Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сибайда табиблар җитешмәү мәсьәләсе хәл ителә

Сибайда табиблар җитешмәү мәсьәләсе хәл ителә
13.03.2019 / Сәламәтлек саклау

Сибайда табиблар җитешмәү мәсьәләсе хәл ителәСибай шәһәренең балалар поликлиникасы педиатрларга кытлык кичерә. Поликлиника мөдире вазыйфасын башкаручы Гүзәл Сөендекова әйтүенчә, бу хәл күп кенә хатын-кыз табибларның декрет ялында булуына, өлкән яшьтәгеләрнең хаклы ялга китүенә бәйле. Менә, данлыклы балалар хирургы, 41 ел гомерен медицинага багышлаган табиб Ринат Утарбаев хаклы ялга чыккан. Аның урынына алмаш кирәк.

Шәһәр хакимияте, сәламәтлек саклау тармагы җитәкчелеге Сибайга яшь белгечләр җәлеп итү өстендә җитди эшли. Табиблар кайтса, торак шартларын яхшырту буенча төрле программалар да эшли. Хезмәт хакын тиешле дәрәҗәгә күтәрү дә һәрвакыт күз уңында.

Балалар поликлиникасына яңа белгеч килгән дә инде. Башкаладан табиб-ординатор Розалия Хәйбуллина кайтып, балалар поликлиникасында эшли башлаган.

—Сибайда туып үстем, 9нчы лицейны тәмамлап, максатлы юнәлеш буенча югары белем алдым, — ди Розалия Юнир кызы. — Балачактан бу һөнәргә гашыйкмын. Ак халатлыларның хезмәтенә миндә булган сөюне үстерә алган, һөнәр сайлауга дөрес юнәлеш бирүче әниемә рәхмәтлемен. Медицина университетында 6 ел педиатрия буенча белем алсам да, ординаторлыкны акушер-гинеколог буларак үтәм. Ел ярымнан ординатура тәмамлагач, Сибай дәваханасына эшкә кайтырга исәп тотам.

Розалия Хәйбуллина медицина учреждениесендә тудырылган шартларның яхшы булуын сызык өстенә алды. Табибларның, урта медицина хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы югары булуын әйтеп үтте.

Табиб, поликлиникада күптән түгел генә балаларны кабул итүенә карамастан, үзен яхшы белгеч итеп танытып өлгергән.

- Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау тармагын шәхси контроленә алды. Халык сәламәтлеге – мөһим мәсьәлә. Радий Фәрит улы республика сәламәтлек саклау тармагын илдә алдынгылар исәбенә чыгару максатын куйды. Республика халкының 40 проценты авылда яши. Республика районнарындагы дәвалау учреждениеләрендә медицина кадрлары җитми. Бу юнәлештә эш башланды, чаралар күрелә, - ди Башкортстан дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов.




Фото: "Атайсал" гәзите сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»