Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Этәйдә – ФАП, Яркәйдә – поликлиника!

Этәйдә – ФАП, Яркәйдә – поликлиника!
08.01.2019 / Сәламәтлек саклау

Этәйдә – ФАП,  Яркәйдә – поликлиника!Илеш районында берьюлы ике мөһим социаль объект файдалануга тапшырылды.

“Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” проекты кысаларында Илеш районында халыкның тормышын яхшыртуга, яңа эш урыннары булдыруга юнәлтелгән, социаль әһәмияткә ия объектлар төзү дәвам итә. Түбән Череккүлдәге “Төньяк” микрорайонында комплекслы төзелеш, Иске Күктау авылы мәдәният йорты 2017 елда файдалануга тапшырылса, Яңа ел алдыннан Этәй авылында — фельдшер-акушерлык пункты, Югары Яркәйдә поликлиника үз ишекләрен ачты. Район халкының шатлыгын уртаклашырга Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Лысов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Олег Калинин, “СУ-10 компанияләр төркеме” җәмгыяте генеральный директоры Валерий Мансуров, “Башнефть” җәмгыятенең власть органнары белән хезмәттәшлек итү буенча директоры Рушан Сәетов килде.


“2014-17 елларда һәм 2020 елга кадәр чорга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы кысаларында төзелгән Этәй авылындагы фельдшер-акушерлык пункты 500 кешегә медицина хезмәте күрсәтәчәк. Анда шартлар заман таләпләренә тулысынча җавап бирә. Бер бүлмә — авыруларны кабул итүгә, икенчесе дәвалау процедуралары үткәрүгә тәгаенләнгән. Даруларны саклау, стериль­ләштерү шкафлары куел­ган, башка кирәк-ярак, яңа туган сабыйларны үлчәү өчен электрон үлчәгеч, интернет челтәренә тоташтырылган компьютер, санүзәк тә бар. Иң мөһиме — бүлмәләр җылы һәм якты, па­циентлар өчен дә, дистә елдан артык хезмәт стажы булган фельдшер Лена Наҗаровага да эш өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Димәк, биредә яше-карты квалификацияле ярдәм алачак.
Яңа бинаны ачу тантанасында Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм вице-премьер вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, этәйлеләрнең шатлыгын уртаклашып, аның озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итүен теләде. Авыл халкы исеменнән ветераннар советы рәисе З. Камалетдинова чыгыш ясап, рәхмәт белдерде. Кызыл тасма киселеп, эчкә үткәч, Ленара Хәким кызы җиһазланышны карады, пункт эшчәнлеге белән кызыксынды. Фельдшер Лена Наҗарова заманча системаны — интернет челтәрендә “Skype” программасы аша участок терапевтына тоташу мөмкинлеген күрсәтте.
Бу көнне илешлеләр икеләтә шатлык кичерде. Район үзәгендә яңа поликлиника үз ишекләрен ачты.
Сменага 250 кеше кабул итүгә тәгаенләнгән объект 2016 елда төзелә башлады. Төзелешне “Башпроект” җәмгыяте проекты буенча генераль подрядчы “СУ-10 компанияләр төркеме” җәмгыяте алып барды. Проектның гомум бәясе — 260 миллион сум, объектның мәйданы — 4900 квадрат метр.
Районда 32 меңнән артык кеше яши. Әлегә кадәр амбулатор ярдәм 1975 елда төзелгән ике катлы поликлиника бинасында күрсәтелә иде. Яңа корпус төзү регистратура мәйданнарын киңәйтү, тар белгечләр өчен кабинетлар җитмәү проблемасын бетерү, сәламәт бала, гаиләне планлаштыру, эндоскопия, функциональ тикшеренүләр, профилактика бүлекләре булдыру мөмкинлеге бирде. Бу, әлбәттә, амбулатор-поликлиника ярдәме күрсәтүнең сыйфатында чагылыш табачак, бинаның заман таләпләренә туры килүе пациентлар һәм медицина хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудыру дигән сүз. Анда шулай ук балалар поликлиникасы, хатын-кызлар консультациясе, рентген бүлмәсе, клиник-диагностика лабораториясе урнашкан.
Җитәкчеләрне һәм кунакларны илешлеләр икмәк-тоз, чәк-чәк белән каршы алды. Тантаналы рәвештә кызыл тасма киселеп, эчкә узганнан соң, җитәкчеләр яңа поликлиника белән танышты, кабинетларны, җиһазларны карады, дәваханәнең тарихы белән танышты, хирургия бүлегендә медицина персоналы, авырулар белән аралашты. Яңа бинаның актлар залында оештырылган медицина хезмәткәрләре белән очрашуда район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, баш табиб Рәзидә Гатауллина җыелучыларны тантаналы вакыйга белән тәбрикләделәр, республика Хөкүмәтенә, шулай ук аны төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Кунаклар хезмәткәрләргә эшләрендә уңышлар теләде. “СУ-10 компанияләр төркеме” җәмгыяте генеральный директоры Валерий Мансуров — Төзелеш һәм архитектура буенча республика дәүләт комитетының Мактау грамотасына, җәмгыять вәкилләре Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Лилия Йосыпова.
Илеш районы.

(Бу турыда тулырак гәзитнең киләсе саннарының берсендә укыгыз).





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»