Гомер бүләк итәләрме, әллә гомерлек авырумы?
Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Гомер бүләк итәләрме, әллә гомерлек авырумы?

20.07: Гомер бүләк итәләрме, әллә гомерлек авырумы?

Гомер бүләк итәләрме,  әллә гомерлек авырумы?Башкортстанда 6 айда “ВИЧ” диагнозлы әниләрдән 176 бала туган.

Шушы көннәрдә Интернет киңлекләрендә шушы сан күзгә чалынды да, уйга калдым. Калмаслык та түгел шул. Бу үзе үк ничәмә җимерелгән язмыш бит!


Ирексездән, шушы көн­нәрдә гинеколог кабинеты янында чират көтеп утырганда ишетеп калган бер сөйләшү кылт итеп исемә төште. 17 яшьләр чамасындагы бер бик сылу кыз табиб яныннан чыкты да: “Юк, юк, бу мөмкин түгел! Әниләр белсә, мине үтерәләр!” — дип, сулкылдап елап җибәрде. Минем янәшәдә утырган яшь ханым кызга сәерсенеп карап кына куйды. Мин, укытучы буларак, бу хәлгә битараф кала алмадым: урынымнан торып, кыз янына килдем һәм: “Тынычлан, зинһар, ни булды?” — дип, ипләп кенә сүз башладым. Минем сүзләрем аңа янган учакка бензин сибеп җибәргән кебегрәк тәэсир итте. “Тынычланырлыкмыни монда?! Егетең СПИД йоктырсын да!” — дип, тагын да кычкырыбрак еларга тотынды. “И, бала, бала, тарыгансың икән бәлагә”, — дип башымны чайкап куйдым да, эндәшмәдем. Ул күңел чиләкләрен бушатып бетер­гәч кенә: “Син ул кадәр үк кайгырып барма әле. СПИДлы булу үлемгә хөкем ителү дигән сүз түгел бит. Бәлки, дәвалана алыр­сың”, — дигән булдым. Кыз күз­ләрен шар кебек иттерде дә, йөзенә: “Апа, син ыч­кындыңмы әллә?” дигән кыяфәт чыгарып: “Сез ВИЧның дәваланмый торган авыру икәнлеген белмисезмени?” — дип әйтеп куйды. Беләм, бик беләм ВИЧның нинди авыру икән­леген. Белмәс идем дә, бәлки, мин җитәкләгән сыйныфта да шундый анадан туган бер бала укый. Шәфкать туташы аның медицина карточкасын безгә күрсәтми, үзендә генә тота. Әнисе чирле булса да, малае сау-сәламәт, ди. Шулай булуына ышанасы килсә дә, шикләндерә. Беләм, бу психологик киртә генә инде. Шулай булса да, ниндидер көч аның янына якын барырга, якыннан торып сөй­ләшүдән качарга мәҗ­бүр итә.
Карап торуга, аның әнисе башка балаларныкыннан бер ягы белән дә аерылмый: төз һәм матур гәүдәле, мөлаем йөзле, зәвык белән киенә, кибеттә эшләп йөри. Тик күзләрендә генә нур юк. Чөнки ул “Мин СПИДлы” дигән куркыныч уй белән яши. Шушы авыруы аркасында якты дөнь­яны башкалардан иртәрәк калдырып китәсен дә яхшы белә.
Мине тик бер сорау борчый. Очраклы бәйләнеш­ләрдән куркыныч янаганын белә торып кызлар һәм егетләр, хатыннар һәм ирләр ни өчен шушы адымга бара, ни өчен алар шушы адымны атлар алдыннан якын кешеләре — әти-әниләре, балалары, тормыш иптәш­ләре турында уйламый икән? СПИДны мин үзем азгынлык авыруы, дип йөртәм. Бу, чыннан да, шулай. “Сарафан радиосы” бу чирнең безнең районда да күп булуын, ВИЧлы кеше­ләр махсус рәвештә аны чирле булмаган кешеләргә йоктыруын искәртә. Төптән­рәк уйлап карасаң, аларның психологиясен дә аңлап була. Мин чирле икән, башкалар да чирләсен дигән уй белән яши башлыйлардыр. Шуңа да алар алда телгә алынган куркыныч адымга баралардыр...
Минем уемча, ВИЧны китереп чыгаручы төп сәбәп — ул хыянәт. Юк, бу ир белән хатын арасындагы хыянәт кенә түгел, ә үз-үзеңә, якын кешеләреңә хыянәт! Чөнки синең бер минутлык ­ләз­зә­­теңнән эләк­кән “бүләк” өчен бөтен гаиләң зыян күрә, сәламәт­легең савыкмаслык булып какшый, киләчәгеңә кара мөһер сугыла.
