Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Җир улы

Җир улы
11.01.2019 / Юбиляр

Җир улыПрофессор Рәшит Ханнановка — 80 яшь.

Тормыш-көнкү­решнең кайсы ягын гына алсаң да, аны шунда тир түккән кешедән яхшырак белгән кеше юктыр. Юридик фәннәр докторы, профессор Рәшит Ханнанов та үз өлкәсендә иң абруйлы белгечләрдән санала. Ә аның гомер юлы күпләргә үрнәк булырлык.


Рәшит Ахун улының балачагы, яшьтәшләренең күбесенекедәй, ятимлектә, ачлык-ялангачлыкта үтә. Әтисе Бөек Ватан сугышына алына, 1942 елда каты алышларда батырларча һәлак була.
Рәшит крестьян хезмәтенең авырлыгын үз җилкәсендә татып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, Свердловск авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Белемгә әвәс, гыйлемне “су кебек эчкән” егет өчен студент еллары сизелми дә үтеп китә. Югары белемле яшь белгечне туган ягында — Яңавыл районында көтеп алалар. Арытаба ул Краснокама районының “1 Май” колхозына баш агроном булып тәгаенләнә. Иртә таңнан караңгы төнгәчә басулар буйлап чаба яшь белгеч, җанын-тәнен биреп хезмәт итә. Елдан-ел уңышны арттырасы, хуҗалыкны алдынгылар рәтенә чыгарасы, халыкны икмәкле итәсе килә яшь белгечнең.
Әмма барысы да теләгәнчә генә бармый шул. Ул эшләгән хуҗалык рәисе үз белдеге белән, ягъни югарыдагыларның рөхсәтеннән башка 30 центнер борчак сатып, атларга кирәк-яраклар ала. Мондый “хилафлык” өчен рәисне генә түгел, агрономны да бюрога чакырталар, “эссе табага бастыралар”, билгеле.
Рәшит моның белән килешми. Ничек инде күмәк хуҗалык мәнфәгатендә башкарылган эш хилафлык булсын? Мондый гаделсезлектән күңеле кырылган егет икенче көнне үк эштән китү турында гариза яза. Әмма моның белән генә тынычлык табалмый әле. Законнарга мөрәҗәгать итә, аларны ныклап өйрәнә башлый. Ахыр чиктә авыл хуҗалыгына кагылышлы кайбер законнарның камил булмавына төшенә. Бу хәл аңа хокук һәм законнар чыгару өлкәсен ныклап өйрәнергә этәргеч бирә. Тәвәккәл егет шул ук елны Свердловск юридик институтына укырга керә.
Яңа уку йортында да Рәшит белем алуга җиң сызганып тотына. Аның тырышлыгын, үҗәтлеген күрми калмыйлар, билгеле, икенче курста укыганда ук прокурор ярдәмчесе итеп эшкә чакыралар. Арытаба район прокуроры вазыйфасына тәгаенләнә, прокуратурада эшли. Шул чорда ул аспирантура тәмамлый, диссертация яклый.
Рәшит Ханнановның арытабангы язмышы, нигездә, фән белән бәйле. Ул Свердловск юридик институтының Уфа филиалына эшкә җибәрелә. Биредә хокук мәсьәләләренә кагылышлы бик күп хезмәтләр яза. Алар, республика чикләрен узып, Румыния, Венгрия кебек илләрдә дә нәшер ителә. Шушы елларда Рәшит Ахун улы докторлык диссертациясен яклый.
Бүгенге көндә ул Башкортстан дәүләт аграр университетының икътисад факультетында эшли. 11 ел буена шушы факультетны җитәкләде дә. Билгеле булуынча, 1991 елда Башкортстанның Югары Советы республиканың Җир кодексын кабул итте. Бу документның камиллеге беркемдә дә шик тудырмый. Һәрхәлдә, 27 ел буена ул әллә ни үзгәрешләр кичермәде. Кодексның шундый озын гомерле булуында, һичшиксез, аны төзүче — профессор Рәшит Ханнановның роле зур. Һәрхәлдә, аны балачактан җирдә эшләүнең нәрсә икәнен үз җилкәсендә татыган, арытаба җир кешесен хокукый яктан яклауга бар гомерен багышлаган галимнән дә яхшырак язучы булмас иде.
Русиянең мактаулы югары белем бирү хезмәткәре, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган юристы, 250дән артык монография һәм бик күп фәнни хезмәтләр авторы , искиткеч тирән белемле, төпле фикерле соклангыч шәхес Рәшит Ханнановны 80 яшьлек юбилее белән ихлас тәбрик итәбез. Аңа озын, хәерле гомер телибез.

Шәрифҗан СОЛТАНОВ,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Сегодня, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Вчера, 23:45 :: Башкортостанга - 100 ел!
Бер гасырлык тарихка сәяхәт кылдык
Без - башкортстанлылар
Вчера, 23:45 :: Сәясәт
Без - башкортстанлылар
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы
Вчера, 20:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Башкортстанның иң зур байлыгы - аның халкы




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»