Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Шагыйрь холкы
26.07.2018 / Журналистның куен дәфтәреннән

Шагыйрь холкыИҗади шәхес формалашуда нәсел тамырлары, гаилә, әйләнә-тирәлек хәлиткеч роль уйный.

“Шагыйрьне яхшырак белер өчен аның туган җирен барып күр”, — дигән бер акыл иясе. Ягъни аның картәти-картәниләре, туган-тумачалары, укытучылары, күрше-тирәсе кемнәр булган? Әйләнә-тирәсендәге нинди шәхесләр аңа иҗат юлына фатыйха биргән? Кемнәргә һәм нәрсәләргә карап үрнәк, илһам алган? Нинди суны эчеп, нинди табигать кочагында үскән? Чөнки олы талантларның буш урында, очраклы кешеләр арасында барлыкка килмәгәнлеге һәркемгә мәгълүм.

Югарыдагы сорауларга җавапларны Салават Рәхмәтуллин мисалында эзләп карыйк. Уфа да, Казан да аның китапларын әледән-әле нәшер итеп тора. Һәм алар укучылар арасында тиз тарала да. Шагыйрьнең үзенчәлекле шигърияте, иҗат казанышлары турында тугандаш ике республикада (ул аларның икесенең дә Язучылар берлеге әгъзасы булып тора) күп язылды. Шунлыктан бу мәкаләдә мин аның тормыш һәм хезмәт юлына, иҗатына кагылып кына үтәрмен.


“Солтанморат — минем Болдино!”

Шулай дип яза шагыйрь бер әсәрендә горурланып. Солтанморат дигән авыл Башкортстанда, Татарстанда гына түгел, дөньяда бердән­бер генә түгелме икән әле?! Мәшһүр Галимҗан Ибраһи­мов туып-үсү белән дә аның даны еракларга таралды. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин бер ел элек язып, классигы­быз­ның авылдашлары алдында укыган шигырен дә “Солтанморат дигән изге авыл...” дип атаган. Роберт Мөгаллим улының киң билгеле бер мәкаләсеннән дә өзек китерим: “Гаҗәп тә бәрәкәтле, гыйлемле, укымышлы авыл булып чыкты бу Солтанморат. Затлы авылда фәкать затлы шәхесләр генә туадыр, күрәсең. Чыннан да, дөньяга татар халкының бөек язучысы, күренекле галим һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовны бүләк иткән авыл берничек тә гадиләр рәтендә була алмый. Исеме Башкортстан тарихына, татар тарихына алтын хәреф­ләр белән язылган авылның суы чыннан да шифалыдыр, туфрагы чыннан да бәрәкәт­ледер! Әгәр шулай булмаса, Г. Ибраһимовтан соң биредә бер-бер артлы драматург Фәрит Богданов, аннары күренекле шагыйрь Салават Рәхмәтулла тумаган булыр иде”.
Халык шагыйре телгә алганнарга тагын академик Венер Вахитовны, халык артисткасы Лилия Фатыйхованы, рәссам Хәләф Рәҗәпов­ны, бүгенге заманның ярыйсы ук билгеле шагыйре Рә­сим Шәфи-Рәхмәтне өстисе килә.

Көрәшче һәм гармунчы Садыйк оныгы

Бертуган Садыйк, Шәкүр, Закир Рәхмәтуллиннар авыл­ның күз өстендә каш кебек могътәбәр затлары булган. Садыйк Беренче бөтендөнья сугышындагы каһарман­лык­лары өчен өч (!) Георгий ордены белән бүләкләнгән. Тирә-як авылларда ул барып җитмичә сабантуйны башламый торган булганнар. Ул катнашканда беренче урын өчен көрәшеп тә тормаганнар, чөнки аны беркем дә ега алмаган.
Оста гармунчы да. Шундый бер кыйсса да бар. Бервакыт якындагы урыс авылы кешеләре моның гармунын урлаган. Садыйк ничектер шул авыл урамыннан үтеп барганда бер өйдән гармун тавышы ишетә. Тәрәзәдән күз сала — матур гына мәҗ­лес корып утыралар. Гар­мунның мехын алмаштырганнар, ә тавышы үзгәреш­сез. Садыйк бер күсәк тота да: “Вы окружены!” — дип өйгә бәреп керә һәм күсәге белән кизәнә. Мәҗлестәгеләр берсе дә калмыйча өйдән чыгып кача. Бу берсен дә эзәрлекләмичә, гармунын култыгына кыстырып кайтып китә.
Садыйк Рәхмәтуллинның 1921 елгы коточкыч ачлыкта, авыл Советы рәисе буларак, бөтен авырлыкны һәм җавап­лылыкны үз өстенә ала-ала якташларын үлем тырнагыннан коткарудагы фидакарьлеге турында истәлекләр саклана.
Совет хөкүмәте 1923-24 елларда халыкка кредитка авыл хуҗалыгы техникасы — чәчкечләр, ургычлар, ашлык суккычлар һәм башкалар бирә башлый. Садыйк та үзенең ике иптәше белән кредиттан файдаланып, бодай игәргә керешә. Авыргазы елгасы буенда тегермән төзи­ләр, ярыйсы гына табыш ала башлыйлар. Садыйк та үзенә яхшы йорт сала, каралты-курасын ныгыта, мал үрчетә.
Әмма властьлар күзенә “яңа байлар” ни өчендер сөйкемсез күренә. Аларга көч җитмәслек салым салалар. Садыйкның аны түләргә хәле булмагач, тегермәнен тартып алалар, йортларын, мал-туарын, хәтта кием-салымнарын саталар. Беренче бөтен­дөнья һәм Гражданнар сугышлары батыры, оста куллы, эшсөяр Садыйкны, шулай итеп, җиде баласы һәм авырлы хатыны белән урамга куып чыгаралар. Авылдашлары, хәтта туган-тума­ча­лары да аларны үзләренә кертергә курка. Гаилә башлыгы инде тулгагы башланган хатынын ялгашка яткырып, җиде баласын җитәк­ләп, торыр урын эзли. Дүрт-биш ел буе бер өйдән икен­чесенә күченеп йөрергә мәҗбүр булалар. Бервакыт Садыйкны Уфа төрмәсенә алып китеп, тугыз ай утыртып кайтаралар. Кече яшьтән үк әтисе белән бергә батрак бул­­ганлыгын, Стәрлета­мак­та­гы бер байның күн заводында озак еллар эшләвен, Совет власте урнашкач кына техника алып, тегермән тө­зеп, хәлләнеп киткәнлеген раслаган документлар табылу гына аны коткара.
Садыйк картәтисенең җирләрен, тегермәнен, йорт-курасын тартып алып, үзен хөкем итүләре, аның буй җиткереп килүче улы Ибра-һимның, эзәрлекләүләрдән куркып, Урта Азиягә чыгып качуы турында Салават Рәх­мәтулланың байтак шигырь-поэмаларында языла. Карт­әнисе Таибә турында да күңелендә якты хатирәләр саклый шагыйрь: “3-4 яшь­ләремдә бик каты чирләгәнем истә, — ди ул. — Әнкәй колхозда “хезмәт көнен” тутырырга мәҗбүр булганлыктан, картәнигә: “Берүк кара инде, зинһар, үлеп китә күрмәсен”, — дип эшенә йөгерә торган булган. Картәни мине “үзе генә белгән” ысуллар белән дәвалаган, аяз көннәрдә болдырга алып чыгып, кояшта тоткан. “Кояш апа” белән картәни мине үлемнән алып калганнар”.
Утызынчы еллар башында Рәхмәтуллиннарны, кулак дип, колхозга алмый торалар. Бераздан гына бу уңган гаилә колхозчылар сафын тулыландыра. Урта Азиядән кайткан Ибраһим МТС юнәлт­мәсе белән шоферлыкка һәм тракторчылыкка укый. 1935 елда Мөхсинә исемле авылдаш кызга өйләнә. Берсе — тракторда, икенчесе фермада эшлиләр.

Алтын куллы механизатор

Сугыш башлана. Фронтка җибәрүләрен сорап, Ибра­һим берничә тапкыр хәрби комиссариатка бара, аңа повестка да килгәли, ләкин МТС директоры, син монда, икмәк үстерүчеләр сафында кирәг-рәксең, дип, аны җибәрт­терми. Директор бер тапкыр шушы алтын куллы механизатор урынына бертуган энесен сугышка җибәргән, ди­ләр.
Ибраһим абзыйның оста да, уңган да, гадел дә булуы турында истәлекләр күп безнең якларда. “Теләсә нинди тракторны, комбайнны детален детальгә сүтеп, капчыкларга төяп китерегез, бер­нигә дә карамыйча җыям”, — дип шаяртып әйтә торган булган.
Сугыштан соң аңа ул заманда бик затлы булган “Москвич” җиңел автомобиле бүләк итәргә җыенганнар. Ләкин ул моңа үзе каршы төшкән. “Өч улым үсеп килә, машина өчен аларның ызгышуларын теләмим”, — дигән.
МТСтагы бригадир вазыйфасын калдырып, туган авылына тәүге “Сталинец-6” комбайны алып кайта һәм шу­ңар­да эшли. 1956 елда республикада беренче урын алган өчен аңа байтак ашлык һәм акча бирү турында карар чыгарылган. Әмма урындагы җитәкчеләр бу карарны йомып калдырмакчы булганнар. Хәммәт Нуркиев дигән сугыш ветераны бу хакта ишетеп, югарыга шикаять язган. Карарны үтәттерергә бул­ганнар. Алдынгы комбайнчы бу юлы да баш тарткан. “Миңа ашлыгыгыз да, акчагыз да кирәкми, гадел­лекнең тантана итүен күрү генә дә җитә миңа”, — дигән.
Якташларым Ибраһим абзый (1912-94) белән Мөхсинә апаны (1916-96) миңа да күреп белергә насыйп булды. Кода-кодачалар булганлыктан, әтәй-әнкәйләр белән ашка-суга йөрештеләр, без, балалар да, аралаштык. Бишенче балалары Асия белән Солтанморат урта мәктә­бен­дә сыйныфташлар булдык. Шигърият белән 10 яшеннән үк мавыга башлаган Асия мәк­тәп елларында район гәзитендә, “Башкортостан пионеры”, “Ленинсе” гәзитлә-рендә матур гына шигырь­ләрен бастыра иде. Нишләп­тер, әдәбияттан шактый ерак (исәп-хисап) һөнәр сайлады. Пенсиягә чыккач кына иҗатка әйләнеп кайтты. “Кызыл таң”­да, “Тулпар”да, “Өмет”тә, Чаллы шәһәрендәге “Мәй­дан” журналында шигъри шәлкемнәре күренгәләп тора. 2013 елда Бәләбәйдәге “Илһам чишмәләре”ндә “Фес­тивальнең ачышы” номина­циясендә җиңүче, “Тулпар”­ның 2014 елгы лауреаты булды. Асия Ибраһим кызы Яппарова Асия Ибраһим дигән псевдоним белән иҗат итә. 2015 елда дүрт каләмдәше белән берлектә “Китап” нәш­риятында “Хыял җилкәне” дигән шактый күләмле җыентык бастырды. Бер очрашып сөйләшкәндә, әти-әнисе, бертуганнары турында мин аңардан шактый бай мәгълүмат алдым.

“Алты бала үстек...”

“Әнкәебез Мөхсинә Кәби­рова мулла гаиләсендә туган, — дип башлады ул. — Ике яшендә — әнисеннән, уни­кедә әтисеннән ятим калган. Әти­сенең бертуган сеңлесе Хәтимә апасы һәм җизнәсе Исламетдин гаиләсендә үс­кән. “Мин ятим”, — дип яшә-де гомер буе. Күрәсең, ятимлек хисе йөрәгендә тирән урын алгандыр. Алты балага гомер биргән әнкәебезнең кул кушырып утырганын хәтерләмим. Без йокларга ятканда ул әле аягөсте кала, ә уянганда — ул инде әллә күпме эшен башкарып, безне кайнар тәбикмәкле өстәл янына чакыра. Эчәргә чиста суы, ягарга утыны булмаган авыл килененең хәле җиңел түгел. Еш кына табынга ундүрт-унбиш кеше җыелып китә — аларны ашат, тәрбия кыл. Өебездән кеше өзелмә-де: үткән-сүткәне кунарга калу дисеңме, туганнан туган апа-сеңелләр дисеңме. Барысына да ярарга кирәк килен кешегә.
Өебездә гайбәт булмады. Әнкәй үз башыннан үткән-нәрне яисә төрле дини китап­лардан алынган кыйссаларны бәян итә иде. Туган те-лебезнең асыл мәрҗән­нәре булган “Йосыф белән Зө­ләйха”, “Әбугалисина” кыйс-саларын, “Сак белән Сок” бәетен, Тукай шигырьләрен мин иң беренче аңардан ишеттем. Белеме гәзит укырлык дәрәҗәдә генә булса да, әнкәебезнең теле искиткеч бай, җор сүзле, аның сөйлә-ше әйтемнәр, мәкальләр белән тулы була иде. Җыр­лый башласа! Ул халык җырларын башкарамы, әллә үзе чыгарыпмы? Әйтүе кыен иде. “Гомеремнең авыр минутларында юаныч та, кайгыдан аралаучы да җыр булды”, — дип сөйли иде. 1996 елда дәваханәдә операция ясаткач, наркоздан айнып та бетмәгән әнкәй, каталкадан палатага китергәндә җыр көйләве истә:
Солтанморат урамнары
Утырткан гөлләр кебек.
Минем күңелләрем моңсу,
Томанлы көннәр кебек.

Әткәйне, үзе берничә тапкыр талпынып караса да, сугышка җибәрмәгәннәр. Соң­рак, без үсеп килгәндә, күз яшьләре аша әткәйнең: “Мин сугышка киткән очракта сез­нең берегез дә булмас иде”, — дигәне хәтердә. Бәләкәй­рәк чакта без аны күрмәдек тә диярлек. РТСта эшләгәндә (яз — чәчү, көз — урак, кыш — ремонт) ул атна-ун көнгә бер өйгә кайтып, мунча кереп, киемен юдырып киеп китә иде.
Әти-әнисен нык ихтирам итте, туган җанлы булды. Го­му­мән, кечелекле, ярдәмчел, авылдашлар арасында абруйлы, аңа киңәш сорап килүчеләр була иде. Урында килеп туган кайбер четерекле мәсьәләләрне Мәскәүгә хат язып хәл иткәнлеге дә истә. Заманы өчен белемле (дүрт сыйныф), алдынгы карашлы, илдәге вакыйгалардан һәр­чак хәбәрдар иде. Җыр-моңга гашыйк, хисле кеше иде. Малай чакта гармун уйнаган. Әтисен кулак дип гаиләне бөтен мөлкәтеннән мәхрүм иткәч, бер иптәше килеп: “Ибрай, комсомоллар җыелышта синең гармуның­ны тартып алырга карар чыгарды, ярты ипигә булса да сат син аны”, — дип әйтсә дә, әткәй гармунына хыянәт итмәгән. Ә инде олыгайгач, күптәнге хыялын тормышка ашырып, Салават абый аша өйгә фортепьяно сатып алып кайтарта. Кичлә­рен фортепьянода уйный, ә үзенең күзләре тулы яшь. Әнкәй кушылып җырлый. Әнкәйнең елаганын мин бервакытта да күрмәдем. “Минем күз яшь­ләрем калмаган инде”, — ди торган иде.
Пенсиягә чыккач та әткәй эштән туктамады. Машина-трактор остаханәсе мөдире, такта яручы, тегермәнче булып 76 яшенә кадәр эшләде. Ул киткәч, такта яру корылмасы да, тегермән дә юкка чыкты.
Барис абыем (1936-91) — гаиләдә беренче бала. Карт­әти-картәни кочагында иркә­ләнеп үсә. Венгриядә үткән армия хезмәтеннән миңа (башлангыч сыйныфларда укый идем) күз явын алып торган лаклы матур туфли алып кайтканы истә. Гому­мән, сеңлем белән икебезгә бүләкләр, киемнәр ала иде. Безне йокыдан уятып кидереп карый, безнең шатлыкны күреп үзе дә сөенә. Кечке­нәдән атлар яратып үсә, шуннан әткәй кебек үк техникага тартыла. Тракторчылыкка, шоферлыкка укый.
Зәйтүнә апам (1938-2014) — әнкәйнең җилкәсендәге дөнья йөген уртаклашучы да, тәүге сердәше дә була. Өйдәге эше бетмичә ашарга да утырмас, бик егәрле, тырыш иде. Язмыш җилләре аны Үзбәкстанның Каршы шәһәренә алып китте. Алты бала анасы. Аның еракта булуына әткәйнең җаны бик әрнеде. Вафатына бер ел кала кайтып, исән туганнарны барлады”.
Рәхмәтуллиннарның өчен­че баласы — Салават 1942 елның 1 февралендә туган. Аның балачак хатирә­ләре болайрак: “25 чакрым ераклыктагы авылга кияүгә чыккан укытучы апам (әткәй­нең сеңлесе) әткәй-әнкәй рөхсәте белән мине, 7 яшем тулар-тулмастан, бала карарга дип үзләренә алып китте. Җанда туган тәүге хисләр — әткәй-әнкәйне, өйдәге­ләрне, туган йортны, авылны, бергә уйнаган иптәшләрне, сыер-сарыкларыбызны, әтәч-тавыкларыбызны, этебез-песиебезне, су коенган елгабызны һәм башкаларны сагыну, юксыну, сагыш... Абзар, мунча башларына менеп, туган ягыма карап җырлап утырганнарым һаман истә. Төшкә кадәр бала карап, төштән соң укып, ниһаять, уку елын тәмамлагач, мине авылыбызга кайтарып куйдылар. Солтанморатта башлангыч сыйныфларда укыт­кан Саимә апа Гобәйдул­лина, татар теле һәм әдә­бия­­ты дәресләре биргән Мөбәйнә апа Клявлина, Нә­җибә апа Хәйруллина, урыс телен һәм әдәбиятын өйрәт­кән Анна Морозова күңеллә­ремә үз һөнәрләренә дә мә­хәб­бәт уятырлык орлыклар салганнар.
Мәктәп елларында гармунлы авылдашларым, иң беренче чиратта Наил Рәх-мәтуллин, өйләренә йөреп, гармунга өйрәндем. Аякларымда 14 яшькә кадәр карт­әтием үргән чабаталар булды. 7нчедә укыганда әткәй миңа итекләр алды, ә 9нчы сыйныфта кулларымда хромка гармун иде”.
Ибраһим абзый олы улы Бариска да, кечесе Әлхәмгә дә гармуннар алып бирсә дә, тегеләр өйрәнә алмыймы, теләмиме... Салават кына картәтисе һәм әтисе кебек бәләкәйдән ук оста гармунчы булып китә. Шагыйрьнең гармун, гармунчы темасына да әсәрләре бихисап.
Аның әнисенең дә, Барис абыйсы белән Әлхәм эне­сенең дә телләрендә рифма­га салынган сүзләр, җөмлә-ләр була. Аларны кәгазьгә шигырьләр итеп төшерү Салават белән Асия язмышына төшкән булып чыга.
Сүзне сыйныфташым Асия дәвам итсен әле: “Үз максатына ирешү өчен иң күп көч салганыбыз Салават абыйдыр. Авылдан шәһәргә юл яручы да, тәүге шәһәр күчтәнәчләреннән авыз итте­рүче дә ул. Стәрлетамак педагогия институтына документларымны тапшырырга бергә бардык. Конкурстан үтмәгәч, синең барысы да алда әле, керерсең, дип тынычландырды. Кечкенә уңыш­­­ларыма да шатланып, дәртләндереп, үсендереп җибәрүче дә, җитеш­сезлек­ләремне күрсәтеп киңәш бирүче дә ул. Алты бертуганнан без икәү генә калдык.
Әлхәм абыем (1947-2002) миннән өч яшькә генә өлкән. Бергә уйнап үстек. Шуңадыр аны ныграк аңлаган кебекмен. Кечкенәдән сәламәт-лек­кә туймады. Кулга күтәреп табибларга йөрттек, ди торган иде әнкәй.
Ясалма ваемсызлыгы, шат күңеллелеге астында яра­лы йөрәк типкән икән. Мин моны балигъ булгач кына аңладым. 20 яшендә өйлә­неп, сөлек кебек өч ул үстерде. Нәрсәгә тотынса шул кулыннан килә, технарь, төзүче. Кичләрен укып, төзе­леш техникумының механика факультетын тәмамлады. Китап укырга, балык тотарга ярата иде. Өендә аквариумда балык асрап мәш килде.
Мин туган 1950 елда әт­кәй­нең хезмәте өчен моңар-чы күрелмәгәнчә — олау-олау ашлык кайтарганнар. Аны кая урнаштырырга дип аптырашта да калганнар хәтта. Әнкәйнең үзәккә үтәр­лек сагышлы-моңлы җырла-рын күңелемә сеңдереп, аз сүзле, күп уйлы булып үскән­мен. “Әтисенә охшаган бу, күп сөйләми”, — ди иде авылдашлар. Әдәбиятны яратып, кече яшьтән китаплар укып, әкияти дөньяда яшәгәнмен­дер. Шул әкиятләр тәэсирен-дә микән, мин әткәй белән әнкәйнең үги баласыдыр дип уйлаганым хәтердә. Бу, бәл­ки, миңа игътибар җитмәү нәтиҗәсе булгандыр. Инсти­тутның урыс теле һәм әдә­бияты факультетына кон­курс­тан үтә алмагач, Кырмыскалыда бухгалтерлар мәктә­бендә укыдым. Инс­титут­ның физика-математика факультетында белем алдым. Ишембай районының Янрус авылына килен булып төш-тем. Мәктәптә математика укытучысы, “Трудовик” колхозында икътисадчы, профком рәисе булып эшлә­дем. 1987 елдан Стәрлета­мак шәһәрендә яшибез.
Әткәй-әнкәйнең төпчеге Әсма (Бибиәсма) (1952-2005) — гаиләбездә иң шаяны, җор теллесе, шат күңеллесе иде. Сәүдәдә эшләде, ярдәмчел, кешелекле иде. Ике ул үс­терде. Дөньяның иң авыр йөге астында калганда да бөгелеп төшмәгән сеңлебез кыска гомерле булды”.

Соңгы сүз урынына

Салават Ибраһим улы байтак еллар мәктәптә укытты. Яшь авылдашларына төпле белем бирүдә, аларны үзаллы тормышка әзерләүдә, сәләтләре сизелгәннәрне әдәби иҗатка җәлеп итүдә зур тырышлык салды. Кайбер укучыларының мәктәпне медаль белән тәмамлавына булышлык итте. Шундый­ларның берсе — Фәрит Зәй­нул­лин дигән егет Мәскәүдәге техник вузда укып чыкты да үз һөнәре буенча эшли, остазына бүген дә рәхмәтле.
Салават Рәхмәтулланың әлегә кадәр нәшер ителгән 19 китабының 10ы мәктәп-кәчә, кече һәм урта яшьләр-дәге мәктәп балалары өчен булуы да аның яшьли сайлаган тәрбияче һөнәренә тугрылыгы турында сөйли. Әйткәндәй, былтыр аның Уфада чыккан “Уйларга кирәк әле” (башкорт телендә), Казандагы “Сандыктагы хәзинә” (татарча) китаплары да балаларга тәгаенләнгән.
Каләм остасы 1978 елда (төгәл 40 ел элек) чыккан “Күперләр” дигән беренче китабы белән үк үз укучыларын табып, күпләрнең яраткан шагыйренә әйләнде. Бу китапны 1979 елда АКШның Гарвард университеты ки­тапханәсенә соратып алуларын искә төшергәндә, “беренче белен”нең даны шактый еракларга таралганына инанасың. Шагыйрь үзе болай ди: “Гарвардта хәзер минем... 5 китабым! Бәлки тагын да арткандыр: соңгыларының язмышын белмим әле...”
Йомгаклап нәрсә әйтергә кирәк? Авылдашлары, ата-бабалары, бертуганнары, укытучылары, остазлары турында киңрәк мәгълүмат туп­лагач, шагыйрьнең холык-фигыле һәм иҗат үзенчә­лекләрен, талантлы, туры сүзле, гаделсезлекне, ялганны, икейөзлелекне авыр кичерүче, җор телле булып формалашу сәбәпләрен аңлыйсың.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»