+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
28 апрель 2022, 08:05

Ришат Төхвәтуллинга күрәзәче ниләр юраган?

Ышансагыз- ышаныгыз, ышанмасагыз - юк. Барысы да туры килгән!

Ришат Төхвәтуллинга күрәзәче ниләр юраган?
Ришат Төхвәтуллинга күрәзәче ниләр юраган?
Казанда Ришат Төхвәтуллинның концертлары бара.

Быел анда дәртле җырлар өстенлек итә диләр. Ришат зал белән дә матур гына аралаша белә. Кызыклы вакыйгалар турында да сөйли.

«Күрәзәчегә ышанасызмы?» – дип сораган ул берзаман халыктан.
 
 
"Зал белән дәррәү килеп: «Юк!» - дип җавап бирдек. «Бөтен җирдә дә шушы сорауны бирәм. «Ышанмыйбыз», - дип җавап бирәләр, тик йөриләр», - дип көлдертеп тә алды.

Ришат студент елларында күрәзәчедә булган икән. Күрәзәче аңа: «Гомерең ике республика арасында үтәр», - дип әйткән булган, ди. Менә чыннан да Башкортстан белән Татарстан арасында үтә гомере Ришатның. Шушы тарихны сөйләде дә, башкорт халык җыры «Кара юрга»ны сиптерделәр командалары белән", - дип язган "Интертат" хәбәрчесе.

Фото: татар-информ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: