Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Халык дошманы” кызы

31.10: “Халык дошманы” кызы

“Халык дошманы” кызы30 октябрь — Сәяси золым корбаннарын искә алу көне.

Әтисенә ягылган нахак гаеп озак еллар дәвамында Эра Гыймаз кызын да эзәрлекли.


Мең тугыз йөз утыз җиденче ел!
Мең тугыз йөз утыз җидедә
Кан сугарган, ут эчендә туган,
Чак-чак әле егермесе тулган
Ярты бакчабыз юк ителә.
Балта белән кырып кителә...

(Рәми Гарипов. “Табыну”).


1932 елның 10 сентябрендә дөньяга аваз салган кечкенә Эрага әти-әни назын, бәхетле балалык иртәсен күреп үскән көннәр. Әтисе — Башкортстанның халык комиссары Гыймаз Яһүдин сабыена исемнең сирәк очрый һәм тиз истә кала торганын сайлый — Эра дип куша. Моның җирлеге бар: 1932 елның 27 апрелендә Г. Җ. Яһүдинның зур тырышлыгы белән Ишембайда тәүге нефть скважиналары илгә кара алтын бирә башлый. Май аенда халык комиссары бу турыда хөкүмәткә белдерү ясый.
— Республикабызда яңа эра — нефть эрасы башланды, — дип, чыгышларында халыкка сөенечле хәбәр җиткерә. Бәләбәй районының Тузлыкуш авылында туып-үскән күренекле якташыбыз кызына Эра исеме кушып һич тә ялгышмаган. Республикабыз күләмендә башлап җибәргән киң колачлы бөек эшләрен киләчәктә шушы кечкенә кызы дәвам итәчәген күзаллагандыр, мөгаен.

1937 елның коточкыч дәһ­шәт­ле давылы изгелекле Яһүдиннар гаиләсен көтмә­гәндә җимереп, канга батыра — Гыймаз Җиһангир улын, нахак яла ягып, кулга алалар, физик һәм рухи җәзалар кичертеп, 1938 елның кара төнендә бер гаепсез 40 тоткын белән бергә атып үтерәләр, хатыны Кәфия Ямал кызын биш елга сөргенгә озаталар. Кечкенә Эра, хәтта, бер­­туган абыйларыннан да мәр­хүм кала Шамил белән Ритне балалар йортына урнаштыралар, өйләрен бөтен булган җиһазлары белән конфиска­цияләп тартып алалар, ә кызын Тузлыкушка бабасына озаталар. Ялгыз­лыкның, ятимлекнең бөтен ачысын йөрәге аша кичереп үсә сабый. Дәү әтисе Җиһангир Әбүталип улы белән дәү әнисе Хәтирә Мофаззал кызы аның әрнүле йөрәгенә ничек тә ачкыч, дәва табарга тырышалар, җил-яңгырдан саклыйлар. Авылдашлары да якты йөз күрсәтә: “Үзебезнең Гыймазетдин кызы бит” дип күтәреп кенә йөртә, соң­гы сынык икмәкләрен бүлеп бирә.
Тузлыкуш урта мәктәбендә 6нчы классны уңышлы тәмамла­ганнан соң, Эра Бәлә­бәйнең 1нче урта мәктәбендә укуын дәвам итә. Бик яхшы укый, җәмәгать эшлә­рендә лидер була, әмма “халык дошманы” дигән ярлык Яһүдин-нарның һәркайсын һәр җирдә сагалап кына тора. Эраны өченче омтылышта гына комсомол сафына кабул итәләр. Ярый әле анда әтисен яхшы белгән ВЛКСМ райкомы вәкиле М. Фәйзуллин булышлык күрсәтә.
Балачагым — колын чагым минем,
Бу афәткә нигә юлыктың?
“Халык дошманы” дип ил улларын —
Иң каһарман халык батырларын —
Тарихтан мин нигә йолыктым?
(Рәми Гарипов. “Табыну”).
Әйе, туктаусыз эзәрлекләнүләр астында үтә ул елларда Г. Яһү­динның якыннарының һәм сабый­ларының көнитмеше. Аларның һәркайсын төрле куркыту чаралары кулланып Гыймаз Җиһангир улыннан ваз кичәргә, аннан баш тартырга мәҗбүр итәләр. Комиссарның кече сеңлесе Сәвия Җиһангир кызының сөйләвенә караганда, аларны уку йортларыннан куалар, эшкә алмыйлар һ.б.
— Нишләп әтием шулкадәр явыз булды икән? — дип күп тапкырлар уфтана үсмер Эра. Әмма тора-бара өлкәннәр аның күзен ачалар.
1955 елда Башкортстан дәүләт педагогик институтының чит телләр факультетын бик яхшы билгеләргә тәмамлап, Кандра 2нче мәктәбенә эшкә урнашып, инглиз теле укыта башлагач, әтисе белән бер камерада утырган кеше очрап, кызга болай ди:
— Шундый әтидән баш тарталармы соң! Никадәр аңарда чыдамлык, дөреслекнең җиңүенә ышаныч! Ул уйдырма документ­ларның берсенә дә кул куймады, ачлык игълан итте. Әтиегез Черниковкадагы мотор заводына нигез салган кеше бит! Аның белән горурланырга кирәк!
— Миңа моңа кадәр әтиемә булган шикле, кире карашым өчен шулкадәр уңайсыз булып китте, — ди Эра Гыймаз кызы. — Баксаң, ул күпләргә үрнәк булырлык грандиоз эшләр башкарган бөек шәхес икән һәм мин дә әтиемдәй барча гомеремне халыкка хезмәткә багышларга, аның исеменә беркайчан да тап төшермәскә ныклы карарга килдем.
1956 елда репрессиягә дучар булганнарны аклау турында указ чыккач, укыдым да, һуштан яздым, — ди ул.
Кандрада кыз югары белемле нефтьче егет Сабир Мөхәммәт­шинга кияүгә чыга һәм яшь гаилә Шкапово нефть яткылыгына — Приют эшчеләр поселогына күче­неп килә. Сәләтле педагог үзен биредә дә тәүге көннәрдән үк тирән белемле, киң карашлы белгеч итеп таныта. Тырыш хезмәт нә­тиҗәсе буларак, халык мәга­рифен үстерүгә зур өлеш керткән өчен аңа 1978 елда “БАССРның атказанган укытучысы” дигән почетлы исем бирелә.
1978-87 елларда Эра Мөхәм­мәт­шина Бәләбәй шәһәренең мәгариф бүлеген җитәкли. Урындагы белем учакларын үстерүдә киң колачлы эш җәелдерә: хезмәт коллективларын шушы максатта туплый, укыту-тәрбия процессын яхшыртуга ирешә, уку йортла­рының матди-техник базасын ныгыта, коллективта иҗади мохит тудыра. Ул җитәкчелек иткән чорда 2 яңа урта мәктәп, балалар йорты, уку-производство комбинаты сафка баса. Укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү оештырыла, 7 тарих-туган якны өйрәнү музее ачыла һ.б.
Мөхәммәтшиннар ике ир бала тәрбияләп үстерә. Уллары Рамил да, Вил дә югары белемгә ия. Бүген Рамил — “Аксаковнефть” идарәсендә баш бухгалтер урынбасары, аның тормыш иптәше Гөлшат шул ук идарәдә баш технолог булып эшлиләр.
Вил һәм аның хәләле Марина — энергетиклар, Самара шәһә­рендә гомер кичерәләр.
Эра Гыймаз кызы туруны белән.Эра Гыймаз кызы туруны белән.Гыймаз Яһүдин күпкырлы талант иясе буларак та билгеле. Бер яклап ул республиканы алга әйдәүче уңган хуҗалык җитәкчесе, заманында авыр һәм җиңел сәнәгать тармакларын җитәкләп, бик күп хуҗалык объектлары төзетә, 1932 елда Ишембай нефть яткылыгын ачуга зур өлеш кертә. Икенче яклап, фән өстендә җиң сызганып эшли. “Башкортстан нефте”, “Башкортстан сәнәгате” китаплары, шушы өлкәдә күпсанлы гәзит-журнал мәка­ләләре — шуның ачык мисалы. Өченчедән, ул — язучы. 1932 елда Башкортстан китап нәшриятында “Хикәя­ләр” җыен­­тыгы, 1936 елда “Канлы көннәр” китабы дөнья күреп өлгерә.
Кулымда халык комиссарының НКВД архивларыннан исән чыккан фотосы. Карточкадан 40 яше дә тулмаган, хезмәт энергиясе ташып торган безнең авыл егете эчкерсез елмаеп карый. Карточка артына җәллад-тикшерүче тарафыннан акка кара белән “Злой враг народа” дигән коточкыч сүзләр язылган. Бер гаепсез гомерләрне өзүче нахак сүзләр, күпме кешеләрнең язмышын челпәрәмә китерде, күпме йөрәкләргә төзәлмәс яра салды! Әмма, вакыт үтү белән Гыймаз Җиһангир улы ышанган дөреслек барыбер җиңеп чыкты һәм аның якты исеме кабат күңелләребезгә сүнмәс нур өстәде. Атылган 40 ил агасының һәркайсына һәйкәл куелды, шул исәптән Гыймаз Җиһангир улының да авылыбыз уртасына куелган корыч сыны якташларының кадер-хөрмәтендә саклана. Шулай да, ил күләмендә Ишембай нефть яткылыгын ачып, республикабызда олы хуҗалык объектлары төзеп, репрессиягә дучар ителеп, халык өчен җан аткан бу кү-ренекле шәхескә башкалабызда һәйкәл куеп, исемен бер урамга биреп мәңгеләштергәндә һич артык булмас иде. Моңа ул һич­шиксез лаек!
Атадан күргән — ук юнган. Эра Гыймаз кызы Яһүдина-Мөхәм­мәтшина да әһәмиятле тарихи вакыйгаларны, көн кадагына суккан мәсьәләләрне әледән-әле гәзит-журнал битләрендә күтәреп чыга. Үз акчасына әтисенең китапларын яңадан бастырып халыкка тарата. Үзе дә китаплар яза. Аның урыс телендә “Оглядываясь на прожитое”, “По заказу сердца”, “Запомнившиеся моменты жизни нашей семьи” исемле китаплары укучы тарафыннан җылы кабул ителде. Аларда аеруча Яһү­дин­нарның репрессия астында үткәр­гән еллары киң чагылыш тапкан.
Бу көннәрдә Эра Гыймаз кызы үзенең күркәм юбилеен — 85 яшен билгели. Өендә һәрвакыт кеше: дуслары, хезмәттәшләре, каләмдәшләре, авылдашлары, туган-тумачалары. Һәркайсы аңа чәчәкләр бүләк итеп, ихлас котлау сүзләре яудыра.
Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге чор кешеләренең шактые байлык артыннан куа. Рухи азык бар ни дә, юк ни аларга. Өенә керсәң, идәндә, стенада, хәтта түшәмдә келәм өстенә келәм. Шкаф тулы бәллүр рюмкалар, алтын-көмеш чынаяклар, ишегалдында машина өстенә машина, шифоньерда кияр киеменең исәбе саны юк. Ә менә халык комиссары кызының фатиры гади генә. Бер як стенада — бакыйлыкка күчкән якыннарының фотолары, икенчесендә шат йөзле бала­ларының, оныкла­рының карточкалары урнашкан. Өченче як стенаны сувенирлар бизәп тора. Дөньяның кайсы тарафларына сәфәр кылсалар да, үзе дә, балалары да шул якларның сулышын чагылдыручы кечкенә истәлек алып кайталар. Болардан тыш, рухи байлыгы — китаплар.
— Гомеребез буе без — Яһү­диннар Совет властен яраттык, аңа тугры хезмәт күрсәтеп, кылган хаталарын гафу итә белдек. Мин беркайчан да байлык, кием артын­нан кумадым, — ди тор­мышның ачы нужа шулпасын сабый чагыннан татып үскән комиссар кызы. — Кайчак балаларым бүләккә кием-салым алып кайта. Ник алдыгыз, дим. Алмашка кием бар, шул җиткән. Артыгы тузан җыеп ятудан ни хаҗәт?
Аның каравы, хуҗабикәнең күңел байлыгы киң. 85 яшендә дә ул кызлардай җитез, кунакчыл. Табын өстәле сый-хөрмәттән сыгылып тора. Ачык йөз күрсәтеп, йөрәк җылысын кушып, эчкерсез әңгәмәләшүе, хуш исле кайнар чәйләреннән авыз итеп утыру үзе бер истә калырлык соклангыч мизгел.
Шул ук вакытта Эра Гыймаз кы­зының күзләрендә бераз моң­сулык та, иң якын кешеләрен югалтудан күңел төбенә яшереп йомарланган тирән яра эзләре дә чагылгандай булды. һәрхәлдә үз йөрәгем шушындый асыл ил гәүһәрләрен кимсеткән, җәзага тарткан канлы утыз җиденең власть органнарына карата үпкә, рәнҗеш хисләре кичерде.
Ә данлыклы халык комиссары кызы бүген дә җәмгыятебезнең алгы сафында. Укымлы китаплары аша ул халыкка тирән мәгънәле киңәш-фикерләрен җиткерә. Алар, хәтта, мәкаль дәрәҗәсендә. Мисалга берничәсен китерү дә җитә: тормыш — көрәш түгел, ә бүләк; тормыш бәхете — тормышның үзендә; кемдер аздан да бәхетле, кемдер тормышка ашмастайга омтылып бәхетсез; үзеңә-үзең дөрес­лекне әйтә бел; кешеләрне хөрмәт итә бел, ләкин түбәнлеккә төшмә; кеше карбыз түгел, аны яши-яши беләсең һ.б.
Репрессия елларының кыраулы салкын җилләренә бирешмичә, чыныгып үсеп, барча гомерен халыкка аң-белем бирүгә багышлап, шушы юнәлештә педагогик коллективларны югары баскычка күтәрүгә ирешкән, Ватаныбызга тугры хезмәт итүче, үз артыннан изге максатларга әйдәүче якты маяк ул бүген дә Эра Гыймаз кызы Яһүдина-Мөхәм­мәтшина.
Күркәм юбилеегыз белән Сезне, халык комиссарының сөекле кызы!
Камил Фазлетдинов.
Тузлыкуш авылы.





Басып чыгарырга



Бер җиләк - 12 сум
9-07-2018 :: Тормыш
Бер җиләк - 12 сум
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»