Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Табиб өчен иң мөһиме — белем һәм олы йөрәк

Табиб өчен иң мөһиме — белем һәм олы йөрәк
20.07.2017 / Юбиляр

Табиб өчен иң мөһиме — белем һәм олы йөрәкАтаклы хирург һәм галим Рәшит Бадыйковка – 85 яшь.

Күптән түгел Уфада Бөтенрусия онкологлар съезды узды. Шунда Русия онкология фәнни үзәге директоры, илнең баш онкологы, Русия Фәннәр академиясе академигы Михаил Давыдов чыгыш ясады. Ул Уфада бик шәп хирург-онколог, Бөтенрусия дәрә­җәсендәге легендар хирург Рәшит Бадыйков яшәвен, аның күп еллар Башкортстан онкология диспан­серының торакаль хирургия бүлекчәсенә җитәк­челек итүен, кешеләргә барлык күңел җылылы­гын ихлас өләшүен әйтте. Рәшит Газиз улын Мәскәү­дә дә, илнең башка төбәкләрендә дә яхшы беләләр, хезмәттәшләре аның һөнәри сыйфатлары, кешелеклелеге хакында күп җылы сүзләр җиткерә икән.

Бүген якташыбыз, Уфаның шәрәфле шәхесе, профессор, медицина фәннәре докторы Рәшит Бадыйковка — 85 яшь.


