28.01.2012

Һәркемгә - лаеклы тормыш

Аскын районында булганда республика Президенты җитәкчеләрдән шуны таләп итте

Кичә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Аскын районында булды. Эш сәфәре барышында төбәк башлыгы социаль өлкә объектлары торышын тикшерде һәм территориянең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Район үзәге Аскында Рөстәм Хәмитов мәдәният һәм ял паркы төзеләчәк урынны карады һәм аның проекты белән танышты. Башкортстан Президенты парк булдыру идеясен хуплады, Аскынның актив үсеш алуын һәм анда яшәүчеләргә ял итү өчен уңайлы урын кирәк булуын билгеләп үтте. Арытаба Рөстәм Хәмитов 160 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше белән танышты. Ул быел августта сафка тапшырылачак. Республика Президенты балалар бакчаларындагы урыннарга ихтыяҗ белән дә кызыксынды. Хакимият вәкилләре сүзләренә караганда, эшләп килүче мәктәпкәчә учреждениеләр тулы, 300дән артык бала путевка алуга чиратта тора. Рөстәм Хәмитов шулай ук үзәк район дәваханәсендә булды. Президент терапия корпусын, поликлиниканы һәм балалар стационарын карады. Җитәкчеләр әйтүенчә, дәваханә 63 процентка табиблар белән тәэмин ителгән. Терапевтлар, табиб-офтальмолог, табиб-педиатр, табиб-невролог һәм башка тар белгечләр таләп ителә. Табибларның уртача айлык хезмәт хакы — 27 мең сум. Медицина учреждениесе җитәкчеләре игътибарны дәваханә шәһәрчегендәге искергән бинага юнәлтте. Ул 1887 елда төзелгән. Бу уңайдан 60 урынга исәпләнгән яңа корпус төзүне күз уңында тотучы дәвалау мәйданнарын киңәйтү проекты әзерләнгән. Объектның бәясе — 200 миллион сум. Район җитәкчеләре проектны алдагы елларга республиканың максатлы инвестицион программасына кертү өчен Башкортстан Хөкүмәтенә юллаячак.

Дәвамы »

Тормыш
Трунтаиш мәктәбе укучыларсыз да калмасмы?
Җәмгыять
Хикмәт электрон төймәдә генә микән?
Җәмгыять
Судан... мамык ясый, шешәдән...җен чыгара
Җәмгыять
Салават Юлаев премиясенә - 45 ел
Мәдәният һәм сәнгать
Җыр миңа саф һавадай кирәк
Дөнья бу...
Хуҗа кызы да елый
Сәясәт
Владимир Путин: Русия - милли мәсьәлә
Җәмгыять
Власть яшьләргә якыная
Сәясәт
Көнүзәк законнар кабул ителә

Положение о закупке товаров, работ, услуг для нужд ГУП РБ Редакция газеты «Кызыл тан»

 

Радио "Кызыл таң"



Слушать в Windows Media Player
Слушать в WinAmp
Слушать в RealOne Player

                                        /useruploads/images/baner_mvd.jpg