+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
8 Май , 18:25

Мария Захарова “Урал аръягы” инвестиция сабантуен дөньяның әйдәүче мәйданчыгы дип атады

Бүген брифинг барышында Русия Чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова билгеләп үткәнчә, ел саен Башкортстан Республикасының Сибай шәһәрендә уза торган «Урал аръягы» Бөтенрусия инвестиция сабантуе дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итүче алдынгы мәйданчыкка әверелде.

Мария Захарова “Урал аръягы” инвестиция сабантуен дөньяның әйдәүче мәйданчыгы дип атады
Мария Захарова “Урал аръягы” инвестиция сабантуен дөньяның әйдәүче мәйданчыгы дип атады


Мария Захарова ассызыклаганча, соңгы биш елда форум Русиядән һәм дөньяның 50дән артык иленнән меңләгән катнашучыны җыйган.

- Сибай шәһәрендә «Урал аръягы» VI Бөтенрусия инвестиция сабантуе узачак. Соңгы биш елда форум үз башлангычы астында Русиядән һәм якын һәм ерак чит илләрдән берничә мең кешене берләштерде. Ел саен инвестиция сабантуенда федераль һәм төбәк дәүләт учреждениеләре, Русия һәм чит ил бизнесы вәкилләре, инвесторлар, экспертлар, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнаша. Чараны Башкортстан Хөкүмәте Стратегик башлангычлар агентлыгы белән берлектә оештыра.

VI Бөтенрусия инвестиция сабантуеның «Урал аръягы-2024» эшлекле программасы кысаларында Урал аръягының туристик инфраструктурасын үстерү һәм «Урал» ОЭЗ төзү мәсьәләләренә, дәүләти-хосусый партнерлыкның теориясе һәм практикасына, Ислам финансларына һәм квалификацияле кадрлар әзерләүгә, ясалма интеллектка һәм мәгълүматлар икътисадына багышланган 20дән артык сессия үткәрү планлаштырыла. Форумда Үзбәкстан делегациясе катнашачак. Киңкүләм мәгълүмат чараларын форумда катнашырга чакырабыз, - дип шәрехләде Мария Захарова рәсми брифинг барышында.

“Урал аръягы-2024” VI инвест-сабантуй кырларында (ул 24-26 майда Сибай шәһәрендә узачак) анда катнашучылар заманча икътисадны тотрыклы үстерү принциплары, дәүләти-хосусый партнерлык теориясе һәм практикасы, Кытай, Беларусь, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан һәм якын чит илләрнең башка дәүләтләре арасында икътисади мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү мәсьәләләре буенча фикер алышачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: