Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ал да итәрбез әле, гөл дә итәрбез әле...

Ал да итәрбез әле, гөл дә итәрбез әле...
10.01.2019 / Журналистның куен дәфтәреннән

Ал да итәрбез әле, гөл дә итәрбез әле...Ачуны бер чыгарсагыз, көл дә итәрбез әле! Шулай, адәм баласы бу тормышны гөл дә, көл дә итә ала. Башкаланың бер урамы чатындагы тукталыш берничә ел буена чүплек оясы, сәрхүшләр җыела торган урын, күз көеге булып торды. Октябрьнең егермеләре тирәсе булгандыр, шушы урында өр-яңа тукталыш алачыгы калкып чыкты, тирә-ягына асфальт та түшәлде хәтта. Табылган бит әмәле. Моңа кадәр кайда булган? Шул якка төкереп үткән түрәнең намусы уянган инде әллә?

Республика дәваханәләренең берсенә авылдан апаны алып килдем. Регистратурада чират торасы бар, дип, таң белән килеп кердек бирегә. Ни гаҗәп, чиратның эзе дә юк. Мөлаем генә шәфкать туташы килеп җитте, “Сезгә кайсы кабинетка?” — ди. “Кабинетка түгел, башта амбулатория картасын алырга”, — дибез. “Сезнең картагыз фәлән табибта, фәлән кабинетта”, — дигәч, тәмам аптырашта калдык. Кирәкле ишек янына барып, бу хәлне анда чират көтүчеләргә сөйләсәк, анда – тагын аптыраш. “Сезнеке нәрсә ул, менә минеке аптыраш, — ди берәү. — Операциягә, гадәттәгечә, табибның ак халаты кесәсенә салырга дип 30 мең сум акча алып килгән идем, алмадылар! Акча янга калды”. Табиблар – шул ук, шул ук дәваханә, әмма октябрьдән соң. Табылган бит әмәле! Тик моңача кайда булганы гына билгесез.
Редакциягә яман шештән җәфаланучы, үлем хәлендәге 93 яшьлек апаның балалары мөрәҗәгать итте. Район дәваханәсеннән аларга кирәкле даруларны бирмиләр, тагын бер тапкыр онкология диспансерындагы табибларга күрсәтүне таләп итәләр икән. Бу мөрәҗәгатьне республика җитәкчесенең халык сораулары белән эшләүче хезмәтенә хәбәр иттек. Ярты сәгать эчендә апага “Ашыгыч ярдәм” хезмәте кирәкле даруларны китереп биргән, рәхмәт яугыры. Шул ук табиблар, шул ук дәваханә...
Без, кешеләр, каяндыр яхшылык көтәргә гадәтләнгән. Имеш, кемдер килер дә тормышыбызны бал да май итәр. Хәтта болай булмаячагын яхшы белүче кеше дә юк-юк та күккә карап ала торгандыр, төшеп килмиме шуннан бәхет, янәсе... Шул бәхет өчен күп тә кирәкми инде, югыйсә.
Яңа гына икенчегә әни булган хатын белән сөйләшәбез. Менә кемдә инде бәхетнең зурысы! Әмма бу хакта үзенә сүз катсак, ул болай ди: “Иң бәхетле көнем – ирем айнык көн”. Яшьлек матурлыгын, ана булу сөенечен, яшәү тәмен юкка чыгара торган афәт ябышкан икән бу гаиләгә.
— Авылда өч кеше суррогат аракы сата, — ди ул. — Барысы да белә бу хакта, шул исәптән авыл хакимияте башлыгы да. Сату-алу схемасы гади — 50 граммнан башлап, күпме телисең, шулкадәр аласың. Акчаң булмаса да бирәләр, бурычка. Иремнең бурыч­лары җыелгач, сатучы кесә телефонын алып калган. Бардым үзенә. Бераз яшеренер, оялырмы әллә дигән идем, кая ул! Аракысын яшереп тә тормый, эреле-ваклы шешәләрне сервантка тезеп куйган. Үземне тиргәп чыгарды. “Ирең алкаш булганга мин гаепле түгел!” — дип, арттан кычкырып калды. Чыннан да, ул гаепле түгел дә соң. Әмма авылда сатучы булмаса, район үзәгенә аракы эзләп чыгып китмәс иде ирем. Хокук саклаучылар “Легаль булмаган сату итүчене кулыннан тотарга кирәк”, — ди. Теләсәләр, тоталалар да бит...
Хакимият башлыкларына Нью-Йорк шәһәренең 107нче мэры Рудольф Джулиани үрнәк итеп куелгач, күпләр Википедияне ачты. Аның “ватык тәрәзәләр” теориясен янә бер кат искә төшерү барыбызга да файдага булыр иде. Ә инде аны гамәлдә куллану турында сүз дә юк.
Джулиани бинада бер тәрәзә ватылгач та эшкә керешергә чакыра. Тәрәзәләр күпләп ватыла башласа, бина җимерелә. Ягъни, ваграк җинаятькә каршы тормасаң, җәза булмаячагына инанган җинаятьче зуррагына барырга да күп сорамый.
Ватылган бу авылда тәрәзә. Берәү түгел, өчәү ватылган. Әмма төзәтүче юк. Яшь хатын иренә ияреп эчә башласа, яки исеректән тукмалса, я тагын берәр җинаять килеп чыкса, төзәтүче табылыр.
Күпләребез битарафлык, сүлпәнлеккә шулкадәр күнегеп китте, “барамы — бара, янамы — яна” шигаре җәмгыятьнең үзәгенә үк үтеп керде, ахрысы. Теләсә кайсы дәрәҗәдә, кем ничек булдыра ала, шулкадәр үзенә файда ягын каера. Шулай булырга тиеш тә кебек инде... “Намус”, “оят” кебек төшенчәләр тормыш-көнкүрештән дә ераклашканнан-ераклаша.
Тәү карашка оятлы да, намуслы бер ханым болай сөйли: “Автобуста буш урынга барып утырсам, минем янда бер пакет ята. Мең уй йөгерде баштан. Ни булыр эчендә? Шартлаткыч түгелдер бит? Ә эче тулы акча булса? Шунда үземә сорау бирәм, әгәр чыннан да шулай булса, хуҗасын табу әмәлен күрер идемме икән? Шунда зур тетрәнү кичердем: баксаң, күңел төбеннәнрәк капшап караганда, мин пакет тулы акчаның хуҗасын эзләмәс идем икән! Үз-үземнән оялып, чираттагы тукталышта автобустан төшеп калдым. Кәефсез генә өйгә кайттым. Киләсе көнне күңелсез генә эшкә җыена идем, шалт итеп искә төште — документлар йөртергә алган сумкам кая?! Уем белән яшен тизлегендә кичәге юллардан узам – эштән чыктым, автобус, кибет... Бәлки, кибеттә калдырганмындыр? Йөгердем! Барсам – юк сумка. Автобуста калдырдыммы икән инде... Бик кирәкле документларын югалткан кешенең халәтен күз алдына китерәсездер. Эшкә янә автобуста барам. “Я, Ходай, әгәр берәр төрле могҗиза белән шул документлар табылса, ант итеп әйтәм: үзем дә, балаларым да, оныкларым да кеше әйберенә тотынмас, я Аллаһ, үзең коткар!” Әйтерсең, кичәге пакетта меңнәрчә сум акча булган, әйтерсең, мин аны алып үзләштергән инде...
Документ тулы сумкамны ишек янында калдырып киткәнмен икән. Аны бикләгәндә сумкаларның берсен генә алганмын. Шулай итеп, Ходай алдында антлы булып калдым”.
Шулай, һәркемнең намус бизмәне — үзендә. Вакыт-вакыт аны алып, майлаштырып, җайлаштырып алу да файдага. Тормышның яхшыруын көткән арада һәркем аны үзе тирәсендә яхшыртсын иде. Мин — үз тирәмдә, син — үзеңдә. Я, ничек, ал итәбезме әллә, гөл итәбезме әллә?!

Резида ВӘЛИТОВА.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»