+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 апрель , 06:51

Исән калган кыз күзләрен ачкан

Узган җомгада Уфага кергән юлда булган авариядә биш кеше һәлак булды. Ике кеше исән калган иде.

Исән калган кыз күзләрен ачкан
Исән калган кыз күзләрен ачкан

Коточкыч һәлакәттә Алексей исемле яшь егет һәм аның сөйгәне Регина исән калдылар. Регина бик авыр хәлдә иде. Кичә ул күзләрен ачкан. “Честный репортаж” Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, һәлакәттән соң бер атна узуга медиклар аның хәлен бик авыр дип бәяли. Авыру кыз күзләрен ачса да, аның бернәрсәгә дә реакциясе дә юк, ди. Регинаның егетенә килгәндә, аның хәле яхшырган. Ул 22нче санлы дәваханәнең нейрохирургия бүлегендә ята, кыз – нейрореанимациядә.

Башкортстан буенча ЮХХДИ мәгълүматына ярашлы, 19 апрель иртәсендә Уфа-Ырынбур автомобиль юлының 1нче километрында юлларга су сиптерү “КамАЗ” машинасы белән идарә итүче водитель борылган вакытта сул яклап юл уңаеннан зур тизлектә хәрәкәт итүче “ВАЗ-2115” белән бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә “ВАЗ-2115” руле артында утырган 22 яшьлек Уфа районы егете, пассажирлар – водительнең 20 һәм 22 яшьлек дус егетләре һәм 18 яшьлек ике кыз шунда ук һәлак булганнар. 21 яшьлек егет белән кыз исән калганнар. Алар барысы да Уфа районыннан, бер һәлак булган кыз гына Уфадан.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: