Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ел лауреатлары. Кемнәр алар?

Ел лауреатлары. Кемнәр алар?
07.09.2018 / Журналистның куен дәфтәреннән

Ел лауреатлары.  Кемнәр алар?“Кызыл таң” гәзитенең иске төпләмәләрен караганда.

Коллективыбызда еллык иҗади бәйгегә кайчан йомгак ясала башлаган? Беренче җиңүчеләр кемнәр булган? Барлык лауреатларның исемлеген төзеп, фотоларын туплыйсы иде...

Мөхәрририят утырышында киләчәккә ниятләр корганда шул хакта сүз кузгалгач, күз алдыма “Кызыл таң”ның 1969 елгы 1 гыйнвар санының 4нче бите килеп баскандай булды. Алты кешенең фотосы тезелеп тора. Аларның берсе райондашым (һәм университетта булачак укытучым) Үзбәк Гыймадиев икәнлеген ачык хәтерлим. 1967 елда аның Галимҗан Ибраһимовның тууына 80 ел тулуга багышланган, 1968 ел дәвамында “Кызыл таң” тарихын яктырткан зур күләмле язмаларын йотлыгып укыганымны (алар миндә әле дә саклана) һич онытасым юк.

Мөхәрририяттәге сөйләшү тәмамлангач ук, көндәлек вак-төяк мәшәкатьләремне читкәрәк куеп торып, Уфадагы Октябрь проспектының аргы башында диярлек урнашкан матбугат архивына (элек ул “Китап палатасы” дип йөртелде, халык әле дә аны шулай дип яхшырак белә) юл тоттым. Гәзитебез төпләмәләрендә актарынырга...


Ел лауреатлары.  Кемнәр алар?


1968 елда республикабыз җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге “Кызыл таң”ның 50 еллыгын, истәлекле һәм тарихи вакыйга буларак, киң билгели. Аның үткән юлына тәфсилле анализ ясаган материаллар бер-берсен алмаштыра. “Быелдан башлап иң яхшы әдәби әсәрләр һәм публицистик язмалар авторлары билгеләнеп, аларга “Ел лауреаты” исеме биреләчәк һәм гәзитнең әле генә эшләнгән эмблемасы тапшырылачак” дигән белдерү дә чыга.
Шулай итеп, 1969 елның беренче саны тәүге лауреатлар белән таныштыра. Исемлектәге беренче дүрт автор — “Кызыл таң”ның элекке хезмәткәрләре. Хикәясе белән җиңү яулаган прозаик Фәнил Әсәнов редакциягә 1959 елда эшкә килеп, 1963 елда, БАССР Журналистлар берлегенең җаваплы секретаре итеп сайлануы сәбәпле, киткән. СССР Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнил Әсәнов 1995 елда вафат булганга кадәр бездә әдәби әсәрләрен, очеркларын бастырып торды.
1951 елдан башлап дистә ярым ел тәрҗемәче, әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшләгән шагыйрь Әнгам Атнабаевның шигырьләр шәлкеме аны лауреат иткән. Бу каләмдәшебезнең иҗат казанышлары, югары исемнәре турында язып тору артык дип исәплим.
“Кызыл таң”ның үткән юлы турындагы биш тарихи язмасы белән иҗади конкурста җиңгән Үзбәк Гыймадиев — редакциянең 1949-67 еллардагы журналисты. БДУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор булды. Бу шәхеснең арабыздан киткәненә дә ике дистә елдан артык вакыт үткән.
Публицистик язмасы өчен лауреат булган шагыйрь һәм прозаик Гайнан Әмири — 1930 елда 19 яшендә үк безнең редакциягә эшкә кергән, фронт юллары үткән каләм остасы. БАССР һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре иде, 1982 елда вафат булды. Шушы дүртәү соңгы көннәренә кадәр безнең белән актив хез­мәттәшлек итте.
КПССның Илеш район коми­тетының беренче секретаре Тәлгать Рахманов турындагы очеркы өчен бу мәртәбәле исемлеккә кергән Георгий Кудряшовның тәүдә “Советская Башкирия” гәзитендә, арытаба “Сельская жизнь”нең Башкортстан буенча үз хәбәрчесе булуын беләбез.
Тәүге лауреатларыбызның алтынчысы — “Борайда туган уйлар” дигән гомум баш астында басылган очерклары өчен иҗади бәйгедә җиңүче дип танылган Равил Шаммасов. Шөкер, бүген дә исән-сау, 88 яшен тутырып килүенә карамас­тан, актив иҗат итә. Равил Сә­хиулла улы “Кызыл таң”да 1962-71 елларда эшләгән, арытаба китап нәшриятында, Язучылар берле­ген­дә хезмәт салды. Ул — БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены, “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен” мактау билгесе белән бүләкләнде. Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты.
Исемлектәге тәүге ике авторның — 150шәр сум (бүлек мөдирләре окладына тиң), калганнары йөзәр сум белән бүләкләнүе әйтелә. Шул нисбәт 8 ел буе дәвам иткәннән соң, акчаның күләме бөтенләй күрсәтелми башлый. Тагын шундый закончалык та игътибарны җәлеп итә: лауреатлар саны (6 кеше), аларның соңгысы редакция хез­мәткәре булуы 1988 елга кадәр катгый саклана әле.
Ул дәвердә лауреатлыкка беркем дә очраклы гына килеп эләкмәгән, аларның барысы да — үзләреннән соң якты эз калдырган шәхесләр. Мин дә хәтерлим әле: ел ахырына таба 40-50 фамилияле исемлек төзеп, шулар арасыннан иң лаеклыларын сайлый-сайлый күз тона иде. Унар тапкыр җыелып киңәшләшкән, бәхәсләшкән чаклар да булды.
1969 ел йомгаклары буенча прозаик Динис Исламов, шагыйрь Шамил Анак (Мәхмүдов), филология фәннәре кандидатлары Гыйлемдар Рамазанов, Суфиян Сафуанов, Суфиян Поварисов, редакция журналисты Рифгать Юлдашев җиңү яулаганнар.
1970 ел лауреатлары — язучы һәм шагыйрьләр Вәзыйх Исхаков, Кәтибә Кинҗәбулатова, Фәрит Исәнгулов, әдәбиятчы галим Кирәй Мәргән, ул чакта әле “Совет Башкортостаны” гәзитендә эшләп, матур-матур хикәяләре белән танылып кына килгән һәм тагын 8 елдан Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе алачак Рәшит Солтангәрәев, редакциябездән Вафа Мостафин. Ул елдагы алтауның өчесе башкортның билгеле каләм әһелләре булуы башкорт кардәшләребезнең “Кызыл таң” белән актив хезмәттәшлек итүе, гәзитебезне яратып укуы турында сөйли. Һәм мондый куаныч­лы тенденция 80нче еллар уртасына кадәр дәвам итә.
Арытабангы елларда без лау­реат­лар исемлегендә әдәбия­тыбызның мәшһүр затлары Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр, Зәйнәп Биишева, Наҗар Нәҗми, Хәким Гыйләҗев, Муса Гали, Шәриф Биккол, Марат Кәримов, Ногман Мусин, Абдулхак Игебаев һәм башкаларны очратабыз. Биология фәннәре докторлары Вәкил Гыйрфанов, Борис Миркин, тарих фәннәре докторлары Рөстәм
Кузеев, Гобәйдулла Илешев язмаларын да халык яратып укый ул заманда. Аларның да лауреат булуын гәзит укучылар хуплап каршылый.
Һәм ел саен берәмләп кенә “Кызыл таң”ның үз журналистлары мәйдан тота. Бу җәһәттән 1971 ел лауреаты (22 яшендә!) Рәзил Фазыловка тукталыбрак үтәсем килә. Урта мәктәптән соң нефтьче-оператор булып эшләп, бер үк вакытта хезмәт каһарманнары турында очеркларны “коеп кына куючы” 19 яшь­лек Дүртөйле районы егетен “Кызыл таң” редакциясенә һич икеләнүсез эшкә алалар. Һәм ялгышмый күпне күргән журналист абзыйлар! Рәзил белән без 1972 елдан аралаштык: университетта читтән торып бергә укыдык, озак еллар бер коллективта эшләдек. Ул инде 1971 елдан ук СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, Баш­кортстанның иң көчле биш очеркисты исәбенә керә иде. Шәхси тормышы шактый четерекле булды, якты дөньядан да яшьли китте. Аның энҗе-мәрҗәннәргә тиң язмалары 25 ел хезмәт салган “Кызыл таң”, бераз эшләгән “Гасыр” гәзите һәм “Тулпар” журналы битләрендә сибелеп калды. Эх, шуларның бөтенесен җыеп нәшер итәсе һәм бүгенге каләмдәшләргә укытасы иде. Университетларда Рәзил Фазылов иҗаты буенча диплом эшләре дә языла, диләр.
Лауреат каләмдәшләр исемлеге акрынлап арта бара: Венера Нәбиева, Расих Ханнанов, Әхмәт Насыйров, Рим Идиятуллин, Әгъләм Зараев...
1977 елдан башлап, яңа исемнәр белән бергә, икенче тапкыр лауреат булган актив авторларыбыз да күренә. Мәсәлән, Вәкил Гыйрфанов, Гайнан Әми­ри, Фәрит Исәнгулов, Муса Гали, Шакир Янбаев... Редак­циянең үзеннән икенче һәм арытабангы тапкыр лауреатлар исемлеген Рәзил Фазылов башлый. “Үзе­бездән бер генә хезмәткәр лауреат булырга тиеш” дигән язылмаган законны 1988 ел йомгакларын караганда боздык. Исемлеккә Ралиф Йосыпов белән Радик Шәехов кергәннәр иде. Берсенә өстенлек биреп, икенчесен арткарак калдыра торган иптәшләр түгел. Өстәвенә, мөхәрририят әгъзалары буларак, икесе дә шунда утыра. “Икесенә дә бирик!“ — диде мөхәррир урынбасары Расих Ханнанов. Һәм алдагы елларда үзебезнекеләр икешәр-өчәр, хәтта дүртәр-бишәр дә була башлады.
Сиксәненче еллар ахырындагы янә бер үзенчәлекне искә төше­рәсем килә. Икътисад һәм техника өлкәләренең берничә галиме авыл кешеләренең яшәешен, рухи тормышын, гореф-гадәтләрен тасвирлаган мавыктыргыч язмалар белән чыгыш ясады. Шулар арасыннан икътисад фәннәре докторы Касыйм Йосыповның имәннәр һәм атлар турындагы гыйльми-популяр материаллары — 1988 ел, Башкортстан авыл хуҗалыгы институты доценты Зәки Хәмитов­ның “Авыл арбасы”, “Авыл капкасы һәм сиртмәле кое”, “Малларыбызны кем көтәр?” дигән проблемалы-публицистик очерклары 1990 ел йомгаклары буенча җиңүчеләр дип танылды. Шушы хөрмәтле авторларыбыз арытаба да гәзит укучыларны күңелләргә үтәрлек язмалары белән шатландырды.
1991 ел тәмамланып килгәндә: “Кемнәрне ел лауреаты итеп күрер­гә телисез?” — дип гәзит укучыларга мөрәҗәгать иттек. Имеш тә, тегеләр кандидатураларны атады. Ил башлыкларыннан күрмәкче, демократия уены, хәзерге “рейтинг”, “халык фикере”, “социологик сорашып белү” дигән мәзәк әкият инде! Ул елгы лауреатларга бер тиен дә акча бирелмәде, Мактау грамоталары гына тапшырылды. Хәер, нинди акча инде?! Милләтпәрвәр татарлар гәзитебезгә үзләре финанс ярдәме күрсәтә башлаган иде. Лауреатлар өчәү генә иде. Аларны атап үтү урынлы булыр. Шәрык һәм Исламият белгече Равил Үтәбай-Кәрими, Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең җаваплы секретаре Кәрим Яушев һәм шагыйрь Салават Рәхмә­тулла.
Лауреатларның фоторәсемнәре, алар турындагы кыскача мәгъ­лүматлар алдагы елның 1 гыйнвар санында басыла килеп, 1994 елда бу җәһәттән дә үзгәреш кичерелә: елның беренче көнендә гәзит чыкмый башлый. Ә укучылар лауреатлар белән шул ук елның соңгы санында таныша.
1995 елда үзенә күрә янә бер яңалык: барлык алты лауреаттан да кыскача интервью алынган. 1996 елдан авторларга баш мөхәррир призы бирелә башлаган. 1998 елда тәүге 20 кеше “Кызыл таң”ның Почет кенәгәсенә кертел­гән. 1999 һәм 2000 елларда җиңү­челәр номинацияләр буенча бил­геләнгән. Мәсәлән, “Алтын каурый”, “Сәясәт”, “Әдәби осталык”, “Публицистика”, “Репортер матери­алы”, “Яңа темалар ачкан өчен”, “Өметле каләм” һәм башкалар.
2017 ел лауреатлары —
Октябрь Вәлитов, Равил Карамов, Фәния Габидуллина, Хәмит Иргалин, Айгиз Баймөхәммәтов һәм Фәнүр Гыйльманов. Аларны тәб­рикләү тантанасы турында мин гәзитнең быелгы 23 гыйнвар санында “Илленче лауреатлар” дигән репортаж бастырып чыгардым. Әйе, бу исем быел 50нче тапкыр бирелде. Гәзитебезнең 100 еллыгына аяк басканда!
Һәр елны уртача алтышардан ярты гасыр эчендә барлыгы 300 лауреат таныклыгы (Совет чорында, моңа өстәп, махсус значок та) тапшырылган. Ә кешеләр саны 300дән байтакка ким, чөнки бу югары исемне 2-3, хәтта 4-5 тапкыр алганнар булды.

Фәрит ФАТКУЛЛИН.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Яңа балалар тудыру йорты булачак
Вчера, 22:07 :: Сәламәтлек саклау
Яңа балалар тудыру йорты булачак
Ярдәм булачак!
Вчера, 21:20 :: Сәясәт
Ярдәм булачак!
Башкортстан -- лидерлыкта!
Вчера, 20:45 :: Җәмгыять
Башкортстан -- лидерлыкта!
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”
Вчера, 16:17 :: Мәдәният һәм сәнгать
Айдар Галимов, арт-футбол һәм “БашСтар”








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»