

Популяр җырчы Элвин Грей Башкортстан буйлап сәяхәт итеп, җәйге табигать күренешләренә сокланып йөри. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә туган төбәгенә багышланган язма урнаштырган.
– Минем Ватаным. Минем Башкортстаным. Һәр юлы яңадан гашыйк булам, – дип язган Радик Юльякшин.
Җырчы шулай ук матур фотосурәтләре белән уртаклашкан. Аларда Элвин Грейның калкулыклы җирлектә квадроциклда йөрүен, көнбагыш басуында булуын һәм, игенче кебек, кулларына башаклар тотып торуын күрергә мөмкин.