистта да зур кызыксыну уятты, чөнки бу юнә­лештә нәшер ителгән башка төрле әсбаплар булганы юк иде әле. Хезмәттә борынгы төрки язма комарткылары, шәҗәрәләр, рәсми документлар, авыз-тел иҗа­ты әсәрләре белән бергә, республикабыз басмалары да тикшерү материалы һәм чыганагы булып хезмәт иткән.
Янә шуны да әйтергә кирәк: башкорт тел гый­леменә, нәкъ аның кебек, илһам канатла­рының берсе — гый­лемлеккә, икенчесе публицистикага һәм шигъ­рияткә тоташкан иҗат­чының килүе бик тә отышлы булды. Дөрес­рәге, иҗат дөнья­сына үзе бер күренеш булып килеп керде Нияз Сәлимов һәм менә ни­чәмә еллар инде үзе дә талпынып иҗат итә, эзләнә, безнең дә кү­ңелләрне балкытып яши. Талантлы шагыйрь­нең “Курчак буласым кил­мәде” (1992), “Әтием табышмаклары” (1995), “Әнүзә белән шук кәҗә” (1997), “Кояш — кошмы?” (2006), “Урак өсте” (2008), “Рухым — ырысым” (2018) китаплары башкорт әдәбиятында лаеклы урын алды.
Югары һөнәри осталыкка ия булган иҗат­чының халык белән аралашу, архивларда эш­ләү, ал-ял белмичә эзләнү, тикшеренү эшлә­ренең нәтиҗәсе булып “Бурлы урта мәктәбе: кичә һәм бүген” (2000), “Яугилде — Самыш: үткәне һәм бүгенгесе” (2007), “Газиз җирем — Җирегем” (2009), “Халык чәчәне Вәлиулла Колым­бәтов” (2016), “Без — табыннар” (2017) китаплары, күләм­ле мәкаләләре, очерклары дөнья күрде. Шушы көннәрдә генә басылып чыккан “Шәхесләр иңен­дә — халкым язмышы” җыентыгы Башкорт­станның 100 еллык юбилеена матур бүләк булды.
Менә шулай заманалар киңлегендә очып баручы пар канатлы чая бөркет кебек янып, талпынып яши Табын иле­нең күренекле улы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәт­кәре, Җәлил Киекбаев, Мәҗит Гафури исемен­дәге премияләр лауреаты, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның “Ал да нур чәч халкыңа!” медаленә һәм күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Ниязбай Сәлимов. Билен биштән буып иҗат итәр, халкына армый-талмый хезмәт күрсәтер чагы әле аның. Бөркет булып очар чагы! Иншаллаһ, шулай булсын! Яңа иҗади үрләр, сәламәтлек насыйп булсын сезгә!

Зөләйха Хәбибуллина,
М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты, филология фәннәре кандидаты.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
Сегодня, 14:54 :: Мәдәният һәм сәнгать
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
740 мең сум акчасын угрыларга биргән
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
740 мең сум акчасын угрыларга биргән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»