Рәшит Газиз улы 1932 елның 20 июлендә Чакмагыш районының Митрәй-Әюп авылында туган. Югары белемне Башкортстан дәүләт медицина институтында алган. Башта Туймазы районының Кандра бис­тәсендәге участок дәваханәсен­дә табиб-хирург булып эшләгән, аннары, медицина институтының хирургия кафедрасы каршындагы клиник ординатурада белемен камилләштереп, республика онкология диспансерында табиб-хирург булып эш башлаган. 1966 елда үзе үк нигез салуда катнашкан торакаль хирургия бүлекчәсе мөдире итеп тәгаенләнгән һәм 50 ел бу вазыйфада хезмәт салган.
Рәшит Газиз улы онкология өл­кәсендә эшли башлаган елларда ук үзенекен генә түгел, хезмәт­тәш­ләренең дә дәвалау эшчәнлеге нәтиҗәләрен бәяләргә, анализларга гадәтләнгән. Тупланган материаллар нигезендә ул 1975 елда — кандидатлык, 2000 елда докторлык диссертациясе яклаган. 1968 елдан югары категорияле хирург-онколог исемен йөртә. Эш дәверендә 10 мең дәваланучыга операция ясаган, яман шеш чирләрен диагностикалауда остарган табиб — яман шеш буенча халыкара симпозиумнарда һәм пленумнарда катнашкан, яман шешне дәвалау өлкәсендә күп алдынгы технологияләр авторы.
Юбиляр бүген хаклы ялда, шуңа карамастан, ул эш тәҗ­рибәсе белән теләп уртаклаша. Озак вакыт Башкортстан медицина институты студентларына, квалификациясен күтәрергә теләүче табибларга онкология буенча укытты, фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм конгрессларда еш чыгыш ясый. Аның медицинага кагылышлы чыгышлары белән телевидение, радио һәм басма матбугатта танышып була. Рәшит Бадыйков — 100дән артык фәнни хезмәт авторы һәм автордашы, даими рәвештә җәмәгать эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә. Хезмәте Русия һәм Башкортстан Хөкүмәтләре тарафыннан югары бәяләнгән. Ул — БАССРның атказанган табибы (1975), РСФСРның атказанган табибы (1986), Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе (1994), Дуслык һәм Салават Юлаев орденнары, медальләр, “Сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе һәм башка бик күп югары бүләкләр иясе.
Рәшит Газиз улы үз-үзенә һәм хезмәткәрләренә таләпчән. Табиб кына түгел, дипломат, артист, педагог ул. Аның фикеренчә, дәвалау эше һөнәргә битарафлык, медицина фәненең бүгенгесе һәм киләчәге белән кызыксынмаучанлык белән янәшә була алмый. Тагын да, аның зур эрудициясен, Ватанны яратуын, тарих, әдәбият белән кызыксынуын, күпсанлы гәзит-журналлар алдыруын, баянда оста уйнавын, татар һәм башкорт җырларын яратып башкаруын да әйтеп үтәсе килә.
“Бүгенге көн табибы нинди булырга тиеш?” дигән сорауга, ул болай дип җавап бирә:
— Иң мөһиме: табиб медицинаны белергә тиеш. Пациентны күңел белән яратырга, табибны ихтирам итәргә кирәк. Табибның һөнәри бурычын үтәүгә медицина фәненең үсеш дәрәҗәсе, мөмкинлекләре дә зур йогынты ясый. Әйтик, Гиппократ терелтеп булмаган авыруларны дәвалау табибның абруен төшерә, дип уйлаган. Борынгы Һиндстанда бер ел дәвамында савыкмаган авыруны арытаба дәваламаска тәкъдим ителгән. Соңгы елларда яшәүгә сәләтсез авыруның үлемен җи­ңеләйтү проблемасы хакында фикер алышулар күп. Табиб әхлагының бу яңа аспектлары хәзерге реани­матологиядәге үсешкә бәйле.
Тагын да, безнең дәваханәләрдә үлемнең сәбәбен ачыклау өчен мәетне яру мәҗбүри. Ә АКШта моның өчен үлгән кешенең туганнары акча түләргә тиеш, һәркемнең дә болай эшләргә теләге я мөмкинлеге булмый.
100 ел элек әгъзаларны башка кешегә күчерү турындагы сөйләшү сәер тоелыр иде. Бүген исә трансплантация — киң таралган күре­неш.
Гиппократ анты табибка абортлар эшләүне тыя, ә күп ил­ләрнең законнары моңа рөхсәт бирә.
Ничек кенә булмасын, заман таләпләре, нормалар үзгәреп торса да, без Мәскәү табибы Ф. Гаазаның “Игелек эшләргә ашыгыгыз!” дигән сүзләрен онытмаска тиешбез. Бу сүзләр медицина деонтологиясенә кагылышлы һәр нәрсәнең нигезен тәшкил итәргә тиеш.
Аннары, һөнәри белем җитеш­мәүне төзәтеп була, ә менә табиб булуга табигый сәләт җитешмәү — куркынычрак.
Бүген югары уку йортларына кабул итү Бердәм дәүләт имтиханнары нигезендә башкарыла. Җәм­гыять табиб һөнәренең мөһимлеге белән кайчан килешәчәк, шул чакта медицина факультетларына кабул итү кан­дидатның БДИны ничек тапшыруына бәйле булмаячак. Табибка кешелеклелек һәм кызгана белү хисләре инженерга караганда ныграк хас булуын дәлилләп торасы юк. Кайбер илләрдә табиб эшчәнлегенә сәләтне укырга кергәннән соң тикшерәләр. Тестлардан соң сту­дентларның яртысы диярлек укуын дәвам итүдән читләтелә. Студентның медицинага теше үтми икән, аны фельдшер дипломы бирер өчен генә җиденче курска кадәр тарту кирәкми. Башка проблема да бар: психиатрга һәм лаборантка, реанимация һәм реабилитация бүлек­чәләре табибларына булган таләпләр төрле. Югары уку йортларында тестлар куллану, психологлар ярдәме белән шул юнәлештә дә һөнәри сайлау үткә­релергә тиеш.
Искә алсак, яхшы табиб, күре­некле язучы Антон Чехов мәктәп иншаларын язуда өчледән дә яхшырак билге алмаган; Михаил Салтыков-Щедрин кызы урынына инша язып, икеле алган; опера хорына Максим Горький кабул ителгән, ә Федор Шаляпинны кире борганнар. 1987 елда ниндидер Мэрилин Мах интеллект тикшерүгә тест узып, 230 балл җыеп, дөньяви рекорд куйган, ә Альберт Эйнштейн барлыгы 173 балл җыйган. Бу исемлекне дәвам да итеп булыр иде. Әмма барыбер имтихан билге­ләреннән тыш ниндидер өстәмә критерийлар, тестлар булырга тиеш (сүз табиблык белән шөгыль­ләнергә карар кылган абитуриентлар хакында бара).
Рәшит Бадыйков дусты, хирург, медицина фәннәре докторы Ирек Сафинның әйткән сүзләрен еш искә ала. Ирек Әхмәт улы фикеренчә, цивилизацияле җәмгыятьтәге теләсә нинди нормаль кеше өчен кирәкле сыйфатлар — якыныңны кызгану, ярату хисләре. Ә табибка, алардан тыш, һөнәри кызыксынучанлыкка һәм уйлау сәләтенә ия булу мөһим.
Рәшит Газиз улыннан яхшы медицина учреждениесенең нинди булырга тиешлеге турында сорыйм.
— Медицина учреждениесенең йөзен анда эшләүче кешеләр билгели, — ди ул. — Кешеләр һәм аларның башкарган эшләренең кирәк булуына ышанулары, оптимизмы, авыруларга мөнәсәбәте. Онкология учрежде­ниеләре күпләрдә курку хисе тудыра. Бер пациентым белән шундый сөйләшү булды. Безгә килер алдыннан ул башка табибка күренгән, тегесе диагнозны яртылаш әйткән. Авыру психикасына файдагамы инде бу? Ул диагнозны белмәсә, яхшырак булмас идемени? Онкологлар яман шешләр белән генә шөгыльләнми. Алар зур консультация-профилактикалау эшләре алып бара. Тиздән бу табибларга күренү теш тикшертү кебек һәркем өчен мәҗбүри булачак.
“Ә мине анда калдырырга те­ләсәләр?” — дип сорый пациентым. Бу да әле берни турында да сөйләми. Йөзләгән кеше онкология диспансерында тикшеренү уза, дәвалана. Әмма аларның бер өлешендә генә яман шеш табыла. Күпләре тик­шеренүне вакытында узганга, бүген дә сау-сәламәт.
Яман шеш турында сүз чыкканда... Аннан, мөгаен, барысы да курка. Тик ахыр чиктә медицинада бар да чагыштыруда сынала. Яман шеш белән чирләүчене дәвалап һәм шул ук вакытта хроник томауны дәвалаганда уңышсызлыкка очрап була. Французларда бер әйтем бар: “Медицинада, мәхәббәттәге кебек үк, “һәрвакыт” һәм “беркайчан да” сүзләрен әйтергә ярамый”. Бар да булырга мөмкин. Танышларым арасында авыр хәлдәге яман шешкә операция кичереп, аннан соң еллар узып, бүген дә сәламәт яшәүчеләр бар. Диагноз дөрес куелмаганмы, әллә операция организм­ның каршы тору сыйфатларын үзгәрткәнме — билгесез.
Яхшы медицина учреждениесендә аның бусагасын атлап керү белән үк, авыруның хәле яхшырырга тиеш.
Рәшит Бадыйковның табибның тышкы кыяфәтенә кагылышлы кызыклы фикерләре дә бар:
— Пациент һәрчак докторны аңа хас булган халәттә күрергә тели. Табиб, һәр кеше кебек үк, көзгегә карарга тиеш. Моның бернинди дә ояты юк. Кырынмаган булса, галстугы костюмына туры килмәсә, аяк киеме пычрак булса, күпкә начаррак. Хатын-кыз табибларга чагу маникюр кирәкмә­гәнлеген раслар өчен, күпме сүз булды. Шулай да, бу каралмаган тырнаклардан һәм төшеп барган оектан яхшырак.
“Язмышыгыздан канәгатьсезме?” — дип сорыйм тәҗрибәле табибтан.
— Әйе, — дип җавап кайтара ул. — Хезмәтем өчен бәя булган төп бүләк — дистәләгән мең коткарган авыруларым, аларның туганнарының рәхмәт сүзләре. Аннары, минем гаиләм яхшы, өйдә бер-беребезне ихтирам итү, аңлау бар. Хатыным Диләрә Абдулла кызы белән ике бала үстердек. Кызыбыз Гүзәл — югары категорияле эндоскопист, улыбыз Руслан — хирург-онколог. Оныклар үсеп килә. Тугры дуслар бар. Мин — бәхетле кеше. Ә бәхетле булу өчен рәхимле булу кирәк. Үзе турында гына уйлаган, һәркайдан файда табарга тырышкан кеше бәхетле була алмый.
Октябрь Вәлитов.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Иглин тавышы” яңа талантлар ача
Сегодня, 12:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Иглин тавышы” яңа талантлар ача
Иделгә - таянма, иргә...
Сегодня, 12:14 :: Җәмгыять
Иделгә - таянма, иргә...
Сегодня, 12:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Ёлки" фильмы быел соңгы тапкыр күрсәтелә
Яңа ел табынына телне йотарлык каз!
Сегодня, 11:35 :: Мең дә бер киңәш
Яңа ел табынына телне йотарлык каз!
Благоварга крематорий кирәкми
Сегодня, 11:20 :: Җәмгыять
Благоварга крематорий кирәкми








Новости русской версии сайта

Яңа номер

146 (25300) от 18 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»