+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 Май , 19:52

Радий Хәбиров яшьләр лабораториясендә булды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең (НОЦ) фәнни лабораторияләре җитәкчеләре белән очрашты.

Радий Хәбиров яшьләр лабораториясендә булды
Радий Хәбиров яшьләр лабораториясендә булды

Очрашу алдыннан НОЦның алты яшьләр лабораториясе һәм республика мегагранты акчасына тикшеренүләр алып баручы дүрт лаборатория коллективлары төбәк җитәкчесенә үз эшләренең нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

2021 елда НОЦ базасында Русия Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән генетика, материаллар белеме, фотоника, нанотехнологияләр өлкәсендә алты лаборатория ачылды. Аларда 100дән артык яшь галим эшли.

Уфа Фән һәм технология университетының популяцион һәм медицина генетикасы лабораториясе белгечләре Төньяк Евразия халыклары арасында онкология авыруларына омтылыш геннарын анализлау буенча тикшеренүләр алып баруы турында сөйләде. Бу эш нәтиҗәләре пациентларны дәвалаганда терапияне иртә диагностикалау һәм көйләү өчен кулланылырга мөмкин.

Ә шул ук югары уку йортының гамәли биофотоника лабораториясе операцияләр вакытында онкологик патологияләрнең чикләрен билгеләү өстендә эшли. Галимнәр хирургия һәм офтальмологиядә диагностиканың нәтиҗәлелеген арттыру өчен алгоритмнар, шулай ук медицина диагностикасы мәгълүматларын саклау өчен программалар уйлап чыгарган.

Евразия НОЦның «Экстремаль тәэсирләр вакытында металлар һәм эремәләр» лабораториясендә УУНиТның перспективалы материаллар физикасы институты белән берлектә инде ике ел имплантациядән соң кеше организмында эреп бетәчәк медицина эремәләрен тикшерәләр. Димәк, пациентларга имплантларны тәннән кире алу өчен кабат операция ясарга туры килмәячәк.

- Яшь галимнәр инде гамәлгә ашырылучы җитди ачышлар ясый. Фәннән без икътисадка нәтиҗәле ярдәм көтәбез. Ул, беренче чиратта, яңа эшләнмәләрне кертүдән гыйбарәт, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Яшьләрнең фәнгә, югары мәктәпкә баруы да зур бурыч. Без яшь галимнәргә булышу өчен күп эшлибез. Атап әйткәндә, ел саен 200 миллион сум бүленә. Республика җитәкчесе буларак, минем өчен фән һәм югары мәктәп – эшнең өстенлекле юнәлешләренең берсе.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: