Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бәхет Бүздәктә икән...

Бәхет Бүздәктә икән...
14.03.2019 / Юбиляр

Бәхет Бүздәктә икән...Кырык елга якын гомерен әлеге районга багышлаган Рәсим Хөсәенов моны фидакарь хезмәте белән раслый.

Кеше язмышына очраклы, ягъни аның үзенә бәйле булмаган хәл-вакыйгаларның йогынтысы көчле булуына, еллар үтеп, тормыш юлына байкау ясаганда гына төшенелә. “Болай булса, ничек килеп чыгар иде, теге очракта ялгышмадыммы”, ише фаразларның нигезендә, әлбәттә, кеше табигатенә электән хас, “дөрес яшәлдеме” кебек фәлсәфи икеләнүләр ята. Мондый мәңгелек сорауларга анык җавапны һәркемнең тормыш агышындагы очраклыклардан түгел, бәлки игелекле гамәлләреннән генә табарга мөмкин.


Бакалы районының Мостафа авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Бүздәктә яшәүче Рәсим Хөсәеновның 60 еллык гомер юлы да ачык мисал моңа. Гомумән, Мостафа – татар дөньясында күренек­ле төбәк, аның тамырлары Татар-станның Арча тарафларына барып тоташа. Тарихны төпкәрәк төшеп тикшерсәң, Мостафа авылындагы Хөсәеновларның Татарстанның халык шагыйре Сибгать Хәкимгә туган тиешлеге дә ачыклана әле.
Рәсимнең әтисе, авыл хуҗалыгы белгече, инженер Илбарис Хәким улы һәм әнисе, элекке укытучы Гөлнәзирә Мортаза кызы (гыйнварда 90 яше тулды) — Мостафа авылы тарихында якты эз калдырган шәхесләр. Шуңа да авыл зыялылары улының булачак һөнәрен мәктәптә укыганда ук сайлавы табигый. Балачак хыялы — авылда инженер булу Рәсимне 1976 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына алып килә. Имтиханнарны да уңышлы тапшыра, августта уку йортына кабул ителгәнлеге турында хәбәр дә алына, әмма ... Уфага укырга бармый гына бит егет. Моның сәбәбе бүгенге күзлек-тән караганда сәер һәм хәтта көлкеле: имтиханнар тапшырганда институт преподавательләренең гаделсезлеген, атап әйткәндә, авыл хуҗалыгында эшләп килгәннәргә өстенлек бирүен йөрәге белән кабул итми ул. Сүз дә юк, бу хакта гаиләдә җитди сөйләшү була, ләкин яшьлек дуамаллыгы аркасында карарыннан чигенми Рәсим. Әмма үз сүзен барыбер өстен чыгара: бер елдан Саратов авыл хуҗалы-гын механикалаштыру институтына укырга керә һәм аннан инженер-механик белгечлеге алып чыга. Дипломлы белгечнең Бүздәк районына билгеләнүенә дә очраклылык бәйле. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан эшкә ике төбәккә тәкъдим була — Күмертау һәм Яңавыл районнары. Сайлау мөм-кинлеге булгач, һәр икесенә барып, эш һәм көнкүреш шартлары белән танышып кайта, әмма берсенә дә аягы тартмый, чөнки туган төбәге Бакалыдан шактый ерак урнашканнар. Менә шулай пошаманга төшеп йөргән вакытта Бүздәк районы “Сельхозтехника” берләшмә­сенә инженер таләп ителүе ачыклана. Бу чорда гаилә җепләре белән бәйләнгән ир әлеге мөмкин-лекне кулдан ычкындырмый — ни генә әйтмә, Бүздәк Бакалыга барыбер якынрак ич. Шул рәвешле, 1982 елның ноябрендә Рәсим Хөсәеновның гомерендә Бүздәк чоры башлана.
Белүебезчә, 80нче еллар башы — авыл хуҗалыгы техник коралланышта гаять зур күтәрелеш кичергән вакыт. Хуҗалыкларда техника бихисап, алар арасында яңарту таләп ителгәннәре дә байтак. Аларга катлаулы ремонт “Сельхозтехника” кебек махсуслашкан остаханәләрдә башкарыла. Кыскасы, төрдәшләре арасында Бүздәк “Сельхозтехника”сының да техник мөмкинлекләре дә, хуҗалыкларда абруе да зурдан була.
Ремонтка китерелгән техниканы тикшерү буенча өлкән инженер вазыйфасында хезмәт юлын башлаганда ук Рәсим Хөсәенов үзен яхшы белгеч һәм оста оештыручы итеп таныта. Монысы инде хезмәт баскычлары буенча үсүгә юл ача. Биш ел дәвамында урынбасар, баш инженер вазыйфаларын үтеп, 1987 елда Рәсим Хөсәенов район­ның әйдәүче предприятиесе җитәк-чесе дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу — тармакта тирән үзгәрешләр башланган чор. “Сельхозтехника” бер-ләшмәсе нигезендә Бүздәк техника ремонтлау предприятиесе (РТП) оештырыла. Гомумән, район күлә-мендәге иң эре предприятиегә Рәсим Хөсәенов җитәкчелек иткән чор (12 елдан артык) Бүздәк районы агросәнәгать тарихында нәтиҗәле гамәлләр белән билгеләнде, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Коллективта эшләүчеләр 600 кешедән арта, остаханәләрдә тупланган заманча җиһазлар һәм корылмалар теләсә нинди катлаулылыктагы ремонт-яңарту эшләрен югары дәрә-җәдә алып бару мөмкинлеге бирә.
Бу җәһәттән металл кою цехы эшчәнлегенә тукталып үтик. 90нчы еллар башында авыл хуҗалыгы техникасына запас частьларга кытлыкны хәтерләүчеләр бардыр. Әлеге мөһим мәсьәләне хәл итү максатында РТП директоры Рәсим Хөсәенов башлангычы белән кою цехының җитештерү куәтләрен кискен күтәрүгә ирешәләр. Анда тракторларның аерым узелларын чыгару җайга салына. Җитештерү процесслары кече металлургия комбинатын хәтерләткән цехның мартен мичендә металлдан 100 төрдән артык эшләнмә коела. Эчке ихтыяҗлар канәгатьләндерелгән-нән соң Бүздәк РТПсы җитештергән запас частьлар республиканың башка предприятиеләренә озатыла.
— Миңа Бүздәк “Сельхозтехника”сының элекке директоры, хәзер­ге вакытта республика авыл хуҗа-лыгы тармагының күренекле галиме Наил Гобәйдуллин, элекке беренче секретарь Мәгасүм Ягафәров белән иңгә-иң дигәндәй эшләргә туры килде, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән мондый остазлар белән горурланам, — ди бу уңайдан Рәсим Илбарис улы.
Хезмәт юлындагы 40 елга якын чорда Рәсим Хөсәеновка берничә эш урыны алыштырырга туры килә. Атап әйткәндә, “Башмелиоводхоз” республика берләшмәсенең Бүздәк бүлекчәсендә җаваплы вазыйфалар башкара, биш ел дәвамында районның май заводына җитәкче-лек итә. 2010 елдан исә аның эшчәнлеге торак-коммуналь хуҗа-лык өлкәсе белән бәйләнә. Хәзерге чорда ул җитәкчелек иткән “Бүздәк коммуналь сервис” җәмгыятенә район үзәге объектларын һәм шәх-си секторны эчәр су һәм күпфа-тирлы йортларны җылылык белән тәэмин итү, чистарту һәм канализация челтәрләрен хезмәтләндерү йөкләтелгән. Ул, районның элекке “Комхоз” һәм “Водоканал” оешмалары бурычларын үти. Заманча предприятие буларак, “Бүздәк коммуналь сервис” эшчәнлегендә болар белән генә чикләнми, әлбәттә. Атап әйткәндә, су тәэминатында өзеклекләр булдырмау өчен су челтәрләрен яңарту буенча максатлы эш алып бара. Ул 2012 елдан башлап Бүздәк авылында аеруча киң җәелдерелде. Биредәге 60-70нче елларда корылган суүткәр-гечләр нык искерде, табигый, аларны яңарту таләп ителә. Бу юнә­лештә үткән 2018 ел нәтиҗәле булды – Бүздәк авылындагы берничә урамда суүткәргечләр яңартылды. Моннан тыш, насос станцияләрен бүгенге таләпләргә тәңгәл китерү буенча эш дәвам итә.
Җылылык челтәрләрен алыштыру шулай ук максатлы программага ярашлы бара. Финанслау мөмкинлекләре чикле булу сәбәп-ле, еллык эш күләмнәре зурдан түгел. Шуңа карамастан, эш тукталмый, һәр елны кимендә ярты чакрым озынлыктагы җылылык трассасын яңарту бурычы куелган. Чистарту корылмаларына килгәндә, аларны төзек хәлдә тоту өчен шулай ук эшлекле чаралар күрелә, мәсәлән, биредәге биналар түбә-ләре ремонтланган.
— Хәзерге чорда предприятие карамагындагы челтәрләрнең зур өлешенә реконструкция таләп ителә, — ди “Бүздәк коммуналь сервис” җитәкчесе. — Бу эшне зур күләмдә алып бару өчен бездә техник мөмкинлекләр, кадрлар ресурсы җиткелекле. Бөтен сәбәп финанаслауга кайтып кала. Бу җәһәттән Бүздәк авыл биләмәсе, район хакимиятләренең ярдәмен тоеп торабыз, әлбәттә. Төзеклән-дерү буенча “Урындагы башлангычларга ярдәм” проектына исәп тотабыз. Шушы юнәлештә агымдагы елда суүткәргечләрне яңарту буенча күләмле эш планлаштырыла. Җылылык челтәрләренә дә кагыла бу. Ниятләрне тормышка ашырып, Бүздәкне иң төзек район үзәк­ләренең берсенә әверелдерербез, дип ышанам.
Әйе, максатлары игелекле һәм изге Рәсим Илбарис улының. Гомумән, Бүздәктә абруе зур аның. Район хакимиятендә аны сүзе эшеннән аерылмаган җитәкче, бай тәҗрибәле белгеч, төбәк мәнфә-гатьләрендә армый-талмый хезмәт салучы итеп беләләр. Киң җәмәгать эшчәнлеге алып бара — күптап­кырлар район һәм Бүздәк авыл Советлары депутаты итеп сайланды. Моннан тыш, район үзәген төзек­лән­­дерү буенча даими комиссияләр әгъзасы булып тора.
Рәсим Хөсәеновның фидакарь хезмәте республика җитәкчелеге тарафыннан лаеклы бәһаланды. 2018 елда ул Башкортстан Респуб­ликасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Бүздәк районы хакимиятенең һәм республика Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарына ия.
Әйе, Бакалы егете хезмәттә танылуны һәм гаилә бәхетен дә Бүздәк төбәгендә тапты, дип ышанычлы расларга була. Җәмәгате, шулай ук Бакалы районының Мостафа авылында туып-үскән Альфира Гыйздәт кызы белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Хәзерге вакытта Гөлназ һәм Миләүшә, үзаллы гаилә корып, әти-әнисен 4 онык белән куандырып яши. Әйткәндәй, Хөсәеновлар гаиләсе өчен агымдагы ел түгәрәк даталарга бай. Мәкалә героеның 60 яшьлек юбилееннан соң гаилә коруга 40 ел тулуны да билгеләячәкләр.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»