+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Истәлекле аллеягә - хәвефсез юл

Стәрлетамакта «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясенә алып баручы Совет урамын ремонтлый башладылар.

Истәлекле аллеягә - хәвефсез юл
Истәлекле аллеягә - хәвефсез юл

Ходайбирдин урамыннан Богдан Хмельницкий урамына кадәр 300 метр озынлыктагы участокта иске асфальт-бетон япма кырдырып алынган. Быел июль ахырына кадәр подрядчы оешма монда юл япмасын яңартырга, борт ташларын алмаштырырга һәм билгеләр куярга планлаштыра. Бу эшләрнең бәясе 9,4 млн сум тәшкил итә.

- Әлеге юлны ремонтлау 2005 елда Бөек Җиңүнең 60 еллыгына тантаналы рәвештә ачылган Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясенә юлны яхшыртачак. Шулай ук, шәһәр халкы 1нче балалар поликлиникасына хәвефсез барып җитә алачак. Шуңа күрә бу урамны ремонтлау мөһим, - диде Стәрлетамак хакимияте башлыгының беренче урынбасары Эмиль Шәймәрданов.

Исегезгә төшерәбез, быел Стәрлетамакта әлеге гомумдәүләт проекты кысаларында 7 км озынлыктагы 12 юл участогын ремонтлау планлаштырыла.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: