Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бер капчык бәрәңгегә — бер капчык карбыз...

Бер капчык бәрәңгегә — бер капчык карбыз...
05.10.2018 / Журналистның куен дәфтәреннән

Бер капчык бәрәңгегә — бер капчык карбыз...Көньяктан килгән алыпсатарлар “милли ризыгыбыз”ны бушка диярлек җыеп йөри, ә үзебезнекеләргә ул кирәкми.

Шушы көннәрдә редакциягә авылда яшәүче бер шагыйрь шалтыратты. Бәрәңгесен алып бетергән икән, шул шатлыгы белән уртаклашмакчы.


— Бәй, ул хәтле бәрәңгене кая куясың инде? — дип сорадым уенлы-чынлы. — Мал тотмыйсың, ике кеше бер бакча бәрәңгене кыш эчендә ничек ашап бетерә алсын?
— Анысы өчен кайгырма, — дип җаваплады абзый. — Бәрәң­гесе булса, ашаучысы табыла аның, һич булмаса, әнә, Казахстан якларыннан килгән алыпсатарларга төяп җибәрермен.
— Күпме белән җыя соң алар?
— Бәясе билгеле инде: бер капчык бәрәңгегә — бер капчык карбыз, — дип көлемсерәгән тавыш ишетелде трубкадан.
— Тавык көләрлек шул хакка халык тапшырамы?! — Мин гаҗәпләнүемне яшерә алмадым.
— Тапшырмыйча, кая бар­сын... Үзебезнекеләр җыймагач... — дип көрсе­неп куйды әңгә-мәдәшем.
Шул мизгелдә үк күз алдыма балачагым килеп басты. Сен­тябрьдән алып кар ява башлаганчы авылыбызда бәрәңге җыючыларның эзе суынмый иде. Кемнәр генә килми — якындагы Бәләбәй шәһәрендә яшәп, үзләре-нә һәм туганнарына кышлык азык юнәтүчеләр дә, дәүләт карамагындагы “потребсоюз” вәкилләре дә, калын мыеклы әрмән, азәр-байҗан абзыйлары да... Берен­челәре шәхси “Москвич” яисә “Жигули”ларына арба тагып килеп, берничә капчык бәрәңге төяп китү белән чикләнсә, “потребсоюз”ныкылар, гадәттә, “ГАЗ” яисә “ЗИЛ” автомо­бильләре белән ки­леп туктый. Ә “көньяк кунаклары” алай “вакланып” тормый: прицеплы “КамАЗ”лар белән генә килеп төшәләр. Хаклары да төр­лечә: “потребсоюз”ныкыларда ул дәү-ләт тарафыннан билге­ләнгән була, шуңа күрә елның нинди ки-лүенә дә, уңышның ни дәрә­җәдә булуына да карамый, бер үзгә-решсез кала. Ә “частник”ларда башкача: ай-ай ярым эчендә ике-өч тапкыр артырга, я кимергә мөмкин. Хәтеремдә, 1980нче елларда 1 килограмм бәрәңге бәясе сезонда 8-10 тиеннән 30-35 тиенгә кадәр “бии” иде. “Ашыккан — ашка пешкән”нәр аны сентябрь башында ук я дәүләткә, я алыпсатарларга иң арзан хакка тапшыра, нервылары нык, сабыррак­лар ноябрь башына кадәр, бәяләр бермә-бер артканчы түзеп, кесә­ләрен ярыйсы гына калынайта. Иң мөһиме: бәрәңгенең бөртеге дә исраф ителми, иксез-чиксез Советлар Союзының төрле поч­макларында яшәүче халыкның корсагына кереп ята...
Ә хәзер... Авылдан-авылга йөреп, акча түләп бәрәңге җыю­чылар тарихта калды. Җыючы-лары сирәк-мирәк килеп чыкса да: шул бер капчык бәрәңгегә — бер капчык карбыз биреп, ничарадан-бичара авыл халкын алдап йөрүчеләр. Аның каравы, базарга чыксаң, азык-төлек кибет­лә­ренә керсәң, бәрәңгенең күплегеннән һәм төрлелегеннән күзләр камаша. Тик үз Башкортстаныбыз бәрәңгесе аларда көз айларында гына “тантана итә”. Ноябрь ахырына ул, сыер теле белән ялап алгандай, юк була, урынын Мисыр, Израиль, Кытайдан килгән “канкардәшләренә” бирә. Ә шәһәр халкы нәрсә: ашый инде. ГМОлысын да, әллә нинди химикатлар белән эшкәртелгәнен дә, башкасын да... Нәтиҗәдә, төрле авырулар, беренче чиратта, рак дигән зәхмәт, илдә артканнан-арта. Табиблар аның сәбәпләрен и эзләгән була, яман шешне булдырмау өчен тәгаенләнгән программага миллиардларча сум дәүләт акчасы бүленә, тик файдасы гына юк. Ә бит авыруның сәбәпләре күз алдында: эчкән суыбызның, сулаган һавабызның чисталыгында, ашаган бәрәңге-без­нең, ит- колбасаларыбызның, макарон-дөгеләребезнең таби­гыйлегендә. Урыслар юкка гына “человек есть то, что он ест” дип әйтми­дер.
Шушы урында бер йөремсәк мәзәк искә төште. Хуҗа Насретдин урам буйлап: “Бүдәнә һәм ат ите кушып пешерелгән бөккән сатам! Бик тәмле, сатып алыгыз!” — дип кычкырып йөри икән. Халык ябырылып ала, ди. Берсе, ышанмыйча: “Хуҗа агай, бу бөккәннәрдәге итнең яртысы һич кенә дә бүдәнәнеке була алмый. Моның өчен күпме бүдәнә кирәк бит. Әйт әле, аз гына булса да алдыйсың бит инде?” — дип сораган. Хуҗа, күзен дә йоммыйча: “Биллаһи, дим! Һич алдамыйм! Ил­легә — илле, бер бүдәнәгә — бер ат!” — дип җавап­лаган ди.
Безнең колбасаларыбыз да шул Хуҗа пешергән бөккән кебек инде — чын ит анда ташка үлчим, тәм бирү өчен генә кушыла, калганы соя, башка химик катнашмалар. Моны ит комбинатларында эшләгән танышларым сөйлә­гәннән беләм. Әйткәндәй, алар, ни өчендер, үзләре җитештергән продукцияне ашамый... Нәрсәдән торганлыгын белгәнгәдер, мөгаен. Күп­тән түгел кытайлыларның пластмассадан дөге “җи­тештерә” башлауларын да телевизордан күрсәттеләр. Эшләр болай барса, ни аяныч, әби-бабаларыбыз сөйләгән ахырзаманга да ерак калмаган булырга тиеш...
Әле җитәкче даирәләр авызыннан илнең азык-төлек хәвеф­сезлеген тәэмин итү турында еш ишетелә. Миңа калса, әлеге юнәлеш­тә­ге беренче адым — илнең, респуб­ликаның һәр төбә­гендә “райпотребсоюз”лар системасын кабаттан тергезү булыр иде. Алар халыктан сөт, ит, бәрәңге, суган, кишер, мал тиресе, сарык йоны кебек үзләре җи-тештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алып, шуның белән шәһәрдә яшәүчеләрне, төрле ит-консерва комбинатларын, кием тегү фабрикаларын тәэмин итә алыр иде. “Потребсоюз”лар системасын кабат гамәлгә кертү — ул авылларны тергезү, алардагы халыкны эш һәм хезмәт хакы белән тәэмин итү, димәк, авыл җирендә мәктәп, мәдәният йортларына ихтыяҗ тудыру да. Башкортстан халкын бары тик үз җирлегебездә җитеш­терелгән, экологик яктан чиста азык-төлек белән тукландыру кешеләрнең гомер озынлыгына, сәламәтлегенә дә уңай тәэсир ясаячак. Ә “сәламәт тәндә — сәламәт рух” яшәвен һәркайсыбыз белә...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
Сегодня, 16:27 :: Көнүзәк
Иң яхшы һөнәр осталары билгеләнде
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Сегодня, 15:44 :: Мәдәният һәм сәнгать
«Курай бәйрәме-2017» проекты — җиңүче
Товар сатучылар килгән...
Сегодня, 15:35 :: Җәмгыять
Товар сатучылар килгән...
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Сегодня, 15:30 :: Кызыклы яңалыклар
Кытай Айга “шлем кидерә”!
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
Сегодня, 14:54 :: Мәдәният һәм сәнгать
Эфирда -- “Нур” театры артистлары
740 мең сум акчасын угрыларга биргән
Сегодня, 14:37 :: Җәмгыять
740 мең сум акчасын угрыларга биргән








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»