+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кулыма китап алам"

Бүген "Кызыл таң" редакциясендә китап бастырып чыгарган авторлар белән очрашу узды.

"Кулыма китап алам"
"Кулыма китап алам"


Чарада авторлардан Дүртөйледән "Ачам күңлем серләрен" китабы авторы, нефтьче-шагыйрь Таһир Якупов, Кушнаренко районыннан "Туган җирем - садә җырым" китабы авторы мөгәллимә-шагыйрә Фәнисә Фәхретдинова, Чакмагыштан "Балан ачысы" җыентыгы авторы Надежда Гомәрова чакырулы иде. Авторлар һәм аларның иҗаты белән якыннанрак "Чакмагышнефть" идарәсенең Ветераннар советы рәисе Тәрҗемә Фәезова, танылган журналист, шагыйрә,  "Рәйхан" татар клубы җитәкчесе Халисә Мөхәммәдиева, шагыйрә, Чакмагыш иҗатчыларының М. Нәзиров исемендәге "Чакмагыш чаткылары" берләшмәсе җитәкчесе Рәзифә Сахапова таныштырды. Һәр автор белән иҗаты хакында да әңгәмә корылды.

"Түгәрәк өстәл"не ачып, "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов редакциянең тарихы, анда хезмәт куйган танылган шәхесләр белән таныштырды.
- Редакциябездә китап бастыру юнәлешендәге эшчәнлек 2008 елда ук башланды. Шул елны "Кызыл таң"ның кыскача энциклопедиясе" дөнья күрде. Аннан соң инде авторлар белән эшләү дә активлашты. Бүген без соңгы елларда басылып чыккан китапларның авторлары белән очрашуга җыелдык. Киләчәктә шушындый эшчәнлекне Язучылар берлеге белән берлектә түгәрәк форматында дәвам итүне тәкъдим итәм. Анда республикада яшәп, татар телендә иҗат итүчеләрне бергә туплар идек. "Кызыл таң" элек-электән татар телендә иҗат итүчеләрне үз канаты астына алган - диде ул.
Очрашуда Башкортстан Язучылар берлегенең Татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Руслан Сөләйманов, З. Биишева исемендәге "Китап" нәшриятының татар телендә чыгучы китапларның мөхәррире Зөлфия Сафина, филология фәннәре кандидаты, журналист Рәүф Идрисов, Башкортстанның атказанган артистлары Айдар һәм Алмаз Юнысовлар катнаштылар. Әйткәндәй, Юнысовларның "Аклы-каралы" дөнья җыентыгы "Китап"та басылып чыкты. Алар үзләренең җыр-күчтәнәчен дә бүләк итте.
- Мондый очрашулар бик кирәк. Иҗатчылар үз казанында гына кайнап яшәргә тиеш түгел. Алда да иҗат чишмәләрегез саекмыйча, китапларыгыз басылып торсын - диде Татар язучылар берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Руслан Сөләйманов.
Чара барышында һәр автор белән иҗаты хакында әңгәмә корылды, җанлы сөйләшү барды.
Очрашуны китапларның мөхәррире Рәзилә Низамова әзерләп алып барды. Бу хакта тулырак "Кызыл таң" гәзитенең алдагы саннарының берсендә укыгыз.

Фото: Зөһрә ИСЛАМОВА.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: