+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Гаилә учагы
16 март , 13:43

"Иремне белмисез шул..."

Яшь ханымның хатын сезгә дә тәкъдим итәбез.

"Иремне белмисез шул..."
"Иремне белмисез шул..."

"Иремне барысы да яхшы кеше дип уйлый. Ахирәтләрем: "Син рәхәт яшисең, бөтен әйберең бар, кредит түлим, дип җәфаланмыйсың", - ди. "Әйе", дим дә куям. Чынын белсәләр дә ышанмаслар иде.

Мин ярты көн генә эшлим. Ирем тулы көн эшләргә рөхсәт итми. Әмма шул эш хакымны да иремә бирәм. Азык-төлек алган чекларны тикшерә, кием аның рөхсәте белән генә алына. "Акчаны тотына белмисең", - ди. Анысына да түзәр идем, ул мине кимсетә. Сукмаса, ныклап тотып ала, чеметә, я чәчемнән сөйрәп, йолкып бетерә... Ә балалар, үз туганнары алдында "матурым" да "чибәрем" дип кенә әйтә. Ә мин куркам аннан..."

Җитеш тормыш хакына боларга түзеп яшәргә кирәкме? Ни дисәң дә, бүгенге тормыш акчага корылган. Сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: