Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Күңелләребез “кортлаган”мы әллә?..

Күңелләребез “кортлаган”мы әллә?..
20.07.2017 / Журналистның куен дәфтәреннән

Күңелләребез “кортлаган”мы әллә?..Бир кулыңны, гүзәлем...

Троллейбуска бер пар керде: 65 яшьләр тирә­сендәге хатын, ир-ат аннан бераз өлкәнрәк, шикелле. Бергә утырдылар. Халык аша боларны күз чите белән генә күзәтеп киләм. Никтер, хатынның йөзе истә калган. Ярты еллап элек күргән кебекмен. Әмма танышу шартлары һич кенә дә хәтергә төшми.


Хатын сабыр гына елмаеп, нидер сөйли. Ир кеше аңа уңайлы булсын өчен читкәрәк күчеп утырган, җитмәсә, хатынның кечкенә сумкасын итәгенә алган. Бераз баралар да, ир хатынның битенә төшеп комачаулаган озын чәчләрен сак кына артка сала. Юкса, хатынның да кулы бар, үзе дә җыя ала чәчен. Юк бит, ничек иркәләнеп утыра. Пардагы менә шушы нечкә җылылык соклану тудыра.
Болар да “Матбугат йорты” тукталышында төшә икән. Ир ашыгып алдан төште дә, хатынга кул суза. Менә шунда истәлек җомгагының очы табылды бит әй! Ярты ел элек шушы ук ир шушы ук хатынга троллейбустан чыкканда кул биргәнгә истә калдырганмын икән. Хәзер транспорттан чыкканда кул бирүче ир-атлар сирәк. Транспортка авыр сумка тотып килеп керсәң, урын булмаса, ир-егетләр шундук күзләрен йомып, “йоклап китәләр”. Бусы инде, әл­бәттә, синең җәфаланып баруыңны күрүгә караганда күпкә яхшырак. Кече яшь­тәге балаларның качуына охшап тора. Нәниләр шулай куллары белән күзләрен кап­лый да, берни күрмәгәч, үзләрен качкан икән дип уйлый.
Әйе, хәзер хатыннар да дөнья йөген ир-ат белән беррәттән тарта. Алар да акча эшли, балалар тәр­бияли. Ялгыз яшәүче хатыннар ремонтны да үзләре эшләтә, җир дә казый, бакча да утырта. Шулай булгач, нигә инде аларга транспортта урын бирергә? Күп Европа илләрендә хатын-кызга да, өлкән яшьтәге­ләргә дә урын бирү бөтен­ләй каралмаган. Чөнки анда яшәү дәрәҗәсе башкача, күпләр спорт белән шөгыльләнә, актив тормыш алып бара. Андыйларга урыныңны бирү түбәнсетү булып исәпләнә. Бездә исә картлыктан сыгылып төш­кән, калтырап торган картларга да урын бирергә ашыгып бармый яшьләр.
Танышым Мария бозлавык чорында урамда таеп егылган. 10 яшьлек ике игезәк кызы аны торгызырга азапланганны ир-атлар да күреп торган, ярдәм итүче булмаган. Баксаң, аягы тездән сынган булган икән. Кызлары дәваханәгә озатып йөргәнче, чәрдәкләнгән сөяк тәненә кадалып, җәрәхәтләгән.
Үзем дә шундыйрак хәлдә калдым. Яңгырдан соң күлләвекне сикереп үтим дигәндә, кыеш басып, таеп егылдым. Иртәнге сәгатьтә эшкә китеп баруым, ак күлмәктәмен. Юлда таеп китүемне янә­шәдә барган 45 яшьләрдәге бер ир дә күрде, кулын гына сузса да, егылмас идем. Әмма ул миннән читкә тайпылды һәм әйләнеп тә карамыйча юлын дәвам итте...
Заман башка, заң башка диюләре шулдыр инде. Хатын-кызларның руль артына утыруын, ир-аттан уздырып тәмәке тартуын, спиртлы эчемлекләр белән мавыгуын көн саен күргән көчле затлар хатыннарның гүзәл, нәфис зат булуына, алардан ярдәм һәм җылылык көтүенә шикләнә башлады булса кирәк.
“Чәчәк сатам!”
“Матбугат йорты” аш­ханәсенә чит оешма вәкилләре дә килеп ашап йөри. Күбесе еш очраганга, йөзләре таныш. Бер әби көн саен килә. Әйбәт ашый, һәрчак итле ризыклар ала.
Менә бу көнне дә аны ашханәдә очраттым. Өс­тәлләребез янәшә туры килде.
— Исәнме, матурым! — ди бу. Исәнләштек. — Менә бу чәчәкләрне сатып алыр идең, — дип миңа өч ромашка суза.
Каушап киттем:
— Нигә?
— Ашарлык акчам булыр иде, ичмасам...
Үземнең подностагы боткадан карашны әбинең подносындагы токмачлы шулпага, ике тавык ботына, кыздырылган бәрәңгегә, салатка, кыстыбый белән чәйгә күчердем. Әби дә подносының артык тулы булуын шәйләп алды.
— Икенчегә дә ашыйсы бар бит!!!
Дәшмичә генә ашауны дәвам итәм. Әби тынычлыгын җуйды. Бер-ике генә чәйни дә, миңа таба борылып:
— Сатып ал инде... Сатып ал!.. — дип ныкыша. — Хәзер ничек ашыйм инде? — дип тә өсти.
Аптырагач, вак акчаларны җыеп, өстәленә илтеп салдым. Урамда да хәер еш бирергә туры килә, әмма бу очракта ничектер күңелгә кыен булды.
Гөмбә
Базарга гөмбә сатып алырга дип чыктым. Гөмбәне бик яратам да ул, танымагач, үзем җыярга куркам. Ярты литрлы банкасы 150 сум тора — сатып алмаслык түгел. Янга ике хатын да килеп басты. Күз алдында ни — сүз шуның хакта.
— Беләсеңме, — ди берсе, — кайсы шәһәрдән икәнен хәтерләмим — үзебезнең Русиядән, бер гаилә Грециягә, Критка ялга барган да, барып җитү белән үлгәннәр. Баксаң, алар китәр алдыннан агулы гөмбә ашаган булган икән. Вәт, адәм көлкесе! Вәт, кирәген биргәннәр болар. Барып җиткәч бит әле ул!..
Күңелле итеп көлешеп алдылар. Хатыннарны тыңлап, мин дә уйга баттым. Үлсәң дә, кешечә үләргә кирәк икән аны. Ялга киткән гаиләне машина тапаган булса, я булмаса, алар янгынга я башка фаҗигагә эләгеп харап булса, бу ике хатын үлүчеләрне кызганыр иде бит? Нәтиҗә бер үк — үлем булган очракта да, кешеләр бер очракта кызганып, икенче очракта көлеп, тәнкыйтьләп карый...
— Алыгыз, — ди сатучы миңа. — Сез точно үл­мисез!
— Ә-ә-ә-ә, ярар алайса, рәхмәт, тынычландырдыгыз, — дип, 150 сум акчамны суздым.
Грек
Чит ил егетләре белән тормыш бәйләргә хыялланган гүзәл затлар шактый. Никтер, ир-егет Америкадан, Италиядән, гомумән, теләсә каян булсын, ул яхшырак булыр төсле тоела. Әдәплерәк, байрак, ихтирамлырак, мәхәббәт­лерәк кебек офык артындагы егетләр.
Красноусолда яшәү­че Нәфисә моннан ике дистә ел элек грек егете Александроска гашыйк булган иде. Каян килеп чыккандыр Александрос Башкортстанга, анысын хәтер­ләмим. Әмма Нәфисәнең ул чакта ире һәм баласы барлыгы хәтердә. Иреннән аерылып, Александроска ияреп Грециягә чыгып китте.
— Баштарак мәлдә хатларны еш яза иде, — ди авылда әле дә яшәгән ахирәте Таңчулпан. — Тора-бара бәйләнеш өзелә башлады. Шулай да, гректан ике бала табуын язды. Балалар, әтиләре кебек үк, бик матур икән. Монда ташлап калдырган баласы гафу итмәде, хәзер зур инде, үз тормышы белән яши, гаиләле. Берничә тапкыр фотолар җибәргәләде. Хан сараенда түгел, ә эсседән саклану өчен генә корылган кебек бер әллә өй, әллә алачыкта көн күрәләр икән. Грек иртән тора да, болар яшәгән җирдәге гадәт буенча, иртүк кафега барып, шәраблардан авыз итеп, сәясәт турында сөйләшәләр икән. Ә Нәфисә аңа бүленгән кечкенә бүлмәдә киемнәр тегә, ди.
Беркөн урамга чыксам, хәйран калдым, каршыма... Нәфисәм килә! Бер сүз сөйләшеп өлгермәдек, күкрәгемә ташланды да, елады да елады...





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Уфада иң арзан бензин хаклары
Вчера, 20:19 :: Икътисад
Уфада иң арзан бензин хаклары
Бер авариядә ике нарасый үлгән
Вчера, 14:13 :: Көнүзәк
Бер авариядә ике нарасый үлгән
Вчера, 13:07 :: Сәламәтлек саклау
"Алда зур максатлар һәм бурычлар..."








Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»