Җырчы икенче иренең гастрольләргә киткәндә тавыш чыгаруы турында сөйләде.
«Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта халыкның яраткан җырчысы Бәширә Насыйрова иҗат юлындагы күңелсез хатирәләре белән уртаклашкан. Бу хакта "Интертат" язган.
Аның җырчы булып китүен икенче ире тиз генә кабул итә алмаган. Ярдәм итмәгән, гастрольләргә чыгып киткәндә тавыш чыгара торган булган. Чираттагы ызгыштан соң җырчы ике төрле туфли киеп чыгып киткәнен автобустан төшкәч кенә күреп алган.
«Мине Атлас (икенче ире) машинада йөртмәде, мин аны борчымый идем дә. Иртәнге дүрттә зур сумкамны күтәреп, кышкы бураннан соңгы карны ерып, юл чатына чыгып китә идем. Бөгелмәдән килүче транзит автобусны шунда көтәм. Әле ул вакытта яктырмаган да, кеше дә юк. Автобуслар да сирәк йөри, салкын, иске булалар иде. Юлда бер генә кеше булса, туктамыйлар. Шунда 40-50 минут басып тора идем.
Атлас бик яхшы, намуслы кеше иде. Ренат Вәлиев дәрәҗәсендә гармунда оста уйный иде. Сәнгатьне бик яратты. Әмма кинәт кенә мин артист булырга маташа башлагач, аңа шок булды. Риза булмады, ачуланды, каршы килде. Күз яшьләре дә, барысы да булды. Әмма мин халыкның ничек кабул иткәнен күрдем дә ничек булса да бу авырлыкларны җиңеп чыгарга карар иттем.
Гастрольләрдән кайтканда ике-өч сумка була иде, юл чатында автобустан төшеп кала идем. Аларның барысын да күтәрә алмыйм, өстерәп барам. Шулай итеп, бер сумка тишелеп бетте.
Гастрольләрдән кайтып керәсең, өйдә тавыш була. Шулкадәр нык елый идем. Берсендә гастрольгә җыенам. Бер күлмәк һәм биек үкчәле туфли салдым. Өйдәге тавышка борчылып, ике төрле туфли киеп чыгып киткәнмен. Туфлиләрне салып ташладым, ташлыйсы булмаган инде, икенче парлары өйдә бит инде.
Тавышланып чыгып киткәч, күңел тыныч түгел бит инде. Концертлар арасында бер буш көн бар иде, өйгә кайтып килергә булдым. Утыз градуслы эсседә 10-15 сантиметрлы үкчәле туфлиемне киеп, ничә машинага күчеп утырып, кайтып җиттем.
Өйгә кердем дә утырып еладым. Атласка: «Мин башкача булдыра алмыйм, сәламәтлегем дә чамалы», — дидем. Шуннан соң Атлас бик озак уйланып утырды да: «Юк, Бәширә, болай булмый. Башлагансың икән, ташлама. Мин булдыра алганча ярдәм итәчәкмен», - диде һәм ахыргача үз сүзендә торды. Аннары мин гастрольләргә тыныч күңел белән йөри башладым», — дип елый-елый сөйләгән ул.
Фото: Интертат