Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Бурычлы үлмәс...
17.08.2018 / Журналистның куен дәфтәреннән

Бурычлы үлмәс...Беркөнне эштән кайтырга дип трамвай көтеп торам. Шул арада тукталышка авырлык белән генә атлап, 60-65 яшьләр тирәсендәге ханым килеп басты. Арыганлыгы йөзенә чыккан. Миңа карап, күптәнге танышын очраткандай: “Без сезнең белән иртән бер үк тукталыштан утырып китәбез дә, икебез дә бер үк тукталышта төшәбез. Менә бүген кайтканда да очраштык”, — дип елмаеп куйды. “Мин сезне беренчегә күрәм”, — дип әйтергә тел әйләнмәде, “әйе” дигәндәй баш кына кактым.

Бераз тын торганнан соң, ул янә сүз катты:
— Сез, мөгаен, бу пенсионер хатынга нәрсә җитми, нигә өендә генә ятмый икән дип, аптырыйсыздыр. Үземә дә уңайсыз инде... Яшьләргә урын бирер урынга, чак өстерәлеп йөрим. Йөрмәс идем, хәлләр авыр шул. Без бик зур бәлагә тарыдык, туганкаем, — дип, авыр сулап куйды ханым.
— Берәрсе каты авырыймы соң әллә?!
— Зур суммада кредитка “чумдык”. Сүз алты нольле сан хакында бара...
Трамвайга кереп утыргач та күңелен “бушатырга” ашыкты ханым. Моннан дүрт ел элек аның ире, дусты белән бергә, үз эшен ачып җибәргән. Моның өчен зур суммада кредит алырга туры килгән. Дусты чит ил кешесе булганлыктан, банк аңа кредит бирмәгән. Шулай итеп, әҗәткә акчаны бу апа, ире һәм уллары исеменә алганнар. Уртак бизнес барып чыкмаган. Нәтиҗәдә, берсе, булган акчаларны алып, үз иленә сыпырткан, ә икенчесе муеннан кредит бурычы белән калган.
— Бүгенге көндә без гаилә белән, хәтта балалар да, булмаган бизнес өчен кредит түлибез. Хезмәт хакын алабыз да банкка илтеп бирәбез, — ди тәмам хафага төшкән ханым. — Түли алмаган чаклар еш була. Штрафлар өстәлеп, бурыч тагын да арта бара. Икмәк белән суда яшибез. Шуңа күрә, күпме түлә­сәләр дә эшлим, җибәрә генә күрмәсеннәр. Югыйсә, ачка үләбез бит. Ничек тормышны алып барырга? Каян акча табарга? Башта һәрвакыт шул бер сорау... Иремнең дә, үземнең дә сәламәтлек нык какшады, туктаусыз стресс хәлендә яшибез. Үлеп тә котылып булмый бит, ичмасам. Бөтен авырлык улым белән кызыма төшәр дип куркам...
Кредит әҗәтен түли алмый интеккән йөзләгән, меңләгән кешеләрнекенә охшаган язмыш... Бүген кредитсыз яшәгән берәр кеше бармы соң ул? Булса да, бармак белән генә санарлыктыр. Дөньясы шундый, бөтен ил белән кредитта, бурычка яшибез. Чөнки аңардан башка тормыш алга бармый. Гади халыкның теләгәнчә хез­мәт хакы алып, теләгәнчә яшәргә мөмкинлеге юк әле. Шуңа да фатиры да, машинасы да, көнкүреш техникасы да, телефоны да, өстендәге туны да, хәтта аягындагы туфлие дә кредитка алына. Алай гынамы соң, хезмәт хакын аен айга җиткерә алмый, азык-төлек өчен акчаны кредит картасыннан салдыручылар азмы әллә?!
Бер яктан, бу бик уңайлы: теләгән әйбереңне сатып алырга акчаң җитми икән, кредит рәсмиләш­терәсең дә, проблема хәл ителә сыман. Тик ни дисәң дә, кредит ул — керем түгел. Бу акчаларны файдаланган өчен процентлар белән түләргә кирәк. Ә банк­лар, яңгырдан соң үрчегән гөмбәләр кебек чат саен ачылган микрозаем оешмалары моның белән бик оста файдалана. Әнә бит ничек төрле кызыклы тәкъдимнәре белән ымсындырып кына торалар. Янәсе дә керемең турында белешмә дә кирәкми, паспортың белән генә киләсең дә тиз генә акча аласың. Проценты да бик түбән, тугызмы, унмы шунда. Зәңгәр экраннарда да, Интернетта да, урам чатларында да шул бер реклама. Әле бер банкның, әле икенчесенең хезмәт­кәрләре телефоннан шалтыратып йөдәтә — кредит тәкъдим итә. Ә акчага аптырап йөргән кеше ниш­ләсен инде, үзеннән-үзе шушы ятьмәгә эләгә.
Үзәк Банк мәгълүмат­лары буенча, агымдагы елда Русиядә куллану кредиты буенча гына да халыкның гомум бурычы 12,8 триллион сумга җиткән. Бер русиялегә уртача 87 мең сум кредит туры килә. Әле монда ипотека, автокредит бурычларын да өстәсәң, бу сан акыл җитмәслек дәрәҗәгә җитә. Ипотека шартларын үтә­мәүчеләрне фатирыннан куып чыгару, автокредитларын түли алмаучы­ларның машиналарын тартып алу очраклары да арта бара.
Кайбер банкларның кредит алучының керемен дә, түләү мөмкинлеген дә тикшереп тормыйча, акча таратуына аптырарсың. Күрәсең, банк хезмәткәр­ләренең төп бурычы халыкны кредит ятьмәсенә эләктерү. Ә инде ул кеше ничек исәпләшәчәк – монысында аларның эше юк.
— Көн саен банктан вакытында түләнмәгән кредит турында искәртеп шалтыраталар, смс җибәрә­ләр. Берничә минут үтүгә янә телефон шалтырый. Шул ук банк хезмәткәрләре бик уңайлы шартларда кредит тәкъдим итә. Шунысы гаҗәп, болай да бурычын түли алмаган кешегә ничек тагын кредит биреп була икән?! — дип гаҗәпләнә бер танышым.
Еш кына шулай килеп чыга: кеше кредитны алуын ала, ә аннары түли алмый интегә. Берсен ябам дип, икенчесен рәсмиләштерә, аннары өченчесен... Нәтиҗәдә, михнәтле “бурыч чоңгы­лы”на төшә. Көн саен үскән процент ставкаларыннан, коллекторлардан башын кая алып качарга белми. Ярый әле агымдагы елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән федераль закон соңгыларының башбаштаклыгына чик куйды. Коллекторларның акчаны кире кайтару өчен янау, кешеләрнең сәламәт­легенә һәм милкенә зыян салу кебек рәхимсез чараларга баруын тыйды.
Дөрес, кредит процентларын киметү максатында кайбер чаралар күрелде. Тик аларның файдасы да бик аз шул. Мәсәлән, халык арасында киң таралган куллану (потребительский) кредитлары ставкасы бик азга гына төште. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2015 елдан илдә физик берәмлекләрнең банкротлыкка чыгуы турында закон үз көченә керде. Банкка кредитын түли алмаучылар закон нигезендә үзен банкрот дип игълан итәргә хокуклы. Бу кагыйдә бөтен төр кредитларга да кагыла. Тик үзеңне банкрот дип игълан итүнең берничә шарты бар. Моның өчен суд алдында бурыч­ларыңны кайтарырга мөмкинлегең булмавын да дәлилләргә тиешсең.
Кредитны амнистияләү хакында сүз 2016 елдан бирле бара. Әлеге закон проекты кабул ителгән хәлдә, заемщикка бурычларын түләү күпкә җиңе­ләячәк. Ләкин ул, күпләр уйлаганча, банк сине кредитыңнан азат итте дигән сүз түгел. Бурычны барыбер түләргә туры киләчәк, аңардан качып котылып булмый. Сүз кредитны түләү тәртибен үзгәртү, иң элек кредитка алынган бурычның үзен, аннары гына җыелган штрафлар һәм пеняларын түләү турында бара.
Әлбәттә, иң яхшысы — булдыралганча кредитларсыз яшәү. Кем әйтмешли, аласыңнан алда, бирә­сеңне уйларга кирәк. Алган кадәрле генә дә түгел бит, күпкә арттырып бирергә туры килә. Процент ставкалары кәгазьдә бер төрле, ә түләгәндә икенче төрле булуы да ихтимал. Аннары финанс белеме булмаган кеше ул вак язуларны күрми дә, аңламый да.
Әгәр дә кредит сазлыгына кереп баттың икән, банктан “качмаска”, паникага бирелмәскә кирәк. Мондый чакта түләүне кичектерү юлларын эзләү зарур. Исән кешегә авырлыктан чыгу юлы барыбер бер табыла ул...


Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»