Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Тыңлагыз, Яркәй сөйли!”

“Тыңлагыз, Яркәй сөйли!”

“Тыңлагыз,  Яркәй сөйли!”Илеш районында озак еллар радиотапшырулар алып барган данлыклы диктор Фирдәвес Маликова 75 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләде.

“Тыңлагыз, Яркәй сөйли!” – Әлеге сүзләр район халкының өлкәнрәк буыны вәкилләре хәтеренә гомерлеккә сеңеп калгандыр. Әйе, Фирдәвес апаның радиодулкыннар аша һәр йортта яңгыраган йомшак та, ягымлы да тавышы бүгенгедәй хәтеребездә. Ул сөйли башласа, һәммәсе дә тын калып тыңлый иде. Һәр тапшыруы ныклап уйланган булыр иде аның, аларны ул илешлеләрнең күңелендә калырлык итеп, җиренә җиткереп әзерли белде. Бу вазыйфаны ул 34 ел буе яратып, тыңлаучылар тарафыннан үзен дә яраттырып башкарды.


Кайчан карама, эшенә ул һәрвакыт ашкынып, җитез адымнар белән кызу-кызу атлап, йөгереп диярлек бара иде. Әнә шулай халыкны фидакарь хезмәткә туплауга, дәртләндерүгә, соңгы яңалыклар белән таныштыруга ашыкты ул. Ә инде район Сабантуйларын Фирдәвес ападан башка, гомумән, күз алдына да китереп булмый иде. Аның бөтен Сабантуй мәйданына яңгырап торган бәрхет тавышы көрәш­челәрне дә чәмләндерде, уңган киленнәрне дә дәртләндерде, барлык бәйгечеләрне яңа җиңүләргә рухландырды, хәтта чаптар һәм юртак атларны да алга ярсып томырылырга мәҗбүр итте кебек.
Кабатланмас ягымлы тавышы белән кешеләр күңеленә юл тапкан Фирдәвес Фәттах кызының намуслы хезмәте лаеклы бәһа­ләнде, төрле ведомство­ларның Мактау грамоталары белән беррәттән, аңа “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде. Лаеклы ялга чыккач та, район халкы бик юксынды аны. “Моңлы, ягымлы тавышын бик сагынабыз”, дигән сүз­ләрне күп ишетергә туры килде.
Ире Камил абый белән шатлыгын да, кайгысын да бергә кичереп, кулга-кул тотынышып, тормыш сукмагыннан әле дә күркәм пар булып атлый алар. Язмыш нинди генә сынаулар куйса да, алар сынмады, сыгылмады. Икесе дә бер сүздә, бердәм һәм тату булгач, төшенкелеккә юл куймыйча, авырлыкларны бергә җиңделәр. Улларына һәм ике кызларына гомер биреп, аларга югары белем алырга ярдәм иттеләр. Әти-әнисеннән иң яхшы сыйфатларны күңелләренә сеңдереп үскән балалары, тормышта һәркайсы үз урынын табып, халык хуҗалыгының төрле тармагында бүген намуслы хезмәт сала. Әти-әниебезгә рәхмәтебез, хөрмәте­без чиксез, ди алар.
Маликовларның гаилә учагын тер­гезүенә дә биш дистә елдан артык гомер үткән. Бер-берсен ихтирам итеп, аңлап яшәгәннәр генә бу бәхеткә лаектыр. Хезмәт ветераннары, икесе дә дәрәҗәле урында эшләвенә карамастан, бервакытта да үзләрен башкалардан югары тотмады, шуңа да халык аларны хөрмәт итте.
Заманында райондагы иҗтимагый тормышның уртасында кайнап, 35 ел район Хатын-кызлар советы рәисе урынбасары булган, район Советы каршындагы төрле комиссияләр эшендә актив катнашкан хезмәт ветераны Фирдәвес Фәттах кызы бүген дә актив, ул район ветераннар хоры коллективының әгъзасы да. Моннан тыш, “Башкорт хатыны – милләт анасы” I Республика бәйгесенең “Өлкән яшьтәге хатын-кыз” номинациясендә икенче урын яулады һәм Кубок, Мәдәният министрлыгы, Башкорт хатын-кызлары берлегенең Дипломнары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Фирдәвес Фәттах кызын барча Илеш халкы исеменнән юбилее белән тәбрик итеп, изге теләкләребезне җиткерәбез. Сәламәт бул, Фирдәвес апа, балалар һәм оныклар игелеген күреп, хәерле картлык кичерергә насыйп булсын Сезгә! Бу теләкләргә читтә яшәүче, бүген яраткан басмабыз – “Кызыл таң” гәзитен укып, Сезнең ягымлы тавышыгызны исләренә төшереп, әле дә сагынып искә алучы барлык илешлеләр дә кушылуына шикләнмим. Күркәм гомер бәйрәмегез белән Сезне!
Светлана Имамова.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күңелемдә былбыл сайрый
Вчера, 16:23 :: Мәдәният һәм сәнгать
Күңелемдә былбыл сайрый
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Вчера, 15:41 :: Башкортостанга - 100 ел!
Дүртөйлелеләр, якташлар, бәйрәмгә килегез!
Бустанай авылы төзекләнә
Вчера, 15:04 :: Җәмгыять
Бустанай авылы төзекләнә
Иске Кәңгештә - яңа мәчет
Вчера, 14:40 :: Иман
Иске Кәңгештә - яңа мәчет








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»