"Йолдызлы хит-парад” проектын оештыручы, җырчы Винарис Ильегет тормышындагы кайбер серләрне ачкан.
Ул Хәмдүнә апа белән мөнәсәбәтләре турында да сөйләгән.
– Хәмдүнә апа белән беренче тапкыр Казанда очраштык. Аңа мине җырчы буларак Фәрит Хатыйпов тәкъдим итте. Без аның белән 20 ел элек Пермьдә гастрольләрдә эшләдек. Хәмдүнә апа белән Химиклар мәдәният йортында ниндидер банкетта күрештек. Минем ул чакта бик авыр вакытлар иде. Урамда калдым, дип әйтергә була, акча бетте. Без Хәмдүнә апа белән шалтыратыштык та, ул мине шул банкетта эшләргә чакырды.
Артистлар өчен дә табын әзерләгәннәр иде, һәм шул вакытта Хәмдүнә апа минем ничек ашаганымны күзәтеп утырган. Әле ул чакта Хәмдүнә апа минем подъездда яшәгәнне белми иде. Яшәргә урыным юклыгын белеп алгач, ул мине үзенә чакырды, һәм мин аның йортында ике ел тордым. Хәмдүнә апа ул – минем икенче әни. Ул булмаса, мин кире Пермьга кайтып китеп, гади татар җырчысы булып яшәр идем, - дигән Винарис "Татар тудей" хәбәрчесенә.