Ярдәм чарасы 2024 елның 1 маеннан 1 сентябренә кадәр Русия Кораллы Көчләрендә хезмәт итү турында контракт төзелгән очракта, Башкортстан хәрби комиссариатлары тарафыннан хәрби хезмәткә чакырылган Русия гражданнарына кагыла. Түләү алу хокукына шулай ук Уфада контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу республика пунктында хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегән чит ил гражданнары да ия.
- Шулай итеп, контракт төзегәндә халык 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Шуларның 205 меңе – Башкортстан Республикасыннан һәм 195 меңе - Русия Оборона министрлыгы линиясе буенча, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Моннан тыш, кайбер муниципалитетлар өстәмә түләүләр ясый. Бу алга таба безнең хәрбиләр белән махсус хәрби операция зонасында элемтәдә торырга һәм аларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.