Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Төбәк сәламәтлеге сәламәт буынга бәйле

05.04: Төбәк сәламәтлеге сәламәт буынга бәйле

Төбәк сәламәтлеге сәламәт буынга бәйлеУфа Бөтенрусия медицина форумына илнең күренекле табибларын җыйды.

3 апрельдә Уфаның “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында “Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклау атналыгы” III Медицина форумының пленар утырышы үтте. Анда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов чыгыш ясады.


Быел форумның төп темасы – “Сәламәт буын – сәламәт төбәк”. Анда Русия респиратор җәмгыяте рәисе Александр Чучалин, Русия Халыклар дуслыгы универси­тетының медицина хезмәткәр­ләренең квалификациясен күтәрү факультетының онкология һәм гематология кафедрасы мөдире Михаил Тер-Овенасов, Педиатрия фәнни-тикшеренү клиник инсти­тутының хроник ялкынсынган һәм аллергияле үпкә авырулары бүлеге мөдире, Сәламәтлек саклау министрлыгының төп балалар пульмонологы Юрий Мизерницкий һәм тармакның башка күренекле галимнәре һәм табиблар катнашты.
Утырыш алдыннан республика җитәкчесе форум кысаларында оештырылган күргәзмә белән танышты. Анда Русиянең 16 төбәгеннән 150 компания катнаша. Күргәзмәдә Башкортстанның иң яхшы шифаханәләре чагылыш тапкан экспозиция мөһим урын били.
– Безнең бүгенге форумның темасы бик мөһим. Тормыш дәрәҗәсенең үсеше аша илебезнең һәм төбәкләрнең кешелек потенциалы сыйфатын, керемнәрен, гражданнарның иминлеген күтәрү, аларның сәламәтлеген ныгыту бүген иң мөһим, стратегик, хәлиткеч мәсьәләләр булып тора, – диде Рөстәм Хәмитов.
Владимир Путин Юлламасында ватандашларыбызның уртача гомер озынлыгы сиксән яшьне узарга тиеш дип куелган бурычны үтәр өчен безнең мөмкинлекләр булуын билгеләде республика Башлыгы.
– Медицинага без бик зур ресурслар юнәлтәбез. Барлык чыганакларны исәпкә алганда, үткән елда финанслау 60,5 миллиард сум тәшкил итте. Менә безнең республикадагы сәламәтлек саклауның бәясе. Быел бу сан 68,5 миллиард сумга җитәчәк, – диде Рөстәм Зәки улы.
Моннан тыш, ул якын елларда яңа сәламәтлек саклау объектлары төзеләчәген билгеләде, быел бу өлкәдә күләмле төзелеш программасының старт алуын әйтте. Аны финанслау өчен 15 миллиард сум тотынылачак.
– Быел без 70 процент өлкән һәм 100 процент балалар медицина учреждениеләрен “Сакчыл поликлиника” рельсларына күчерергә, ә киләсе елда бу эшне тәмамларга тиешбез, – диде Рөстәм Хәмитов. – Бу – сәламәтлек саклауны оештыруда яхшы, җитди адым.
Төбәк сәламәтлеге сәламәт буынга бәйлеРеспублика Башлыгы безнең шифаханә-курорт системасы белән горурлануын, бу өлкәдә яхшы нәтиҗәләр булуын белдерде. Ләкин соңгы арада бу системаның бер урында таптануын, шифаханә-курорт комплексын координация­ләүче орган булмавын билгеләде. Якын арада бу мәсьәләләр җитди тикшереләчәк.
– Элек мөмкин булмаган, аерым төгәллек таләп иткән микрохирургия операцияләре бүген гадәти хәлгә әйләнде. Иң заманча медицина җиһазлары кулланыла. Мәсәлән, Башкортстан дәүләт медицина университеты каршында Роботлар хирургия үзәге ачылды. Идел буе федераль округында бу беренче шундый үзәк, – дип белдерде республика җитәкчесе.
Рөстәм Хәмитов безнең заманча, югары технологияле продукция җитештерү өчен барлык мөмкин­лекләребез булуын билгеләде, шулай ук, республикада генетика мәктәбенең яхшы эшләвен әйтте.
Республика Башлыгы районнар дәваханәләренең баш табибларына поликлиника базаларындагы сәламәтлек үзәкләренә, медицина профилактикасына игътибарны көчәйтергә һәм бу юнәлештә ныклы эшләргә кирәклеген билгеләде.

Ләйсән Якупова.





Басып чыгарырга



Авырулар җәйне бозмасын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Авырулар җәйне бозмасын!
Менә сиңа табиб хатасы!
Вчера, 10:10 :: Сәламәтлек саклау
Менә сиңа табиб хатасы!
Сабыйларның җәе ямьле булсын!
Вчера, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Сабыйларның җәе ямьле булсын!
Даруларга акча бүленәчәк
18-07-2018 :: Сәламәтлек саклау
Даруларга акча бүленәчәк
Ябыгырга ярдәм итүче 13 ризык
18-07-2018 :: Сәламәтлек саклау
Ябыгырга ярдәм итүче 13 ризык
Кавын-карбыз ашагыз!
18-07-2018 :: Сәламәтлек саклау
Кавын-карбыз ашагыз!
Велосипед дошманыңа әйләнмәсен!
18-07-2018 :: Сәламәтлек саклау
Велосипед дошманыңа әйләнмәсен!
Бәхетсез көн булып истә калачак...
17-07-2018 :: Сәламәтлек саклау
Бәхетсез көн булып истә калачак...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»