Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, әлеге документ белән «Башкортстан Республикасы урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәге» һәм Башкортстан урман хуҗалыклары «югары әзерлек» режимына күчерелә.
Башкортстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләренә янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча түбәндәге чаралар комплексын гамәлгә ашырырга киңәш ителә:
- урман фонды территориясендә, шулай ук урманга тоташкан җир кишәрлекләрендә учак ягуны, үлән яндыруны, чүп яндыруны тыю;
- үләннәрне, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә чүп үләннәрен үстерүгә юл куймау, аларны вакытында чабу таләп ителә.
Янгын сезоны башланганнан алып, урман хуҗалыгы эшләрен башкарганда агач кисү калдыкларын яндыру катгый тыела.
Фото: pravitelstvorb.ru