Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Чукча – не читатель…”

“Чукча – не читатель…”
26.10.2018 / Журналистның куен дәфтәреннән

“Чукча – не читатель…”(Уены-чыны бергә)

Кишер суын күп эчтем,
Шуңа быел бик үстем.
Кайсын кырып ашадым,
Кайсын тешләп ашадым.
Ялкауланып тормадым,
Үзем эшләп ашадым.
Сез дә кишер кырыгыз,
Баллы суын эчәрсез.
Күрегез дә торыгыз
Миннән дә зур үсәрсез.


Мин бу шигырьне балачакта укыдым һәм ул ятлап көчәнми дә хәте­ремә кереп калды. Аның авторының кем икәнлеге белән әле генә кызыксындым. Зәкия Туфайлова икән ул. Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Җәвад Тәрҗе­мәновның да шундый җырлап торган шигырьләре бар. Кайбер башка балалар шагыйрьләренең дә уңышлы әсәрләрен укыганым булды. Улыма да балалар бакчасында бер дүртьюллык өйрәткән иделәр.
Үтте китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып беттеләр.

Дөрес, шигырьнең соңгы юлында каен яфраклары саргаешып кипкәннәр икән. Улым аны, үзенчә үзгәртеп, хәтеренә салып куйган. Әлеге дүртьюллыкны ул да, мин дә, әнисе дә бүген шатырдатып яттан сөйли алабыз. Дөрес, һаман да “саргаешып беттеләр” дип сөйлибез. “Көз” дип аталган бу дүртьюллыкның авторы – Кави Нәҗми. Менә чын шигырь ничек истә кала! Ә бит балалар өчен китаплар чыгып тора. Шул исәптән, безнең Башкортстанда да. Балалар яратып укымый, хәтеренә салып куймый икән, алар нигә чыга соң? Авторларына китап чыгару кирәк булган өчен генәме?
Балаларны буш әсәрләр белән алдап булмый. Шигырьме ул, яки чәчмә әсәрме, йөгерек тел белән язылган, ихлас һәм мавыктыргыч булырга тиеш дип исәплим. Күңе-ленә хуш килгән китаплар укып үскән бала гомер буе әдәбияттан аерылмый. Ләкин аны мәктәптә мәҗбүри “кирәк булган”нарны укытып, нәфис әдәбияттан биздерә-ләр. Шуңа өстәп, бүген янәшәбездә яшәүче каләм тота белгән “кем-сә”ләрнең китапларын уку да һич кенә дә эстетик ләззәт бирми. Киресенчә, биздерә генә. Безнең татар халкында, гомумән, китап чыгару чире киң таралган.
Ирексездән заманында чынлап булган бер мәзәк искә төште. Чукча милләтеннән булган язучы Юрий Рытхуэдан Мәскәүдә узган язучылар корылтаенда ике форум арасында ничә китап укуы белән кызыксыналар. “Чукча – не читатель, чукча – писатель”, дип җавап бирә тегесе. Безне дә “чукча – писатель”ләр басып алды. Аеруча яше өлкәнәеп, пенсиягә чыгучылар арасында язучылык чире нык котыра. Яза беләме ул, юкмы, кулына каләм тотып, шигырьләр чыгара башлый. Шуларны редакцияләргә яудыра.
Авызларыннан өзеп җыйган пенсия акчаларына китап итеп чыгаручылар да күп. Имеш, үзеннән соң китап калдыра. Кеше укымаслык китап аның балаларына кирәк микәнни соң? Туймазы районында яшәүче бер шагыйрь улы белән аралашуын сөйләгән иде. “Әти, син безгә үзеңнән соң нәрсә калдырасың? Ни зур фатирың, ни затлы машинаң юк”, дигәч, ул китаплар калдыруын әйткән. Ә бит ул – сәләтле шагыйрь, ләкин улына миллилек һәм әдәбиятка сөю сала алмагандыр, күрәсең. Югыйсә, матур әдәбият укып үскән бала матди байлыгы булмаган өчен ата-анасына ризасызлык белдермәс иде. Улы “тиешле вакытта тиешле” китапны укып үссә, бәлки, башкача фикерләр иде. Бәлки...
Күпчелек милләттәшләребез, өлкәнәйгәч, үзнәшер юлы белән булса да китапларын чыгарырга тырыша. Ул фикерсез һәм мантыйксыз буш куык китапларны чыгарырга нәширләр чират тора. Чөнки шуның белән акча эшлиләр. Аларның мөхәррирләре дә –күпчелек очракта яхшы шигырьне “көрпәдән” аера алмаучы “шагыйрь” һәм “язучылар”. Яңа сүз әйтмәгәч, яңалык алып килмәгәч, ул нинди әсәр була ала соң? Дөрес, алар ул китапларның зур ауди­ториягә чыгарылмавы, гаилә һәм туганнары арасында гына таралуы белән аклана. Туганнарыңа тозсыз китап калдырганчы, үзең турында якты хатирәләр калдыру әйбәтрәк түгел микән?
Милләттәшләр балаларына һәм туганнарына шундый юл белән үгет-нәсыйхәтләрен калдыру белән генә мавыкмый, үзләрен язучы һәм шагыйрь итеп күрәселәре дә килә. Шул үзнәшер китапларын тотып, Язучылар берлегенә киләләр һәм әгъза булу өчен гаризалар язып китәләр. Кенәгәгә ия булганнар үзләрен язучы дип уйлый. Ә бит язучының кемлеген кенәгәсе түгел, ә язган әсәрләре билгели. Язучылар берлегенә керү һич кенә дә язучы булуны аңлатмый. Язучылар берлегенә керү өчен чиратлар үскәннән-үсә бара. Мин, Язучылар берлегенә кабул итү комиссиясе әгъзасы буларак, аларның никадәр җан атуларын эчтән күреп беләм. Берлекнең финанс хәле авыр елларда хәтта зур акча түләп керүчеләр дә булды. Барысының да язучы буласы килә. Укучылар гына юк. Шул ук вакытта ул “язу-чы”ларның күпчелеге гәзит-журналлар алдырмый, китаплар укымый.
Миңа бер күмәк шигырь җыен-тыгына туплау өчен Башкортстанда татар телендә иҗат иткән шагыйрь-ләрнең барлык китапларын укып чыгарга туры килде. Кайбер шагыйрь исеме күтәреп йөрүчеләрдән бер сәхифә шигырь туплый алмый җәфалануымны үзем генә беләм. Иҗатыңда кулга тотып карарлык бераз юньле-рәтле әсәрең дә булмагач, син нинди язучы соң? Ә бит чын язучы яңа каләм тибрәтә башлаганнарга ярдәм итәргә, шигърият серләренә өйрәтергә, кемнәр­неңдер остазы булырга да тиештер.
“Тулпар” журналы чыга башлаган елларда редакциядә күпләп җыр текстлары язучы бер каләм иясе реклама бүлегендә эшләде. Телефоннан шалтыратканда ул үзен “Шагыйрь Фәлән Фәләнов” дип таныштыра иде. Язучылар берлеге әгъзасы бит! Ә бит чын язучы-шагыйрьне халык болай да белергә тиеш. Мостай Кәрим яисә Әнгам Атнабайның мин үзләрен шагыйрь дип таныштыруларын хәтерләмим. Гәзитләрдә язган мәкаләләре астына “шагыйрь” дип куючылар да миндә көлке тудыра. Алар үзләрен белмәүчеләргә үзләрен “шагыйрь” дип тәкъдим итә. Мин “Космонавт Мөнир Вафин” дигән кебек. Ирексездән Илдар Юзеев белән бер сөйләшүебез искә төште. “Беләсеңме, мин үземне беркайчан да шагыйрь дип атаганым булмады. Ул – минем өчен бик зур сүз. Сине шагыйрь дип кемдер кабул итә, икән, димәк, син аның өчен шагыйрь инде”, дигән иде ул. Нинди мәгънәле сүзләр!
Пушкинның өлкән яшьтә яза башлаганнарны яратмавын, алардан көлеп шигырь иҗат иткәнен беләм. Чыннан да, сәләт ул яшьтән үк ачылырга тиештер. Чөнки чишмә тау астында җыелса, мотлак бәреп чыга, яңгыр болытлары да, тулышкач, җиргә омтыла, яшен дә, “өлгергәч”, “пышт” итеп сүрелми. Ә бездә пенсиягә чыгып, буш вакыты булган һәр кеше кулына каләм алып яза башлый. Ярый әле пенсия яшен күтәрделәр, кәгазь пычратулар берничә елга булса да кичегеп торачак.
Каләм тота белү яза белү дигәнне аңлатмый. Әнә, күпләр пычак тота белә, тик берсе дә якыннарына, туганнарына операция ясамый, чөнки аларның гомерен кыярга теләми. Ә каләм тотып, гарип әсәрләр тудыру, сүзне яралау турында уйлаучы юк. Мультфильм героеның “Ребята, давайте жить дружно” дигәне кебек, мил-ләттәшләр, әйдәгез, сәләте булмаган – язмасын, диясе килә.

Мөнир ВАФИН.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»