Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Югары Яркәйдә – яңа поликлиника!

Югары Яркәйдә – яңа поликлиника!
11.01.2019 / Сәламәтлек саклау

Югары Яркәйдә –  яңа поликлиника!Илеш районында мөһим cоциаль объект файдалануга тапшырылды.

Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында “Роснефть” компаниясе белән Башкортстан Хөкүмәте арасындагы хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән яңа поликлиника ачылды.


Поликлиниканы ачу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин, “Башнефть” компаниясе вәкилләре, Дәүләт җые-лышы-Корылтай депутатлары Олег Калинин һәм Рушан Сәетов катнашты.
Баш табиб Рәзида Гатауллина белдерүенчә, яңа объект балалар поликлиникасы, гинекология һәм акушерлык ярдәме блогын, тар белгечләр кабинетларын, клиника-диагностика лабораториясен, рентген һәм эндоскопия бүлекләрен үз эченә ала. Поликлиникада иң заманча медицина җиһазлары урнаштырыл­ган.
– Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республикада, аеруча районнарында сәламәтлек саклауга зур игътибар бирә. Әле­ге искиткеч поликлиника өчен без барыбыз да җитәк-челеккә, республика Хөкү-мәтенә һәм, әлбәттә, “Башнефть” компа­ниясенә зур рәхмәтебезне белдерергә тиеш. Без алга таба да алар белән хезмәт­тәшлек итүне планлаштырабыз һәм бу объект шундый эшнең нә-ти­­җәсе. Илеш районы халкын, поликлиникада эшләү-че барлык табибларны бу вакыйга белән котлыйм, – диде Ленара Иванова.
– Биредә уңайлы шартлар тудырылган. Яшь бел-геч­ләребез дә шактый. Радий Фәрит улы, республика районнарында сәламәтлек саклау тармагын үстерү юнәлешендә күп эшләр баш­кара. Матди-техник базаны яңартуга бәйле проблемалар планлы рә­вештә хәл ителер дип ышанам, – диде сәламәт­лек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин.
Илеш районы хакимияте яшь табибларны эшкә җә­леп итү буенча зур эш алып бара. “Авыл табибы” программасы буенча эшкә килгән Елена Хөсәенова белдерүенчә, районда гаи­лә белән яшәү өчен барлык шартлар тудырылган:
– Беренче тапкыр бирегә 2016 елда эндокринология бүлегендә интернатурада укыганда килдем һәм шуннан башлап районга гашыйк булдым. Шунда ук баш табиб Рәзида Гатауллина, яңа поликлиника проектын күрсәтте, перспективалар турында сөйләде, һәм мин, укуымны тәмамлагач, монда эшкә килдем, тор­мышым­нан канәгатьмен. Бүгенге көндә ике балама үсү, уку өчен районда барлык шартлар тудырыл­ган. Барлык яшь табибларны бирегә эшкә чакырам. Район хакимияте яшь белгеч­ләргә торак белән дә зур ярдәм күрсәтә. Хезмәт хакы да шәһәрдәгедән калышмый, – дип билгеләде Елена Хөсәенова.
Башкортстан Хөкүмәте белән “Роснефть” компаниясе арасында хезмәттәш­лек турында килешү кысаларында республикада киң күләм­ле хәйрия программасы гамәлгә ашырыла. “Башнефть” компаниясе вәкиле, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рушан Сәетов белдерүенчә, программаны финанслауның еллык күләме 4 миллиард сум тәшкил итә:
– Әлеге проектны 2015 елда тормышка ашыра башладык, ә эшләрне 2016 елда финанс яктан тәэмин иттек. Өч ел дәвамында актив эш барды. Нәтиҗәдә, объект өч ел эчендә төзел-де һәм аның бәясе 263 миллион сум тәшкил итте. Без акчаның чыннан да кирәкле проектка салынганын күрәбез. Поликлиника заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бу хакта безгә табиблар һәм белгеч­ләр белдерә. Шуңа күрә нәтиҗәдән канәгатьбез.
Гомумән, Илеш райо-нын­да әлеге поликлиника “Башнефть” компаниясе ярдәмендә төзелгән беренче объект түгел. 2016 елда Югары Яркәй авы­лының су тәэминаты сис­темасы үзгәр­теп корылган һәм җылылык челтәрлә­рендә капиталь ремонт эшләре башкарылган. Ә 2014 елда физкультура-сәламәтлән­дерү комплексы ачылган. Моннан тыш, Илеш районында социаль проектлар гамәлгә ашырыл­ган: берничә авыл мәктә­бе, балалар бакчасы ремонтланган, суүткәргечләр төзелгән.
Шулай ук, республикада социаль һәм инфраструктура объектлары, шул исәптән дәваханәләр, поликлиникалар, балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдә-ният һәм спорт учрежде-ниеләре төзелә, реконструк-цияләнә, ремонт эшләре башкарыла. Гомумән, “Роснефть” компаниясе белән Башкортстан Хөкүмәте арасындагы хезмәттәшлек республикага күп файда ките­рә.

Ример НАСРЕТДИНОВ.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»