Замананың иң куркыныч авыруларыннан саналган СПИДны булдырмау өчен нинди чаралар күрергә кирәк соң? Минем уемча, иң беренче чиратта, бу эшкә мәктәптә үк зур игътибар бирергә, СПИДка багышланган тренинглар, “түгә­рәк өстәл”ләр үткә­рергә, шул рәвешле, яшь буынга аның нинди куркыныч авыру икәнлеген тирән­тен аңлатырга кирәк.
Икенчедән, әти белән ул, кыз белән әни җенси тормыш, СПИД йоктыру мөм­кин­леге, аның күңелсез нәтиҗәләре турында ачыктан-ачык сөйлә­шергә тиеш. Мисал өчен шунысын да әйтим, егет яшенә җиткән малайлары булган танышларым арасында уллары­ның кесәләренә саклану чаралары салып җибәрүчеләр дә бар. Беренче карашка көлкеле тоелса да, бу бик дөрес, минемчә.
Өченчедән, үз сәламәт­легеңә карата таләпчәнлек, гаиләңдә бер бер-береңә ихтирам булырга тиеш. Бер-берен ихтирам итеп, аңлап һәм санлап яшәгән кешеләр хыянәткә бармый. Димәк, СПИД йоктыру куркынычыннан да азат булалар. Минем уемча, гаилә институтының дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә җәм­гыять армый-талмый эш­ләр­гә тиеш. Мин үзем иле­безнең имин киләчәге­нең нигезен тулы гаилә­ләрдә күрәм.
Гаиләләр нигә таркала, ирләр һәм хатыннар нигә хыянәткә бара, шуның ­нәтиҗәсе буларак күңелсез хәлләргә юлыга соң дигән сорауга җавап эзләгәндә гел читкә йөреп эшләүчеләр күз алдына килә. Танышларым арасында Себергә йөреп эшләүчеләр күп. Аларның һәр икенчесенең сөяркәсе барлыгын, хатын­нарының да ирләре эштә чакта тик ятмаганлыгын беләм. Гаиләләр менә шулай таркала, начар чирләр менә шулай эләгә шул. Бу да җәмгыятьнең иң кискен мәсьәләләренең берсе булып тора.
Үзем язам, үзем Интернеттан янә СПИД белән бәйле саннарны карап утырам. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан республикада 1310 СПИДлы кеше теркәлгән. Иң аянычы — шулардан 480 очрак хатын-кызларда ачыкланган. Тагын да куркынычрагы, аларның яртысы әни булырга җые­нучылар. Статистика мәгъ­лүматларыннан күре­нүенчә, алда телгә алынган очрактагыча, СПИДлы әни­ләрдән дә сау-сәламәт балалар туарга мөмкин. Ләкин алар барыбер хәвеф төр­кеменә керә, һәрдаим табиб күзәтүе астында була, иң мөһиме — СПИДлы әнидән туган бала булып санала.
Тагын бер куркыныч сан. Агымдагы елның 6 аенда республикада СПИДтан 245 кеше үлгән. Дөрес, йөрәк, кан тамырлары һәм яман шештән вафат булучылар белән чагыштырганда, бу сан күлдәге тамчы кебек кенә. Ә шулай да уйландыра, сызландыра, куркыта торган сан бу. Әнә бит, республиканың СПИДка каршы көрәш һәм профилактика үзәге узган атнада гына “ВИЧ” диагнозлы 32 яңа авыруның теркәлүе турында мәгълүмат бирә. Димәк, уйланырга урын бар, димәк, җәмгыятькә куркыныч яный дигән сүз бу! СПИДка каршы көрәш юлы бер: сак булырга кирәк! Бу афәттән үзебезне дә, якыннарыбызны да сакласак, аңа җәмгыятьтә ныклап тамыр җәяргә ирек бирмәсәк иде.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Усман исемле егет, кайда син?
Сегодня, 18:19 :: Җәмгыять
Усман исемле егет, кайда син?
Сегодня, 13:37 :: Көнүзәк
"Юлдаш" сезгә кунакка килә!
Сегодня, 12:32 :: Тормыш
"5"леләргә - 75 ел!
Никахка... Интернет аша
Сегодня, 12:07 :: 2018 – Гаилә елы
Никахка... Интернет аша
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!
Сегодня, 11:40 :: Авыл хуҗалыгы
Дүртөйле игенчеләре мул уңыш җыя!








Новости русской версии сайта



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»