+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кыз үзен күрсәтә. Шаккатмалы.."

"Резедага шалтыратырга да куркам", - ди Фирдус.

"Кыз үзен күрсәтә. Шаккатмалы.."
"Кыз үзен күрсәтә. Шаккатмалы.."
Тямаевларның өченче тапкыр әти-әни булуы турында язган идек. Гаиләдә хәзер ике малай һәм бер кыз үсә. Сабыйга "Мәрьям" дип исем куштылар. Ул әкрен генә үсеп килә, ләкин хәзер елый торган чоры икән. Бу хакта Фирдус «Интертат»ка сөйләгән.

«Кызыбызга 21 майда 2 ай була, Аллаһ теләсә. Ләкин бик каты елый әле. Резедага шалтыратырга да куркам, дөресен әйткәндә. Янәшәсендә ярдәм итүчеләре дә бар, ләкин елаган баланы берни эшләтеп тә булмый бит. Малайлар белән андый проблема булмаган иде, кыз үзен күрсәтә, шаккатмалы.

Үзем гастрольләрдә, бүген төнлә юлга чыгабыз. Балаларны бик сагындым, чөнки өйдән чыгып киткәнебезгә 9 көн була. Мин хәзер - 3 бала әтисе, гаилә белән күбрәк булырга, киләчәктә алай унар көнгә китмәскә, гастрольләр срогын кыскартырга дип торам», – дип сөйләгән Фирдүс.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/firdus-tyamaev-kyzy-turynda-bik-katy-elyi-rezedaga-saltyratyrga-da-kurkam-5866046

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: