Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Өметсезгә дә җан өрә!”

“Өметсезгә дә җан өрә!”
09.10.2018 / Сәламәтлек саклау

“Өметсезгә дә  җан өрә!”Нефтекама дәваханәсенең хирургия бүлеге мөдире Марис Бикташев турында зур хөрмәт белән шулай диләр.

Аның исеме халык телендә. Авырулар бер-берсенә киңәш биргәндә: “Бикташевка барып карамыйсыңмы?” – ди. Чөнки беләләр: Бикташев ярдәмсез калдырмаячак, эшенә бармак аша карамаячак, чирнең сәбәбенә төшенәчәк һәм савыктыру өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк.


Марис 1968 елда Борай райо­нының Түбән Кизгән авылында туган. Мәктәп тәмамлагач, Башкортстан дәүләт медицина институтына укырга керә. 1981 елда аны уңыш­лы тәмамлап, хезмәт юлын Нефтекама шәһәрендә хирург буларак башлый. 1985-87 елларда инсти­тут­ның хирургия кафедрасында клиник ординатура үтә. Ә инде 1987 елдан Нефтекама дәваханәсендә хирургия бүлеген җитәкли. Бу вакыттан соң инде утыз ел узып киткән.
— Тормышымда ирешкән иң зур уңышларымның берсе, әл­бәт­тә, утыз ел буена җитәкләп килгән бүлек. Эшлекле, тырыш, белемле коллектив туплый алуым белән горурланам, — ди Марис Бикташев.
Марис Лотфый улының эшкә ни-кадәр бирелгәнлеге турында бик озак сөйләп булыр иде, әмма, миңа калса, ул яулаган дәрәҗәләрне санап үтү дә бу турыда ап-ачык әйтеп бирәчәк. Ул – Сәламәтлек саклау отличнигы, Башкорт­станның атказанган табибы, 2016 елда “Башкортстан Республикасының иң яхшы хирургы” исеменә лаек булды. Ә быел ул шәһәр халкына күрсәткән игелеге, хезмәте өчен “Нефте­кама шә­һәренең шәрәфле шәхесе” исеменә лаек булды.
Бикташевлар – табиблар гаилә-се. Аның хатыны Флүрә Гайнислам кызы – педиатр, Нефтекама дәва-ханәсендә 1984 елдан хезмәт сала. Уллары Ринат та әти-әнисе юлыннан киткән, бүген ул Республика кардиология диспансерында хирург булып эшли. Кызлары Ленара – юрист, Уфа шәһәрендә эшли.
— Безне кечкенәдән үз тормышыбызга җаваплы карарга өйрәт­теләр. Бу — бары тик синең тормы­шың, син аның хуҗасы. Уңышлар да, уңышсызлыклар да – тырыш­лыгың яисә ялкаулыгың нәтиҗәсе. Барысы да кешенең үзеннән тора. Шуңа да без каяндыр кемдер килеп булышуын, ярдәм итүен көтеп утырмадык, үз белемебезне, акылыбызны, кулыбызны эшкә җиктек, тырышып эшләдек. Бүген нәрсәгәдер ирешсәк, ул — үз көчебез белән яулаган уңыш, — ди Марис Лотфый улы.
Табиб буларак, аның девизы шундый: “Дәвалаганда үзең белгән иң яхшы ысулны куллан. Авыру өчен кулыңнан килгәннең барысын да эшлә!” Менә шушы принциптан читкә тайпылмыйча дистәләгән ел үткән, докторга рәхмәтле пациентлар саны исә дистә меңнәр белән исәпләнә.
Марис Бикташев гомерен медицина белән бәйләвенә үкенми. Моннан тыш, аның кешелек сыйфатлары да сокланырлык. Бер дигән гаилә башлыгы ул, 2015 елда “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләклә­нүләре юкка гына түгел. Моннан тыш, искиткеч талант иясе – өздереп бии, студент елларында Башкортстан дәүләт медицина институтының бию түгәрәген җитәкләгән. Курайда, баянда, скрипкада уйный. Үзешчән сәнгать өлкә­сендә алган мактау кәгазьләре дә бик күп.
Бүген Марис Лотфый улы – шә-һәрдә генә түгел, республикада билгеле шәхес, танылган табиб. Үзе исә, һәрвакыттагыча, гади, тыйнак.
— Табигатьтәге кебек үк, тор­мыш­та да гел болытлы, яки кояшлы гына көннәр булмый. Табигатьтәге һава то­рышы бездән тормаса, тормы­шыбызның нинди буласы үзебездән тора. Үз кө­чеңнән, килеп туган шартлардан чыгып, тормы-шыңны алдан күрергә, планлаштырырга өйрәнергә кирәк. Шул чакта анда кояшлы көннәр күбрәк булачак! – ди табиб.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Рецептларны фельдшер язачак
Сегодня, 18:54 :: Сәламәтлек саклау
Рецептларны фельдшер язачак
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Сегодня, 17:16 :: Мәгариф
Яшь һөнәр ияләре көч сынаша
Үсмер поезд астында калган...
Сегодня, 17:11 :: Җәмгыять
Үсмер поезд астында калган...
“Мин театр яратам” квесты үтә
Сегодня, 16:27 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Мин театр яратам” квесты үтә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Сегодня, 16:17 :: Социаль өлкә
Төрмәдән куркып, алиментын түләгән
Түбән тәгәрәгәнбез
Сегодня, 16:05 :: Экология елы
Түбән тәгәрәгәнбез








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»