Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сибайда табиблар эше югары бәяләнде

Сибайда табиблар эше югары бәяләнде
16.03.2019 / Сәламәтлек саклау

Сибайда табиблар эше югары бәяләнде
Сибай шәһәре хакимиятендә республиканың сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин эш сәфәре кысаларында халыкны кабул итте.


Җитәкчегә төрле сораулар белән алдан язылып 29 кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында төрле мәсьәләләр күтәрелде. Мәсәлән, берәүләр операциядән соң өзлегүгә дучар булуыннан зарланды, урында дәвалану өчен заманча медицина җиһазлары кайтаруны үтенде. Операциядән соң сул кулы йөрмәгән ир-егетнең табибларны җавапка тарттырырга теләвен дә аңларга була.

Бу көнне инвалидлык билгеләү, шул исәптән балаларны дару белән тәэмин итү, диагнозны дөрес һәм вакытында кую, үзәк шәһәр дәваханәсендә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты кебек проблемалар да күтәрелде. Күпләр сугыш хәрәкәтләре ветераннарын сәламәтләндерүдән һәм реабилитацияләүдән, санаторий-курорт дәвалавына юлламалар бүлеп бирүдән, Башкортстан дәүләт медицина университетында уку өчен максатлы юнәлеш алу үтенече белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Шәһәр халкы да, урындагы экологик хәл торышына борчылучы кешеләр дә үз теләкләрен әйтте.

Кайбер үтенечләр һәм мәсьәләләр шунда ук хәл ителде, ә күбесе сәламәтлек саклау министры тарафыннан контрольгә алынды. Үтенеч белән килүчеләр канәгать калды, аларның хәленә битараф булмауларын билгеләп үттеләр.

Сәфәр барышында Максим Забелин шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Афзалов белән очрашты. Аннары үзәк шәһәр дәваханәсендә булды, анда коллектив белән сәламәтлек саклауда актуаль мәсьәләләр буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Дәваханә һәм стационар эшенә сакчыл җитештерү технологияләрен кертү темасы буенча фикер алыштылар, Сибай медицина учреждениеләре эшчәнлегенә бәя бирелде.

Сибайда табиблар эше югары бәяләнде

- Кызганычка каршы, тар белгечләр җитмәү турында дәгъвалар бар. Эшләрнең бер өлешен Уфадан табиблар бригадасы башкарган, ул эшли һәм Сибай шәһәре дәваханәсендә эшләвен дәвам итәчәк, - дип билгеләп үтте Максим Забелин. - Бу мәсьәләгә югарыдан күзәтчелек ителә, аларны республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров контрольдә тота. Бездә алар буенча комплекслы план эшләнде. Хәзерге вакытта дәваханәгә ике табиб-педиатр кабул ителде, эколог эшкә урнаша. Без нәкъ менә тар белгечләрне җәлеп итүгә җитди игътибар бирәбез.

Республиканың сәламәтлек саклау министры экологик вәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләргә карата да фикерен белдерде:

- Мондагы белгечләрнең эшен без, табиб-экспертлар, Уфаның әйдәүче үзәкләреннән һәм Башкортстан дәүләт медицина университетының ассистент клиникасыннан медицина хезмәткәрләре, шулай ук, урындагы табиблар, бик яхшы бәялибез. Хезмәттәшләр тулы режимда эшли, куелган бурычларны һәм мәсьәләләрне җиренә җиткереп башкара. Аларның эшчәнлеге чорында дәваханәгә салу очраклары яки агулану белән бәйле фактлар теркәлмәгән.

Максим Забелин әйткәнчә, Уфа табиблары биредә, башлангыч мәгълүматлар буенча, тагын бер атна эшләвен дәвам итәчәк.




Фото: Гөлдәр Кадаева һәм ataysal.rbsmi.ru сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»