+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Срочно ярдәм кирәк!"

Безнең республикага концерт белән китеп барганда Башкортстанның атказанган артисты Иркә күңелсез хәлгә тарыган.

"Срочно ярдәм кирәк!"
"Срочно ярдәм кирәк!"
Бу хакта җырчы сторисларында сөйли һәм социаль челтәрдәге дусларыннан ярдәм өмет итә.

«Дусларым, безнең белән күңелсез хәл килеп чыкты. Башкортстан якларына юл тоткан идек. Сокуры дигән авылны үткәннән соң сулга, Опухово ягына борылдык. Шул вакытта машинабыз өстендәге багажник ачылып, костюмнарыбыз төшеп калган. Безне туктаттылар, кире борылдык. Костюмнарны юл буена алып куярга тиешләр иде. Тик аларны бер машина алып киткән. Ул багажникта минем концертка киеп чыга торган костюмнар иде.

Машинаның номерларын беләбез. Nissan X-Trail , номерлары 123, күк төстә. Тик кайсы юнәлештә хәрәкәт итүен белеп бетермибез. Опухово ягыннан сулга борылганмы ул, Казан ягынамы? Анда безнең костюмнарыбыз. Әлбәттә, без "кайнар линиягә" шалтыраттык. Тик үзегез беләсез, андый әйберләр тиз генә эшләнми. Бәлки, безгә кемдер ярдәм итәр. Биредә Сокуры ягыннан Казанга таба юл тыгыны. Кем күрә бу машинаны, туктатып аңлатсагыз иде. Без Опухово белән Сокуры чатында торабыз. Бәлки, берәрсе безгә очраклы рәвештә генә ярдәм итә алыр һәм без Тәтешлегә юлыбызны дәвам итәр идек», – дип сөйли Иркә.

Әлеге борчулы вакыйга бик тиз хәл ителгән. Озак та үтми, Иркә: «Костюмнар табылды. ГИБДД хезмәткәрләренә рәхмәт. Молодцы, егетләр! Киттек Башкортстанга!», – дип хәбәр иткән.
 
Чыганак: Интертат

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: