+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель , 10:40

Бердәмлек белән җиңәрбез!

Иглин районының Алаторка авылындагы волонтерлар штабы махсус хәрби операция зонасына 190 маскировка челтәре үреп озаткан.

Бердәмлек белән җиңәрбез!
Бердәмлек белән җиңәрбез!


Сигез дистә елга якын вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышы яралары һаман төзәлми. Әйе, безнең буын аны киноларда күреп кенә, өлкән буын вәкилләре сөйләгәннән генә белә. Әмма бу сүзләр, бик нык әрнү белән сугарыл­ган булганлыктан, без дә сугышның кешелек дөньясына һәм аерым һәр гаиләгә, кешегә никадәр кайгы китерүен аңлыйбыз. Картәниләрнең көн саен: “Илләр тыныч кына булсын, сугышлар чыкмасын”, — дип кабатлаганын тыңлап үстек без. Картәниләр шушы теләкләре белән һәрвакыт догада булса, дошманны җиңгән картәтиләр сугыш яланында булган канкойгыч хәлләр турында бик сирәк сөйли иде. Аның каравы, әниләреннән, сөйгәннәреннән килгән хатлар, алар өчен борчыл­ганнары турында еш искә ала иде алар. Чыннан да, өйдә синең исән-имин кайтуыңны көткәннәрен белеп тору дошманга каршы корал күтәреп курыкмыйча чыгарга аларга рухи көч биргәндер. Әйе, тылдагы халыкның аларга ярдәм иткәнлеге аркасында, бердәм булу нәтиҗәсендә генә без туган җиребезне немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә ирешкәнбез.

Әйе, безнең ил халкының бердәмлеге турында үзебез генә түгел, чит илләр дә яхшы белә. Махсус хәрби операция башланып, ир-егетләребез илне сакларга күтәрелгәч, тыныч тормышта яшәүчеләр дә аларга ярдәмгә ташланды. Юк, бу өстән кушу буенча да, кемгәдер ияреп тә башкарылган эшләр түгел. Йөрәк кушуы, күңел шулай таләп иткәнлектән башкарылган гамәлләр.
Иглин районының Алаторка авылы клубына килеп кергәч тә халыкның никадәр бердәм булуы күзгә ташланды. Горурлык та, шул ук вакытта ниндидер борчылу да бар иде. Зур бер кабинетның бер почмагында тартма-тартма әзерләнгән шәмнәр, икенче урында маскировка челтәрләре үрү өчен корылмалар, өченче почмакта шушы көннәрдә гуманитар ярдәм буларак озатуга әзерләнгән капчык-капчык әйберләр һәм башкалар игътибарны җәлеп итте. Чыннан да, кайчандыр клубның бер бүлмәсе булган бу кабинет инде чын складны хәтерләтә. Шушы әйберләрне карап йөргәндә бүлмәгә бер-бер артлы урта һәм өлкән яшьтәге апалар җыела башлады. Һәркайсы тыныч кына исәнләшә дә, башларына яулык бәйләп, үзенең эш урынына атлый. Инде бу кабинет завод цехын хәтерләтә башлады.
— Гаҗәпләнмәгез, без көн дә шулай эшкә килгән кебек, үз вакытыбызда атнасына биш тапкыр җыелабыз, — дип сүз башлады Алаторка авылындагы “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” волонтерлык штабы җитәкчесе Флорида Мосейчук.
Әлеге волонтерлык штабына 30га якын кеше йөри. Биредә яшьләрне дә, балаларны да, өлкән яшьтәге апаларны да очратырга мөмкин.
— Безнең төркемдә һәркемнең үз эше бар. Халыктан, волонтерлардан акча җыелгач, без, махсус челтәрләр һәм башка кирәк-яраклар сатып алып, маскировка челтәрләре үрә башлыйбыз. Безнең үз казначеебыз да бар. Көн саен халык алдында акчаның нәрсәләргә тотынылганы һәм нинди эшләр эшлә­гәнебез турында социаль челтәрләрдә язып торабыз. Акчаны төрле җирләрдән җибәрәләр. Хәтта Уфадан, Мәскәүдән күчерүчеләр дә бар. Кем ничек булдыра ала, шулкадәр ярдәм итә. Аеруча Эдуард Мамлеевны билгеләп үтәсем килә. Ул атна саен безгә акча сала. Без эшләгән һәр заказ 30 мең сумга төшә. Шулай һәркем үз өлешен керткәч, акча җыела. Шулай ук, Матвеевлар гаиләсе игътибарга лаек. Зәлирә апа маскировка челтәрләре үрергә йөрсә, гаиләсендәге һәркем башка төрле ярдәм күрсәтә. Әлеге вакытта 190нчы челтәрне үрәбез, — ди Флорида Мөхәммәт кызы.
Әлеге штаб үткән елның гыйнварыннан эшли. Махсус хәрби операциядә катнашкан якташлары шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәч, шунда ук авыл халкы көченнән килгәнчә ярдәм итәргә була. Авылдагы бер кешенең “УАЗ” машинасын көйләп, гуманитар ярдәм озата Алаторка авылы халкы. Шушы авылда яшәүче Олег Насыйров шунда ук 50 мең сум акча юлласа, электр пычкысы, азык-төлек, җылы киемнәр һәм тагын бик күп башка әйберләр дә җыела анда.
— Эшкуарларга да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Халыкның, аңлап, үз теләге белән ярдәмгә килүе сөендерә, — ди 15 ел авыл биләмәсе хакимияте башлыгы булып эшләгән, хәзер инде мәктәптә социаль педагог булып хезмәт итүче Флорида Мосейчук.
Биредә, маскировка челтәрләре үрүдән тыш, окоп шәмнәре дә ясыйлар. Тәүдә халыктан консерва банкалары җыела. Якын-тирәдәге кафе, кунак­ханәләр, мәктәп укучылары аларга бу эштә ярдәм итә. Банкаларны яхшылап юу, чистарту эшләре белән Калтыман авылы волонтерлары шөгыльләнә. Шулай итеп, ике авыл волонтерлары берләшеп тә эш башкара.
— Әлбәттә, хәрби операциядә катнашучыларга нәрсә җибәрсәң дә ярдәм. Әмма шундый чиста банкалардагы шәмнәрне алу аларга икеләтә сөенечтер. Хәтта банкаларга егетләребез өчен матур шигырьләр язып та җибәрәбез. Андагы һәр җөмләдә, сүздә без аларны көтүебез, исән-имин булуларын телә­вебез чагыла. Шәмнәр ясау белән, башлыча, Зәлия Галиева шөгыльләнә, — ди ул.
Алаторка авылыннан гына да махсус хәрби операциядә уннан артык кеше катнаша. Алар арасында мобилизация­ләнеп тә, контракт буенча хезмәт итүчеләр дә бар. Кызганычка каршы, авылга берничә тапкыр “кара кәгазь” дә килгән. Һәлак булган яугирләр истә­легенә мәктәптә мемориаль тактаташ куелган. Уллары хәрби операция зонасында булган­нарның әниләре аеруча актив. Алар, бирегә килеп, эч серләрен сөйли, күңел тынычлыгы ала.
— Минем улым икенче ел инде махсус хәрби операциядә катнаша. Үз теләге белән китте. Һәр көн аралашып торабыз, ярты елга бер тапкыр кайтып йөри. 2000 елда Чечня кампаниясендә катнашты. Аннан да бик күп дәүләт бүләкләре белән кайткан иде. Әле дә күрсәткән батырлыклары өчен берничә тапкыр билгеләнде. Ул беркайчан да зарланмый. Һәрвакыт барлык әйберләре дә барлыгын әйтә.
Хезмәт итәргә китәчәген белгәч, авыр булса да, эндәшмәдем. Чечняда булган егетләре белән бергә шундый карарга килгән алар. Бик көчле характерлы ул, уйлаган икән, барыбер китәчәген белә идем. Иң мөһиме — исән-имин, җиңү белән кайтсыннар. Гаиләсе белән шуны теләп торабыз, — ди шушы штабка йөрүче Роза Галиева.
— Узган елдан башлап бирегә йөрим. Махсус хәрби операция башлангач, солдатларыбызга ярдәм кулы сузасым килде. Һәм менә биредә күңелгә тынычлык таптым. Без һәрвакыт нәрсә артыннандыр чабабыз, үз мәшәкатьләребез белән яшибез. Күңел дә бар бит. Хәрбиләргә ярдәм итә алуым миңа тынычлык китерә. Әйе, эшем дә бар, гаиләм дә, әмма теләк булгач — вакыт табып була. Туганнарым арасында хәрби операциядә катнашучылар да бар.
Мәктәп балалары безгә һәрвакыт ярдәм итә. Алар берләшүнең нинди зур көчкә ия булуын, туган якка мәхәббәтнең никадәр көчле була алуын бездән күреп үсә. “Балаларны сүз белән тәрбия­ләгәнче, үзең аларга үрнәк бул”, диләр. Шул рәвешле генә балаларда патриотизм көчен тәрбияләргә мөмкин, — ди арада иң яшь булган волонтер Рәйсә Хәмәтҗанова.
Әлеге ханымнар яныннан китеп, читтәрәк бер төркем булып утыручы олырак апалар янына юлланам. 73 яшьлек Гөлфая апаның күзендәге сагыш шунда ук үзенә җәлеп итте. Әйе, хәрби бәрелешләр кайгысыз гына үтми. Оныгын югалткан бу чал чәчле апаның йөзендәге җыерчыкларның да күбесе — шундый кайгының эзе...
– 23 кенә яшь иде... Чәчәк кебек гомере өзелде шул...
Ике ул һәм бер кыз үстердем. Инде алар үзләре башлы-күзле. “Баланың баласы балдан татлы була”, диләр бит. Аны югалту да бик ачы икән... Октябрь­дән бирегә килеп йөри башладым. Күңелемне бушатыр өчен... Биредә рәхәтләнеп сөйләшеп, серләребез белән уртаклашабыз. Күңелемә тынычлык табам, — ди ул.
Чыннан да, бирегә җыелган һәркем җиңү өчен үз өлешен кертергә тырыша. Яу кырында булган солдатлар да ялга кайткан чакларында бирегә килеп, алар белән аралашып китә. Чыннан да, яшь егетләрнең дә, өлкән яшьтәге апаларның да Туган ил өчен шулкадәр җан атуы соклану тудыра.
— Махсус хәрби операция башлангач, Иглиндә “Шәйморатов исемендәге штаб” төзелде. Тәү башлап йөрүчеләр арасында Николай Исаевны әйтер идем. Гуманитар конвой, шәхси посылкалар күпләп җыелды. Аннары шушы башлангычка башка авыл биләмәләре дә кушылды. Алаторка, Калтыман, Акбирде, Турбаслы, Урман, Майский, Олы Теләк һәм башка авылларда да барлыкка килде алар. Бездә 19 авыл биләмәсе бар, бүген аларның һәр­кайсында мондый штаблар бар. Кайбер кечкенә авылларда волонтерлар өйләргә җыелып, балаклавалар тегә, оекбашлар бәйли, токмач кисә, коры душ, мазьлар, махсус консервалар һәм тиз әзерләнә торган башка ризыклар ясый. Гомумән, алар башкарган эшләрне санап бетергесез. Озакламый 41нче гумконвойны озатачакбыз.
Волонтерлык штабларына бүген балалар күпләп йөри. Әти-әниләренә, картәниләренә ияреп килеп, алар да үз өлешен кертергә тырыша. Шунысы сөенечле, мондый штабларга йөрүчеләр саны көннән-көн арта. Халык җиңүгә үз өлешен кертергә тырыша.
– Район хакимияте исә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә­ләренә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Без аларның һәрберсе белән даими элем­тәдә торабыз, – ди Иглин районы Советы секретаре Фәнил Рамазанов.
Тормышта барлык нәрсә дә вакытлыча, хәтта сугышлар да. Бер көнне тыныч күк йөзендә алсуланып чыккан кояшка карап, без дә тыныч тормышка аяк басарбыз. Килер әле шундый бер көн – без дә балаларыбызга, оныкларыбызга шушы хәрби операция турында сөйләрбез. Шул вакытта алар да, кайчандыр без картәтиләргә сорау биргән кебек: “Ничек дошманны җиңдегез?” – дип сорар. “Бердәмлек белән”, дип, җавап бирербез. Безнең шулай дип әйтергә тулы хокукыбыз бар.

Гөлия Гәрәева.
Иглин районы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: