Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » 40 ел эзлибез... Бәлки ярдәм итәрсез?

40 ел эзлибез... Бәлки ярдәм итәрсез?
13.03.2019 / Тормыш

40 ел эзлибез... Бәлки ярдәм итәрсез?1975 ел... Сабакташлар белән экспедициядә бер җыр ишеттек. Үзебезчә аны "Кыр казлары" дип атадык. Җырны тулысынча, бәлки, сез беләсездер?

Ул елны безне, Башкортстан дәүләт университетының татар-урыс филологиясе бүлеге студентларын, икенче курсны тәмамлау имтиханнарын тапшырганнан соң, Нуриман районының Байгилде авылына җирле халыкның сөйләм телен өйрәнергә, диалект сүзләр җыярга җибәрделәр.

Байгилденең тирә-ягында берничә күл бар. Кичләрен яшьләр күл буена уенга чыга, учак яга, гармунга бии, җырлый. Безне дә үз итеп шунда чакыралар. Кыюрак егетләр уеннан соң кызларыбызны озатып та куя. Нәкъ менә шунда ишеттек без бу җырны һәм яраттык та. Өйрәнеп алгач, кичке уеннан кайтканда бергәләп җырлый да башладык. Авыл яшьләренең сөйләвеннән шуны белдек: бер егет, сөйгән кызы авылны ташлап киткәч, аны сагыну сагышыннан шушы җырны чыгарган икән. Безнең төркемнең “гимн”ы бөек Габдулла Тукайның "Туган тел"е иде. Ә шушы җырны ишеткәннән бирле, аны да үзебезнеке дип йөрттек. Укуны тәмамлап, төрле якларга таралышкач, кайберләребез аны мәктәптә укучыларына өйрәтте, сәхнәдә башкарды.

Менә узган җәй университет тәмамлавыбызның кырык еллыгы уңаеннан очрашу үткәрер алдыннан Бүздәк кызы Тәслимә Рәхимова җыр турында искә төшерде һәм җырлап, яздырып җибәрүемне сорады. Аның Канадада яшәүче музыкант улы Рушад кунакка кайткан икән һәм җырга аранжировка ясаган.

Әйткәндәй, быел февральдә Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның Кушма Штатлардагы концертларында катнашып, Рушад үзе дә баянда уйнаган, ә безнең жырның язмасын Филүскә тапшырган. Җырчы аны ошаткан. Димәк, киләчәктә танылган артист башкаруында тыңларбыз дигән өметебез дә юк түгел.

Җырның авторларын эзибез. Әгәр аларны белүчеләр булса, "Кызыл таң" редакциясе аша элемтәгә керсеннәр иде.

Бәлки җырның башка куплетлары да булгандыр. Тик беренче икесе генә хәтердә калган. Аны тагын да тулыландыру йөзеннән өченче куплет өстәдем һәм аны "Кыр казлары" дип атадым. Менә ул җыр:

Көне буе кояш уйный,
Күл өсләрен иркәләп,
Никтер быел кыр казлары
Китеп бара иртәрәк.

Кушымта:

Кичке һаваларны яра
Ямансу тавышлары.
Кошларның да була икән
Моңнары, сагышлары.

Кыр казлары китеп бара,
Ә мин уйлыйм шул чакта:
Юк, китмәс идек илдән без,
Кыр казлары булсак та.

Кушымта шул ук.

Язлар житкәч, кыр казлары
Кайтыр канат кагынып.
Үзәкләре өзеләдер,
Туган җирне сагынып.

Кушымта шул ук.

Нәсимә ХАФИЗОВА-ГАБДРАХМАНОВА.
Кушнаренко авылы.




Фото: vk.com сайтыннан.



Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»